Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакча тәрбиясе мәктәпкә әзерлек ул

Киләчәген уйлаган һәр дәүләт беренче чиратта илнең иң кечкенә гражданнары - сабыйларның сәламәтлеге, балаларга тиешле тәрбия һәм белем бирү турында кайгырта. Бүген гамәлдә булган мәгариф системасының беренче буыны - мәктәпкәчә учреждениеләрдә илнең алдагы көне формалаша дип әйтсәк, һич арттыру булмас. Шуңа да Татарстанда заманча балалар бакчалары күпләп төзелә, бу юнәлештә...

Киләчәген уйлаган һәр дәүләт беренче чиратта илнең иң кечкенә гражданнары - сабыйларның сәламәтлеге, балаларга тиешле тәрбия һәм белем бирү турында кайгырта. Бүген гамәлдә булган мәгариф системасының беренче буыны - мәктәпкәчә учреждениеләрдә илнең алдагы көне формалаша дип әйтсәк, һич арттыру булмас. Шуңа да Татарстанда заманча балалар бакчалары күпләп төзелә, бу юнәлештә бик тә кирәкле, нәтиҗәле программа эшләп килә.

Әле генә республикабыз җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында берьюлы 3 балалар бакчалары ачылуда катнашты. Ун анда болай диде:

-Быел без рекордлы санда балалар бакчасы ачабыз, 75 не. Ул меңнән артык урын булдыру планлаштырыла. Республика тарихында беркайчан да шулкадәр төзегәнебез юк иде. Хәзер иң мөһиме - әлеге объектлар буш тормасын.

Бишенче ел инде мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча республика программасы эшләп килә, ел саен моңа 2,5 миллиард сум акча тотыла. Быел бу акчаларга мәктәпләр генә түгел, бакчалар да төзекләндерелә.

Шулай ук республика президент программасы кысаларында яңа мәктәпләр дә төзелә, быел Татарстанда 13 яңа мәктәп сафка басачак.

Инде кабат мәктәпкәчә учреждениеләр темасына әйләнеп кайтыйк. Бездә балалар бакчалары җитәрлекме? Авылларда, әйе, җитәрлек алар, теләгән һәр гаилә нәни кызын-улын тәрбияче апалар кулына тапшыра ала. Шуңа да район авыллырында бакчага чиратлар юк.

Ә менә соңгы 10-15 елда зураеп киткән район үзәге өчен бу актуаль проблема. Дөрес, хәл ителә торган, чөнки узган елда 18 миллион сумга төшереп, элеккеге МСО конторасы бинасын үзгәртеп эшләнгән "Салават күпере" файдалануга тапшырылгач ук яшь балалы әниләрнең эшкә чыга алу мөмкинлеге арткан иде. Быел инде тагын бер шатлык: тиздән өр-яңа "Теремкәй" балалар кабул итә башлаячак. Анысы республика президент программасы буенча төзелә, республика бюджетыннан моңа 55,3 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Чәршәмбе көнне районга Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килеп китте. Министр кыска гына визиты вакытында район үзәгендәге өч балалар бакчасында булу җаен да тапты. Аның беренчесе - 1986 елда "Сельхозхимия" берләшмәсе төзегән "Ромашка". Педагогик коллектив тырышлыгы һәм "Сельхозхимия"нең ул чордагы җитәкчесе, бүген "Татмелиорация" ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков ярдәме белән бик әйбәт сакланып килсә дә, бина инде искерә, аңа бик тә ремонт кирәк.

Икенче бакча - район үзәгендә кайчандыр бердәнбер булган "Каенкай". Аның хәлен авыру кеше хәләте белән чагыштырып булыр иде. Бик нык искергән бинага зур ремонт кирәк. Район капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Миләүшә Камалова әйтүенчә, бу эш ким дигәндә 38 миллион сум акча сорый. Билгеле, районның гына хәленнән килә торган түгел.

Әмма сүзебезне яхшы хәбәр белән тәмамлыйбыз. Район укытучыларының пленар утырышында мәгариф министры җиткерде аны.

-Моңарчы Татарстанда балалар бакчалары төзү буенча президент программасы эшләп килде. Дөрес, ремонт эшләрен дә туктатмадык, моңа башка чыганаклардан өлеш чыгара идек. Ә менә киләсе елларда махсус программа эшләп китәр дип көтелә. Сездәге бакчаларга да капиталь ремонт ясалыр,-дип ышандырды Энгель Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев