Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар иҗат йортында сөт тапшыручылар слеты булып узды

Сөт тапшыручылар слетын үткәрү районда традициягә әйләнде. Балалар иҗат йортында чираттагы шундый слет булып узды. Анда индивидуаль сектордан сөт җыю буенча узган елгы эшкә йомгак ясалды. Авыл кешесенең тормышын терлексез күз алдына китерүе кыен. Элек-электән мал асрау авыл халкының канына сеңгән. Терлек гаиләне туендыра да, өстәмә керем чыганагы булып та...

Сөт тапшыручылар слетын үткәрү районда традициягә әйләнде. Балалар иҗат йортында чираттагы шундый слет булып узды. Анда индивидуаль сектордан сөт җыю буенча узган елгы эшкә йомгак ясалды.

Авыл кешесенең тормышын терлексез күз алдына китерүе кыен. Элек-электән мал асрау авыл халкының канына сеңгән. Терлек гаиләне туендыра да, өстәмә керем чыганагы булып та тора.

Шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан керем алып, гаилә бюджетын тулыландыручылар бездә дә күп. Барлыгы 2000 хуҗалык үзләреннән арткан сөтне саталар. 2014 елда райондашларыбыз сөт сатудан 104 миллионлык сум акча эшләп алган.

-Миллионнар акча эшли дисәләр дә, бу хезмәтнең бар авырлыгын терлек асраган кеше үзе генә белә. Кояш белән бергә уянып, үзебез дә ашамый, терлекләр янына ашыгабыз. Аларга кышка җитәрлек азыгын хәзерләргә, көн саен ашатырга-эчертергә, тиресен җыярга-түгәргә кирәк бит әле,-ди Татар Төгәлбәеннән Әлфиназ Гәрәева.

Шуны искәртеп үтик, слетка һәр авыл җирлегеннән узган ел иң күп сөт саткан берәр кеше чакырылган иде. Яңа Салман авылыннан Клара Галиуллина һәм Каргадан Рәфидә Садыйкова белән сөйләшеп тә тордык.

-Без ишегалларыбызны терлексез күз алдына китерә алмыйбыз. Авылда яшәп тә мөгезле эре терлек асрамый булмый инде. Хуҗалыгыбызда дүрт баш сыер. Узган елда 16,8 тонна сөт тапшырдык. Печәнен үзебез хәзерлибез, ә бөртеген сатып алырга туры килә,-диде Клара апа.

-Хәзер печән хәзерләү белән проблема булганы юк. Болыннар безнең якларда, шөкер, җитәрлек. Җәй башында тотынабыз, көзгә хәтле терлек азыгы хәзерлибез. Ялкауланмаска гына кирәк. Мал асрау безгә нык ярдәм итә,-ди Рәфидә Садыйкова.

Рәфидә апаларның хуҗалыклары бик зур. Дүрт баш савым сыеры, өч үгез, дүрт бозау, дистәләгән кош-корт асрыйлар. Сөтне дә алар Базарлы Матактагы кабул итү пунктына үзләре итеп тапшыра икән. Былтыр ире Рамил Садыйков белән 16,4 тонна сөт сатканнар.

-Сыерлар санын да арттыр идек, кул белән савулары читенерәк-ди хуҗабикә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов слет эшчәнлеген үз чыгышы белән ачып җибәрде

-Шәхси хуҗалыклар былтыр эшкәртүчеләргә 6756 тонна сөт сатты. Бу аннан алдагы елга караганда 667 тоннага күбрәк. Бер сыер башына исәпләгәндә 2462 килограмм сөт сатылды,-ди ул. - Салман (860 тонна), Чуаш Кичүе (567 тонна), Түбән Әлки (525 тонна), Иске Алпар (475 тонна) Иске Камка (468 тонна), Иске Чаллы (462 тонна), Иске Салман (400 тонна) авыл җирлекләре сөт хәзерләүдә иң югары күрсәткечләргә иреште.

Идрис Хәмитов Югары Колчурино, Үргәгар, Түбән Кәчи, Кошки, Иске Хурада авыл җирлекләрендә халыкның былтыр 2013 ел белән чагыштырганда сөтне ике тапкыр күбрәк җитештерүен әйтте. Бер сыерга исәпләгәндә иң күп сөтне дә Салман (7024 килограмм), Ташбилге (3605 килограмм), Иске Камка (3376 килограмм), Иске Алпар (3352 килограмм), Иске Чаллы (3162 килограмм) авыл җирлекләре саткан.

-Халыктан сөт җыю эше быел да дәвам итә. 2015 елда без 7 мең тонна сөт хәзерләү бурычын куябыз.-диде Идрис Хәмитов.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сөт тапшыруда һәм җыюда актив эшләгән һәркемгә, шулай ук бу эшне әйбәт оештыручы авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәт сүзләре җиткерде.

-Терлекләрнең баш санын саклап калу бүген иң төп бурычларның берсе. Шул ук вакытта малларны орлыкландыру мәсьәләләренә дә игътибарны көчәйтергә кирәк,-ди район җитәкчесе. -Хәзер районыбызда 26 шундый пункт эшли. Ясалма орлыкландыру малларның продуктлылыгын күтәрергә, нәселне яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Узган ел күп сыер асраучы 51 гаиләгә бушлай саву аппаратлары бирелде. Бу эш быел да дәвам иттереләчәк, дип белдерде Александр Никошин. Ул шулай ук авылларда кабат сөтчелек фермалары булдырыласын әйтте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев гаилә фермалары эшчәнлеге хакында сөйләде.

-Бүген бездә 26 гаилә фермасы бар. Аларда 501 баш мөгезле эре терлек, 80 дуңгыз, 272 сарык һәм 65 кәҗә асрала. Әлеге фермаларда 84 кеше үзләренә яңа эш урыннары тапты,-ди идарә начальнигы.

Иң күп сөт сатучыларга слетта акчалата бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышлары әлеге чараны тагын да ямьләндерде.


Былтыр иң күп сөт сатканнар

Әлфиназ Гәрәева (Татар Төгәлбәе) - 63,6 тонна

Нәбиулла Насыйбуллин (Иске Салман) - 50 тонна

Әсхәт Билданов (Әхмәт) - 34,8 тонна.

Халыктан сөт җыю белән 30 кеше шөгыльләнә. Менә аларның иң уңганнары һәм өлгерләре:

Руслан Хәмидуллин (Салман) - 630 тонна

Рәфис Гатауллин (Иске Камка) - 476 тонна

Ришат Нуруллин (Чуаш Кичүе) - 477 тонна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев