Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия чемпионы булдылар

Яшь каратэчыларыбыз -Хурада авылыннан Яков Яганев һәм Югары Матактан Валерия Советникова каратэ буенча Россия чемпионы исеменә лаек булдылар. 15 яшьлек Яков һәм 13 яшьлек Валерия - районыбызның иң өметле яшь каратэчылары. Алар күп тапкырлар Россия һәм Татарстан чемпионатлары призерлары булдылар. Әлеге уңышларын исәпкә алып, Яков белән Валерия Бөтенроссия яшьләр сугышчан...

Яшь каратэчыларыбыз -Хурада авылыннан Яков Яганев һәм Югары Матактан Валерия Советникова каратэ буенча Россия чемпионы исеменә лаек булдылар.

15 яшьлек Яков һәм 13 яшьлек Валерия - районыбызның иң өметле яшь каратэчылары. Алар күп тапкырлар Россия һәм Татарстан чемпионатлары призерлары булдылар. Әлеге уңышларын исәпкә алып, Яков белән Валерия Бөтенроссия яшьләр сугышчан сәнгать уеннарында катнашу өчен республика җыелма командасы составына кертелде. Ил күләмендәге бу ярышлар 8-20 сентябрь көннәрендә Анапа шәһәрендә узды. Төрле стильдәге каратэ ярышларында уңышлы чыгыш ясап, яшь спортчыларыбыз икесе дә үз авырлык категорияләрендә алтын медальләр белән бүләкләнделәр.

Аларның әлеге зур җиңүендә тренерлары Геннадий Вассуновның да өлеше бәхәссез.

Яков Яганев белән Валерия Советникованың каратэ буенча ноябрь аенда Япониядә узачак дөнья турнирында катнашасы ил җыелма командасына керергә дә бөтен шанслары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев