Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матак урта мәктәбе базасында пневматик мылтыктан ату ярышлары үткәрелде. ФОТО

Күптән түгел ДОСААФ район оешмасы Базарлы Матак урта мәктәбе базасында пневматик мылтыктан ату ярышлары үткәрде. Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм район башлыгы призларына уздырылган әлеге бәйгедә герой үзе дә катнашты.

Мәктәп укучылары арасында төз ату бәйгесен ДОСААФ оешмасы ел саен оештыра. Әлеге спорт бәйгесе республиканың легендар каһарманы Борис Кузнецов бүләкләренә үткәрелә. Быел оешма җитәкчесе Марат Хөснетдинов бәйгегә Борис Кирилловичның үзен дә чакырган.

91 яшендә булса да, герой ветеран актив тормыш белән яши, җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Аны мәктәпләргә, техникум һәм вузларга, республикада үтә торган төрле чараларга гел чакырып торалар. Ерак ара дип тормаган, Борис Кириллович хәләл җефете Әлфия ханым белән районыбызга да килде.

Олы кунакларны Базарлы Матак мәктәбендә район башлыгы Александр Никошин каршылады. Мәктәпнең актлар залында укучылар герой хөрмәтенә хәрби-патриотик рухлы концерт күрсәттеләр. Аннан сәламләү сүзе белән Александр Никошин чыгыш ясады.

фотоларны карарга

- Япь-яшь килеш зур батырлыклар кылган, Татарстанда хәзер бердәнбер Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның бүген арабызда булуы - безнең өчен зур горурлык һәм мәртәбә,-диде ул. -Бүгенге ату ярышлары да югары дәрәҗәдә үтәр, укучылар анда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтерләр дип ышанам. Шунысы сөенечле, яшьләребездә ватанпәрвәрлек хисе арта бара. Әле берничә еллар элек кенә егетләрне хәрби хезмәткә озату җитди бер проблема иде. Хәзер исә аларның күпчелеге солдат булырга омтылып тора, армиягә үзләре теләп-сорап китә. Бүгенге бәйге дә хәрби-патриотик тәрбиянең бер юнәлеше. Егетләр-кызлар яшьтән кулларына корал тотарга өйрәнсеннәр, теләсә кайчан Ватан иминлеген сакларга әзер булсыннар.

Аннан соң хөрмәтле кунагыбызга сүз бирелде. Борис Кириллович укучылар алдында туган илне ярату, аның белән горурлану, Ватанга тугрылык турында ялкынланып, бик тәэсирле чыгыш ясады.

-Безнең республика Россиядәге иң алга киткән төбәкләрнең берсе. Сез, балалар, кая гына барсагыз да үзегезнең Татарстаннан булуыгыз белән горурлана аласыз. Мин яшьләр белән очрашырга, аралашырга бик яратам. Белемле, булдыклы егет-кызларыбызга карап сокланам. Илебезнең киләчәге ышанычлы яшьләр кулында булуына инанам,-диде Борис Кузнецов.

Укучыларның да Геройга әйтер сүзләре бар иде.

-Хөрмәтле Борис Кириллович! Без, Юхмачы мәктәбенең "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы яшьләре, Сезнең белән кабат очрашуыбызга бик шатбыз. Илебезнең данлы тарихының бер өлеше булган хөрмәтле ветераннарыбыз белән аралашу безнең өчен бик кирәк. Мин үзем дә Сезнең үрнәктә киләчәктә язмышымны хәрби хезмәт белән бәйләргә җыенам,-диде клуб командиры Дмитрий Демьянов.

Менә мәктәпнең спорт залында пневмомылтыктан ату ярышларына старт бирелде. Беренче булып ату сызыгына шәрәфле кунагыбыз Борис Кузнецовның хатыны Әлфия Солтановна чакырылды. Ул төз атуы белән бәйгедә катнашучы һәркемне таң калдырды.

Аннан мәктәпләрдән килгән егетләр-кызлар бер-бер артлы кулларына пневматик коралны алып осталыкларын күрсәттеләр. Башта сынау өчен өч ату мөмкинлеге бирелде. Аннан соң очколар исәбенә өчәр тапкыр ату башкарылды.

Көне буена барган ярышта командалар арасында Чуаш Борнае мәктәбе мәргәннәре беренче урынны яулады. Алар пневматик мылтык белән бүләкләнделәр. Икенче урынны алган Базарлы Матак мәктәбе тренажерга ия булды. Өченче урында - Иске Матак мәктәбе командасы, аларга бокс грушалары тапшырылды.

Кызлар арасында беренчелеккә Түбән Әлки мәктәбеннән Алсинә Садриева лаек булды. Ул 30 мөмкинлектән 29 очко җыйды. Икенче - Базарлы Матак мәктәбеннән Ольга Гнеденкова, өченче - Югары Әлморзадан Резидә Җиһаншина.

Малайлар арасында Татар Борнаеннан Александр Мурлинга тиңнәр булмады. Ул 30 мөмкинлектән 28 очко җыйды. Сашаның бу җиңүен югары бәяләп, ул укыган мәктәпкә район хакимияте башлыгы бүләге - Калашников автоматы макеты (14 мең сумлык) тапшырылды. Икенче, өченче урыннарны Чуаш Борнае мәктәбе укучылары Константин Хвостов һәм Вячеслав Варламов яуладылар.

Җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләрне Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, район башлыгы Александр Никошин һәм ДОСААФ район оешмасы җитәкчесе Марат Хөснетдинов тапшырдылар.

Борис Кириллович Кузнецов - хәрәкәттәге армиядә иң яшь Советлар Союзы Герое. Ул 17 яшендә Герой исеме ала.

Казанда туып үсә, әбисендә тәрбияләнә. 16 яшендә - 1942 елның ноябрендә үз теләге белән фронтка китә. Курск бәрелешендә, Ленинград өчен сугышларда, Румынияне, Польшаны, Чехословакияне азат итүдә, Берлин өчен сугышларда катнаша. Тугыз мәртәбә дошман тылында булып, кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта. Ул хәрби частьнең Сугышчан Байрагын яу кырыннан алып чыга.

Борис Кузнецов 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда тарихи Җиңү Парадында, шулай ук 1990-2000 еллардагы Җиңү Парадларында катнаша.

Ветеранның тәнендәге ярчыклар (берсе - баш сөягендә, икенчесе йөрәк янында) әле дә аңа сугыш турында искәртеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев