Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар хокукларын үз яшьтәшләре яклый

Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илүзә Сираева Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе булды. 20 ноябрьдә - Бөтендөнья балалар көнендә "Балаларны иҗтимагый кабул итү" республика проекты рәсми төстә ачылды. Россиядә тиңе булмаган проект бу. Ул балалар һәм үсмерләрнең хокукларын, законлы интересларын яклауда ярдәм итү максатында оештырылды....

Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илүзә Сираева Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе булды.

20 ноябрьдә - Бөтендөнья балалар көнендә "Балаларны иҗтимагый кабул итү" республика проекты рәсми төстә ачылды. Россиядә тиңе булмаган проект бу. Ул балалар һәм үсмерләрнең хокукларын, законлы интересларын яклауда ярдәм итү максатында оештырылды. Әлеге проектка җәлеп ителгәг балалар Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре статусы алдылар.

"Балаларны иҗтимагый кабул итү" проектында катнашучы 53 бала 472 кандидат арасыннан сайлап алынган. Алар үз өсләренә балалар хокукларын яклау буенча зур җаваплылык алалар.

Безнең районда да сайлап алу конкурсында дистәдән артык укучы катнаша. Алар арасында Илүзә Сираевага өстенлек бирелә.

-Конкурс шартлары буенча без эсселар яздык, тест сорауларына җавап бирдек.,-ди Илүзә.- Сораулар нигездә бала хокукларына кагылышлы иде. Казаннан минем сайлануым хакында шылтыратып хәбәр иткәч тә байтак сорауларга җавап бирергә туры килде әле.

20-23 ноябрь көннәрендә аларны Казанда җыеп үзенә күрә курслар үткәргәннәр. Яшь ярдәмчеләр юристлар, төрле министрлык вәкилләре белән очрашканнар, мастер-классларда, эшлекле уеннарда катнашканнар.

Илүзә Сираеваның хәзер бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе булуы хакында таныклыгы да бар. Ул бу эшкә бик теләп алынуы һәм бөтен тырышлыгын куеп шөгыльләнәчәге турында әйтә.

-Балалар өйдәме, мәктәптәме, башка җирдәме нинди дә проблемага юлыксалар, җәберләүгә дучар булсалар яисә яшьтәшләре белән үз араларында конфликтлар чыкса, аптырап-борчылып тормасыннар, миңа мөрәҗәгать итсеннәр иде,-ди Илүзә.-Без бергәләп катлаулы хәлдән чыгу юлын эзләрбез, кирәк икән, Казандагы берләшмәбезгә мөрәҗәгать итәрбез. Ничек кенә булмасын, проблеманы хәл кылу юлын табарбыз.

Илүзә белән siraeva.1998@mail.ru һәм "В контакте: Сираева Илюза" адреслары буенча элемтәгә керергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев