Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матакта урыны белән 36-38 градус суык теркәлгән

Кыш кырыс холкын күрсәтепме күрсәтә.

 Соңгы атналарда һава температурасы  нормадан күпкә түбән торды. Көндезләрен кояш җылытканда  20 градус салкын торса, төнлә термометрлар 30 градустан түбән күрсәтте. Соңгы берничә көндә Базарлы Матакта урыны белән 36-38 градус суык теркәлгән. Районның кайбер авылларында температура хәтта 41 градуска кадәр төшкән. Кышын мондый зәмһәрир суыклар инде күптән күзәтелгәне юк иде.

Мондый катлаулы һава шартлары райондагы төрле хезмәтләр өчен дә сынау, билгеле. Соңгы атнада район газ эксплуатацияләү хезмәте, электр бүлү челтәрләре, “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Базарлы Матак участогы көчәйтелгән режимда эшләделәр.  Без алар белән элемтәгә кереп, суык көннәрдә гадәттән тыш хәлләр булмадымы, дип сораштык.

 

Фәнис Фәсахов, район газ эксплуатацияләү станциясе җитәкчесе:

–Зыкы салкыннарда газ белән тәэмин итү буенча гадәттән тыш вәзгыять тумады диярлек. Дөрес, бу көннәрдә “газ казаны сүнә” дип мөрәҗәгать итүчеләр гадәттәгедән күбрәк булды. Авария хезмәтләре тәүлек әйләнәсе андый сигналлар буенча урыннарга чыктылар. Төтен юллыгы бәсләнеп каплануның берничә  очрагы булды. Шуны искәртәм: төтен юлы һәм җилләтү каналының  төзеклеген абонентлар үзләре контрольдә тотарга тиеш. Суык вакытта берничә тапкыр урамга чыгып, төтен юлының торышын карап тикшерү зарур. Бәсләнеп боз утыра башлый икән, аны кичекмәстән чистартырга кирәк. Югыйсә өйгә исле газ  чыгып ятуы мөмкин. Кешеләр йоклаганда бу тагын да куркыныч – газдан  агулану ихтималы бар.

Өйләрдә-фатирларда булганда  безнең слесарьлар  еш кына халыкның тагын бер хатасына юлыгалар. Кайберәүләр, газны экономиялим дип, кранны бераз кысып куя. Ә болай эшләгәндә газ казаны корымланып, тыгылырга мөмкин. Чөнки казанга газ тиешле басымда  килми. Җылылыкны газ казаны аша гына арттырырга-киметергә кирәк.

Тагын бер хата – кайбер өйләрдә, җылы чыкмасын дип, вентиляция юлын томалап куялар. Газ чыгып торса, бу бик куркыныч. Һава юлы һәрчак ачык торырга тиеш.

 

Руслан Шәйхетдинов, район электр бүлү челтәрләре җитәкчесе:

–Соңгы атнада халыкны һәм предприятиеләрне электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмады. Бик салкын вакытларда, мәгълүм булганча, электрүткәргеч чыбыклар тартыла. Шул сәбәпле Демидовка ягында электр чыбыгы өзелде. Ә алданрак шундый хәл Кошки линиясендә булган иде. Безнең авария хезмәте әлеге линияләрне тиз арада төзәтте.

Безнең план нигезендә башкарыла торган эшләр суык көннәрдә туктатылып торды. Һава торышы йомшый төшкәч,  ул эшләрне дәвам итәрбез.

Халыкның суык көннәрдә электр мичләреннән файдаланганда сак булуын сорар идем. Бары заводта җитештерелгән электр җылыткычларын кулланырга кирәк. Алар олылар күзәтүе астында гына эшләргә тиеш. Берничә мичне берьюлы кабызу да куркыныч – электрүткәргечләргә көч килеп, янгын чыгу куркынычы бар.

 

Рашат Гыйззәтуллин, “Алексеевскдорстрой” ААҖ район участогы җитәкчесе:

 

–Көчле салкыннарда без төп трассаларда автомобильләр белән кизү торуны оештырдык. Бу юлларда машиналар ватылып яисә башка сәбәп белән туктап калмасыннар өчен эшләнә. Шөкер, андый хәлләр, кешеләрнең зыян күрү очраклары булмады. Көчле җилле вакытта трассаларга төрле юнәлешләрдә бишәр берәмлек техника чыгардык. Салман, Мамыклы ягындагы юлларда  кар көртләре хасил булган иде, шуларны чистартуда эшләдек.

Синоптиклар, көннәр бераз җылына, кар яву көтелә, дип хәбәр итәләр. Димәк, безнең юл хезмәткәрләренә алга таба да уяулыкны җуймыйча, зур тырышлык белән эшләргә кирәк булачак.

 

 

Игорь Леонтьев, Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары:

–Суык көннәрдә туңу-өшүләр белән хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Шулай да салкыннарда зыян күрмәс өчен һәркем белергә һәм үтәргә тиешле кайбер кагыйдәләрне  искә төшереп узасым килә.

Һава торышы суык булганда дөрес киенү бик мөһим. Киемегез кысан булмасын. Кат-кат киенү мәслихәт, киемнәр арасындагы һава катламы җылыны сакларга булыша. Өйдән чыкканда әйбәтләп  туклану зарур. Организм җылына алсын өчен аңа энергия кирәк. Кышын ит яисә аксымлы   бүтән ризыклар ашарга киңәш ителә. Тагын бер мөһим әйбер – алкогольдан баш тартыгыз. Алкоголь белән (бигрәк тә урамда) җылынырга ярамый. Беренче мәлдә җылыткан кебек  булса да, аннан соң тән суына башлый. Исерткеч кулланган кешенең баш мие әйбәт эшләми, ул аңа туңу турында сигнал бирә алмый, шул рәвешле кешенең өшү ихтималы бар. Салкын вакытта урамда озак тормаска тырышыгыз, ачык һавада шактый булырга туры килсә, берәр бинага, әйтик,  кибеткә кереп  җылынып чыгыгыз.

Үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев