Шатлыклы һәм борчулы вакыйгалары белән һәркайсыбызның тормышында үз эзен калдырып, тагын бер ел узып китте. Районыбыз өчен ул нинди булды? Җитештерү, икътисад күрсәткечләрен янга куеп торып, гаилә, тормыш-яшәеш мәсьәләләрен күз уңына алыйк әле. Бу хакта район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Сафина белән сөйләштек.
Бала - илнең куәте
ЗАГС бүлегендә узган...
Шатлыклы һәм борчулы вакыйгалары белән һәркайсыбызның тормышында үз эзен калдырып, тагын бер ел узып китте. Районыбыз өчен ул нинди булды? Җитештерү, икътисад күрсәткечләрен янга куеп торып, гаилә, тормыш-яшәеш мәсьәләләрен күз уңына алыйк әле. Бу хакта район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Сафина белән сөйләштек.
Бала - илнең куәте
ЗАГС бүлегендә узган ел 191 бала туу очрагы теркәлгән. Шунысы сөенечле, 2013 елга караганда җиде бәбигә күбрәк туган. Нәниләрнең 99 ы - малай, 92 се - кыз. Базарлы Матакта яшәүче Чумановлар гаиләсе былтыр игезәкләр туу шатлыгын кичерде.
35 бала никахсыз гаиләдә дөньяга килгән. Өч сабый уллыкка алынган. Баланың әтисе булуны тану турында 33 акт төзелгән.
Гаиләдә ничә бала туу тормышыбызның мөһим күрсәткече булып тора. Әти-әнинең икенче, өченче һәм аннан да күбрәк бала тудыруы җәмгыятьтә халык санын тотрыкландыра һәм алга таба үсү мөмкинлеге бирә. Узган ел дөньяга аваз салган бәбиләрнең 65 е - гаиләдә беренчеләр, 78 е - икенчеләр. 31 нарасый - өченче, ә 16 сы дүртенче һәм аннан соңгы бала булып туган. Шөкер, яңа туган баласыннан баш тарту очраклары юк.
Үткән ел балаларга Камилә, Адилә, Әмир, Әминә, Мәдинә, Самат, Нияз, Ислам, Аяз,
Ясминә, Софья, Дарья, Милана, Савелий кебек исемнәр аеруча күп кушылган. Ә 7 олы кеше исем-фамилиясен үзгәрткән.
2014 елда Базарлы Матак, Югары Колчурино, Яңа Үргәгар, Иске Хурада авыл җирлекләрендә туучылар үлүчеләргә караганда күбрәк булган. Югары Колчурино, Иске Хурада җирлекләрендә 11 әр бәби дөньяга килгән!
Ә менә Иске Чаллы (1 бала), Салман (2 бала), Апак (3 бала) авыл җирлекләрендә туучылар фани дөньядан китүчеләргә караганда берничә тапкыр азрак.
Узган ел иң яшь кәләш 17 дә (алар дүртәү), иң яшь кияү 19 да булган.
Иң олы кәләшкә - 65, иң олы кияүгә 76 яшь.
Иң яшь әни - 18 дә, иң яшь әти - 19 да, иң олы әнигә 42 яшь, иң олы әтигә 61 яшь булган.
Яшьләр гаилә корырга ашыкмый
Ни аяныч, узган ел районыбызда туйлар саны шактый кимегән. ЗАГС бүлегендә нибары 96 пар үзара мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән.
-ЗАГС бүлеге җитәкчесе булып 17 ел эшләвем дәверендә былтыр беренче тапкыр никахлар йөзгә дә тулмады,-ди Рузалия Сафина.
Билгеле, моның объектив сәбәпләре дә бардыр. Чөнки республикада да шундый ук хәл күзәтелә. Бер яктан бу никахлашу яшендәге яшьләребезнең кимүе белән бәйле бугай.
Рузалия ханым әйтүенчә, районда никахлашу залы булмау сәбәпле читкә, әйтик, Алексеевскига китеп язылышучы парлар да бар икән. Быел, ниһаять, әлеге мәсьәлә уңай якка хәл ителәчәк.
-Район мәдәният йортының беренче катындагы элекке китапханә бүлмәләре никахлашу залы итеп үзгәртеп корыла,-дип сөендерә туй итәргә җыенучы яшьләребезне Рузалия Сафина. -Зал зәвык белән бизәлә һәм заманча, затлы итеп җиһазланачак. Әлбәттә, барлык шартлары китереп эшләнгән мондый залда никахлашулар да тантаналырак һәм күркәмрәк узар.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе тагын бер мәсьәләгә игътибарны юнәлтте. Соңгы елларда никахлашу яше дә шактый арткан икән. Егет-кызларның күпчелеге яшьли гаилә корырга ашыкмый, башта төпле белем алырга, эшкә урнашырга, үз фатирын булдырырга, кыскасы, ныклап торып аякка басарга тырыша.
Былтыр 20 милләтара никах теркәлгән. Ике райондашыбыз чит ил кешесе белән гаилә корган. 22 ир-ат һәм 26 хатын-кыз кабат никахка кергәннәр.
2014 елда 44 гаилә таркалган. Бу аннан алдагы елга караганда 14 очракка кимрәк, билгеле. Әмма зур булмаган районыбыз өчен бу кадәр аерылышу барыбер бик күп. Дүрт пар үзара килешеп, ЗАГС бүлегенә килеп законлы мөнәсәбәтләрен өзгәннәр. Балигъ түгел балалары, мал-мөлкәтне бүлешү буенча дәгъвалары булмаган гаиләләр суд карарыннан башка да аерылыша ала. Ә калган 40 пар суд аша аерылышканнар.
Күпчелек парлар өйләнешкәннән соң беренче ун елда аерылырга карар кыла икән. Яшьләргә, күрәсең, бер-берен аңлый, юл куя, гафу итә белү кебек сыйфатлар җитми. Аерылышучылар шулай ук характерлары туры килмәүне, ирнең эчүен, эшләмәвен, яшәргә фатир булмауны, хыянәтне сәбәп итәләр.
Бер-беребезне саклыйк
Узган ел ЗАГС бүлегендә 315 үлем очрагы теркәлгән. Бу аннан алдагы елга караганда 18 гә кимрәк. Кызганыч, авыл җирлекләренең күпчелегендә үлем-җитем туучыларга караганда күбрәк.
Якты дөньядан китүче райондашларыбызның 155 е - ир-атлар, 160 ы хатын-кызлар. Күпләрнең рәхәтләнеп яшәр чакта гомере өзелү бигрәк тә әрнүле. Былтыр хезмәткә сәләтле яшьтә (ирләр өчен 18-60 яшь, хатын-кызлар өчен 18-55 яшь) 55 ир-ат һәм 13 хатын-кыз вафат булган.
Йөрәк-кан тамырлары чирләре, яман шеш авырулары һаман да үлемгә китерүче төп сәбәпләр булып кала. Юл һәлакәтләрендә, бәрелү-имгәнүләр, алкогольне чамасыз куллану аркасында гомер өзелү очраклары да байтак.
Соңгы вакытта халыкның сәламәтлеген саклауга игътибар бик артты. Кешеләр дә саулыкның күп очракта үзеңә бәйле булуын ныграк аңлый башлады. Хәзер күпләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә омтыла. Җәмгыятьтәге мондый уңай үзгәрешләр халыкның гомер озынлыгы артуга китерер дип ышанырга кирәк. Иң мөһиме, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк. Бер-беребезгә карата мәрхәмәтлерәк булыйк. Гомер бит барыбызга да бер генә мәртәбә бирелә.
Нет комментариев