Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәрәңге алуга керештеләр

Бәрәңгене икенче икмәк дип атап, халык әлеге культураны бик югары бәяләгән. Чынлап та шулай бит, ул төп ризыкларыбызның берсе. Авылда яшәүче һәркем бу яшелчәне үзе үстерә. Элек бәрәңге колхоз-совхоз кырларының да шактый мәйданын били иде. Әмма, үстереп уңышын алу күп хезмәт сорагангадыр, хәзерге хуҗалыклар бәрәңге игү белән шөгыльләнми. Ә менә...

Дөрес, бәрәңгенең уңышы һәр елны төрлечә була, чөнки коры җәйләрдә бүлбеләр эре булып үссен өчен дым җитешми. Бу проблеманы сугару системалары төзеп һәм эшләтеп хәл итәргә була. Соңгы еллар тәҗрибәсеннән чыгып нәтиҗә ясагач, Юрий Анатольевич быел бәрәңгене су сибеп үстерү алымын кулланган. Һәм ялгышмаган - фермер басуында үстерелгән "Ред Скарлетт" сортлы бәрәңгенең уңышы әйбәт булырга охшаган.
"Тяминов" хуҗалыгында бәрәңге уңышын җыюга керештеләр инде. Әлеге культурага фермер 85 гектар җир бүлгән. Хуҗалыкның эшчеләр коллективы зур түгел, әмма һәркем үзенә йөкләнгәнне тырышып башкара. Механизатор Александр Иванов, шофер Илья Дулатов, эшчеләр Тимофей Яковлев һәм… Еликов … тракторы белән бәрәңге алалар. Дөресен генә әйткәндә гади трактор түгел бу, ул элек кул белән башкарылган эшләрнең күпчелеген үзе үти: бәрәңгене казып ала, туфрагын коя, сортларга аера һәм машинага төйи.
Ә кырдан кайтарылган бәрәңгене саклауга урнаштыруда фермерга Чуаш Борнае халкы һәм мәктәп укучылары булыша. Билгеле, бушлай түгел, хезмәт хакына. Шуның өстенә бәрәңге алганда (яз көннәрендә утыртканда да) эшләүчеләрне кайнар ризык белән тәэмин итәләр, кирәксенүчеләргә Юрий Тяминов бөртек-фуражын да, бәрәңгесен дә бирә, язын бакчаларны бушлай сукалата. Гомумән, ярдәмгә мохтаҗ авылдашларына булышудан беркайчан баш тартмый ул. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясендә дә актив катнашып килә.
"Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгында кызу эш вакыты. Яңгырлар гына комачауламасын иде дә бит! Зур чыгымнар тотып үстерелгән бәрәңгене югалтусыз җыеп алырга, эресеннән вагын аерып, орлыкка һәм саклауга куярга кирәк.
Бер өлешен халыкка сатуны да планлаштыра Юрий Анатольевич. Моны инде күпме уңыш алуларына карап хәл итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тяминов"