Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беркатлылык малсыз калдырыр

Күпме генә кисәтеп-сөйләп торсак та, хәйләкәр бәндәләргә ышанып акчасыннан колак кагучылар турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора. Татарстан буенча оператив мәгълүматлар ра раслый моны: тәүлек саен 2-3 мошенниклык очрагы теркелә. Алдарлардан зыян күрүчеләрне тыңлап торасын да, аларның беркатлылыгына, бөтенләй таныш булмаган кешеләргә шулкадәр тиз ышануларына аптырыйсың. Бигрәк тә өлкәннәргә кагыла бу....

Күпме генә кисәтеп-сөйләп торсак та, хәйләкәр бәндәләргә ышанып акчасыннан колак кагучылар турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора. Татарстан буенча оператив мәгълүматлар ра раслый моны: тәүлек саен 2-3 мошенниклык очрагы теркелә.

Алдарлардан зыян күрүчеләрне тыңлап торасын да, аларның беркатлылыгына, бөтенләй таныш булмаган кешеләргә шулкадәр тиз ышануларына аптырыйсың. Бигрәк тә өлкәннәргә кагыла бу. Мөгаен, кеше кешегә дус, туган һәм иптәш дип тәрбияләнгән һәм яшәгән әби-бабайларны, әти-әниләребезне үзгәртеп тә булмыйдыр инде. Әмма кисәтеп куярга, күңелсезлекләрдән сакларга тиешбез.

Өлкәннәр дә, яшьрәк як та телефон алдарларына ышана. Әйтик, бу атнада булган очрак: Казанда яшәүче берәүнең телефонына шылтыратып, номерыгыз әлегә эшләми, анны киредән гамәлгә кертү өчен пин-кодыгыз кирәк, дип ышандыралар. Телефон хуҗасы, беркатлыланып, алдарлар сораган саннарны хәбәр итә. Шуннан соң аның карточкасыннан зур суммадагы акча югала.

Теркәлгән соңгы очракларның икесе чегәннәр белән бәйле. Урамда кешеләр белән сөйләшеп китеп, сезгә яман авыру бар, бозганнар бит үзегезне, дип җиңел генә дәваларга тәкъдим итәләр. Бушлай түгел, билгеле. Нәтиҗәдә дәва да юк, акчадан да колак кага ышанучан апайлар.

Бәхеткә, безнең районда мондый очраклар юк дәрәҗәсендә. Әмма уяу буллу комачауламый. Ә йтик, узган кышта кайбер авылларда «электр счетчигыгыз дөрес эшләми, алыштырырга кирәк, моның өчен фәлән кадәр акча түләргә тиешсез», дип йөрүчеләр булды. Иске Тумбка, Каракүл якларында кайры тун сатучылар күренгәләде. Мондый очракларда тыныч булырга, үзең генә берни дә эшләмәскә, туганыңны я күршеңне чакырырга кирәк. Чегәннәргә исә бөтенләй капка-ишек ачмагыз, өегезгә кертмәгез. Телефоннан берәр туганыгыз бәлага юлыккан дип хәбәр итүчеләр сүзләренә дә коелып төшергә ашыкмагыз. Бу мәгълүматны тикшереп карагыз. Иң дөресе исә барлык очракларда да полициягә хәбәр итү. Шуны истә тотыгыз: рәсми оешмалар алдан хәбәр итми торып бүләк тә таратып йөрми, акцияләр дә үткәрми.

Сүземне тәмамлап, тагын шуны әйтим. Көз - терлекләр күпләп югала торган чак. Ту»ң басуда уҗым утлап йөргән ат я тайны, сыер-бозауны тиз генә әрҗәгә салып китү очраклары була. Терлек хуҗалары үз хуҗалыгында асраучы мал-туарны басу-кырларда йөртмәсен, каручысыз калдырмасын идее. Юкса, бозау я сыердан бөтенләй колак кагырга мөмкин. Сак булыгыз, райондашлар, намуссыз бәндәләргә алданмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев