Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа ел табынына – Әлки казы

Кыш башы, декабрь ае - авылда иң матур чакларның берсе. Җир кышкы йокыга талган, дөнья аклыкка чумган, авыл кешесенең дә эш-мәшәкатьләре кими төшкән вакыт. Аннан, кыш башы гомер-гомергә туклык, муллык чоры саналган. Авылда бу сугым вакыты, каз өмәләре гөрләгән мәл… Хезмәте дә күп, файдасы да Районыбызда каз асрамаган авыл юктыр...

Кыш башы, декабрь ае - авылда иң матур чакларның берсе. Җир кышкы йокыга талган, дөнья аклыкка чумган, авыл кешесенең дә эш-мәшәкатьләре кими төшкән вакыт. Аннан, кыш башы гомер-гомергә туклык, муллык чоры саналган. Авылда бу сугым вакыты, каз өмәләре гөрләгән мәл…
Хезмәте дә күп, файдасы да
Районыбызда каз асрамаган авыл юктыр да. Шулай да бу эш белән аерата да оста, яратып һәм белеп шөгыльләнүчеләр, билгеле, каргалылар. Алар җиңелләрдән булмаган бу хезмәттән үзләре дә файда күрә, тагын күпме халыкны тәмле каз итенә кинәндерә.
Бу авылда каз тотмаган гаиләләр булса да, бармак белән генә санарлыктыр. 20-30 каз инде йорт саен диярлек. Газинур Фәттахов, Мәдинә Вәлиева хуҗалыкларында казлар быел 110-120 башка җиткән. Роза Галиева, Гөлчирә Хәсәншиналар да 80 баштан ким асрамыйлар.
Рәдифә Сөләйманова белән Зөбәйдә Низамиева каз өмәсендә (Әхмәт авылы).
Каз үрчетү, сүз дә юк, ансат түгел. Аны ун көнлек чагыннан алып, тиешлесен-файдалысын гына ашатып, каргадан-тилгәннән саклап (ә соңгы вакытта инде авылларга төлкеләр дә һөҗүм итә башлады) үстерү өчен никадәр көч һәм хезмәт, вакыт, азык кирәк булуын әлеге эшкә катнашы булганнар бик яхшы белә. Хезмәте һәм чыгымы күп булса да, өлгергән казның бәясе кыйммәт түгел. Бәяләр көнләп түгел, сәгатьләп күтәрелеп торган бүгенге мәлдә дә каз итенең бәһасе үзгәрешсез диярлек калды.
Шуңадыр да халык бу затлы нигъмәтне ябырылып ала. Әнә авыл тутырып каз үстергән Каргада аның сатарга дигәне инде байтактан "очып" беткән. Монда каз өмәләре башланганчы ук аның түшкәләренә дә, йонына-маена, эч-башларына да заказ биреп куялар икән. Бер сатып алган кеше елның-елында мөрәҗәгать итә ди. Витаминлы яшел чирәм ашап, авылның елга-күлләрендә туйганчы коенып үскән кош итенең тәме дә, шифасы да бәхәссез.
Каз ите иң тәмлеләрдән санала, шуңа халыкара базарда ул тавык итенә караганда ике мәртәбә кыйммәтрәк бәяләнә.
Каз ите менә дигән аксым һәм тимер чыганагы. Ул витаминнарга, минералларга бай. Каз ите канда глюкоза күләмен җайга салырга, аксымны һәм гемоглобинны синтезларга булыша. Ул тән тиресе һәм лайлалы тышчалар, нерв һәм ашкайнату системасы өчен файдалы.
Казның эч-башы да бик файдалы, организм да аны җиңел үзләштерә.
Казның мае сыйфаты буенча теләсә кайсы бүтән кош маеннан өстенрәк. Аның составында холестерин юк дәрәҗәсендә. Каз мае кеше организмыннан радиоактив элементларны чыгаруга сәләтле. Ул дәвалау максатларында һәм косметологиядә файдаланыла.
Шунысы да бар: каз ите югары калорияле, ул авыр үзләштерелә. Шуңа күрә ашказаны, ашказаны асты бизе, бавыр чирләре булган кешеләргә аны аз күләмдә, сакланып кына кулланырга кирәк.
-Быел казларыбыз бигрәк тә уңды,-ди каргалылар. -Түшкәләре 5 кило, 5 кило ярымга җитте. Хәтта 6 килолылары да булды. Килосын нигездә 300 сумнан саттык. Якын-тирәдән дә, ераклардан да килеп алдылар. Казанга ярминкәләргә дә бик күп ташыдык казларны.
Берние дә әрәм булмый
Казның эч-башы да тәме буенча итеннән калышмый бит. Эч-баш җыелмасына кошның теленә кадәр куялар. Ә эчәгесен ярып-чистартып тәпиенә чорныйлар икән. 300 сумнан очыртып алып бетерәләр, кабат-кабат сорап киләләр ди.
Гомумән, казның бер генә нәрсәсе дә әрәм булмый. Әйтик, каз мамыгыннан ясалган мендәрләрне бик яратып ала икән халык.
-Казан ярминкәләрендә мендәргә шулкадәр сорау зур. Берсен 800 сумнан кулга да тидермиләр. Үзләренә кирәкле зурлыктагыларына заказ бирәләр,-дип сөйли Карга ханымнары. -Кибетләрдә югыйсә мендәрнең ниндие генә юк хәзер. Барыбер мамык мендәргә җитми инде, ул бит баш авыртуларына шифа, дип мактап-мактап сатып ала шәһәр әбиләре.
Эч маен да сорап-сорап алалар казның, канаты да эшкә ярый. Карганың клуб, китапханә хезмәткәрләре кич утырып май канаты ясыйлар, шул ярминкәдә бик әйбәт сатыла ди. Ә канатның зурысын келәм себерергә, машинаны кардан чистартырга дип алалар икән.
Казның яңа суелганын гына түгел, тәмләткечләр белән газ мичендә пешерелгәнен, каклаганын да сорый ди Казан халкы.
-Раштуа бәйрәменә каклаган каз кирәксенүчеләр күп. Шуңа алар өчен казны махсус ноябрь аенда иртәрәк суеп, каклап бәйрәмгә өлгертәбез,-ди каргалылар.
Тырышсаң, була ул
Иске Камка халкы да оста үстерә казны.
-Безнең авылда яшәп тә каз асрамасаң гөнаһ булыр. Авыл буенча Чирмешән агып үтә, күлебез, иркен болын-үзәнлекләребез бар. Каз үстерү өчен хөррият инде бездә,- ди камкалылар үзләре.
Җәй, көз көннәрендә авыл урамнары, Чирмешән буе ап-ак каз белән тула. Ни гаҗәп, көтү-көтү булып бергә йөргән казлар кичләрен оя-оя аерылып, адашмый-ялгышмый үз йортларына кайталар икән.
Биредә дә йорт саен 20-30 каз асрау гадәти хәл. Берничә гаилә казлар санын иллегәчә җиткергән. Казлары эре дә, симез дә булган. Үзләре дә каз итенә тиенәләр, туганнарын сыйларга да җитә, сатарга да кала икән.
Иске Камкада казны гына түгел, үрдәген, бройлер тавыгын да күпләп үстерәләр. Соңгы елларда менә күркә дә үрчетә башлаганнар.
-Яңа чыккан күркә бәбкәләрен быел яз Аксубайдан алып кайттык,-дип сөйли Иске Камка авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зәйтүнә Сәгыйрова. -Күркә бәбкәсен үстерү бик тә авыр, аның томшыгы каты җиргә тияргә дә ярамый, диләр иде. Тырышсаң, үстерергә була икән. Дөрес, яшь бала тәрбияләгәндәй карадык инде. Ике атна өйдә генә асрадык, махсус катнаш азык, витаминнар бирдек. Үсә-үсә ашауга талымсызландылар. 20 кошның 15 е бик матур булып үсеп җитте. Түшкәләре 20 шәр килограмм булды. Ите дә, шулпасы да шулкадәр тәмле. Күркә ите файдалы, диетик ризык та бит әле. Бездә хәзер күркә үстерүчеләр бик күп.
Авылда казларны өмәләр ясап йолкыйлар. Зур эшләрне бергәләп, ярдәмләшеп һәм күңелле итеп башкару Иске Камкада да, башка авылларыбызда да элеккедән калган матур гадәт булып саклана әле.
Cез дә әзерләп карагыз
Иске Камкадан Зәйтүнә Сәгыйрованың Яңа ел казы рецепты:
-Уртача зурлыктагы каз түшкәсе (4 кило чамасы) алабыз. Зур кәстрүлдәге суга бер кап тоз, ярты кило чамасы караҗимеш, 15 лавр яфрагы, капның өчтән бере чамасы түгәрәк кара борыч салып, кайнап чыккач нәкъ бер сәгать пешерәбез. Аннан кәстрүлне плитәдән алып өйалдына чыгарабыз, һәм казны шулпасында суытабыз. Суынган түшкәгә ваклаган сарымсак, майонез ышкып, пакетка салып салкын урынга элеп куябыз (туңарлык булмасын). Кирәк чагында, кунаклар килеп төшкәч алып кереп табынга турап куясың. Бик тәмле килеп чыга.
Карга хуҗабикәләре рецептлары:
Каклаган каз
Казны суйган көнне үк түшкәнең эчен-тышын тоз белән әйбәтләп ышкыйсың. Юып киптерелгән бодайны тигез микъдарларда тоз белән аралаштырып, казның эченә тутырасың, тышкы ягын да тулысынча каплыйсың. Шуннан тозлы казны калын сары кәгазьгә бик әйбәтләп, тыгыз итеп төрәсең. Өстеннән марля белән яхшылап чорнап бәйләп, чормага кояшлы, җилле урынга элеп куясың. 40-45 көннән каклаган каз әзер була. Аны салкынча караңгы урынга күчерергә кирәк. Какланган казны шунда ук кулланырга да, җәй буе сакларга да була. Табынга кисеп куйганчы казны салкын су белән юып киптерергә кирәк.
Каз бәлеше
Бәлешне казның итеннән дә, эч-башыннан да пешерәбез. Эчлегенә бәрәңге, мул итеп суган, тоз, борыч кушасы. Бәлеш камырына тигез микъдарда сөт һәм кайнаган су, эреткән каз мае, бер йомырка, тоз салабыз. Бәлеш ике сәгать пешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев