Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакчада зыянсыз тоелган мәкне дә үстерү тыела

26 майдан республикада наркотикларның законсыз әйләнешенә,

наркоманиягә каршы көрәш айлыгы башланды. Билгеле, бу әлеге көрәшнең бер ай вакыт белән чикләнүен аңлатмый, ул ел әйләнәсе туктаусыз дәвам итә. Һәм "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы, бердән, шушы кискен проблема турында җәмгыятьне кабат кисәтүгә юнәлтелсә, икенчедән, наркотиклаштыруга каршы торып эшячәнлек алып баручы көчләрне берләштерүгә хезмәт итә.

Айлык инде башланды. Наркотикларга каршы район комиссиясе утырышында шушы чорда башкарыласы эшләр, үткәрелергә тиешле чаралар турында сөйләштеләр. Утырышны комиссия рәисе урынбасары Мария Платонова алып барды. Акция ведомствоара дип атала, шуңа да утырышта район эчке эшләр бүлекчәсе, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте белән идарә итүчеләр, медицина хезмәткәрләре катнашты. Һәр якның үз эш планы бар. Бу айда полиция хезмәткәрләре наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачуга һәм гаеплеләрне җавапка тартуга аеруча зур игътибар бирәчәкләр. Әйтик, район территориясенә наркотик матдәләр кертү юлларын ачыклау һәм аларны юк итү, балигъ булмаганнарны наркотик куллануга тарту фактларына каршы тору кебек мөһим бурычлар куелган алар алдына. Полиция хезмәткәрләре составында наркотик матдәләр булган кыргый үләннәр үскән урыннарны эзләп табып, аларны юк итү чараларын да күрәчәкләр. Мондый очракларда хокук сакчылары җирле үзидарә органнары ярдәменә исәп тота. Бу эш җәй буе алып барылачак.

-Үз бакчаларында наркотик буларак кулланылырлык үсемлекләр үстерүчеләрне дә ачыклаячакбыз. Андый очраклар булгалап тора. Әйтик, үткән елда бакчасында мәк үстергән бер хатын-кыз белән тиз генә аңлаша алмыйча, катгый чаралар күрергә мәҗбүр булдык. Кисәтеп әйтәм: бакчада андый үсемлекләрне, хәтта зыянсыз тоелган мәкне дә үстерү тыела,- дип аңлатма кертте бу мәсьәләгә район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Денис Шипигин.

Авыл җирендә, шәһәрләрдән читтә яшәгәч, кайберләребез наркоманияне безнең проблема түгел, дип исәпли әле. Әмма моннан берничә ел элек кенә районда исәптә торучы наркоманнар бөтенләй булмаса, хәзер аларның саны 13 кә җиткән! Район хастаханәсенең наркология кабинеты шәфкать туташы Равилә Әхмәтшина:

-Фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләре белән семинар үткәрүне, авылларга барып яшьләр белән очрашуларда наркоманиянең нинди мәкерле чир икәнлеген аңлатуны һәм башкаларны планлаштырабыз,-диде.

Билгеле наркоманиягә каршы көрәшнең иң ышанычлы юлы - яшьләребезне кечкенәдән үк аның начар әйбер, куркыныч юл, киләчәгеңне үз кулларың белән юк итү икәнен аңлатып үстерү, тәрбияләү. Менә бу ай дәвамында да мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре шул эш белән шөгыльләнәчәкләр. Планнарда - төрле әңгәмәләр, конкурслар, спорт ярышлары һәм башка шундый чаралар үткәрү.

Наркоманиягә, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы бөтен ил белән көрәшсәң генә, бу афәтне җиңеп буласын һәрберебез аңлый. Әгәр кайсыдыр "наркотик" үләннәр үскәнне күрсәгез, яман ниятле бәндәләрнең наркотиклар сатуына, яшьләргә тәкъдим итүенә юлыксагыз, район эчке эшләр бүлекчәсенә 20-1-02 телефоны белән хәбәр итегез. Бу айда Эчке эшләр министрлыгында да "кайнар линия" эшли, 8-843-29-12-002 телефонына чылтыратып, күргән-белгәннәрегезне сөйләргә була. Бергәләп алынсак кына наркотиклаштыруга чик куя алачакбыз бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев