Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без Әлки районында юл төзүчеләрнең эш-планнары турында да сөйләштек. ФОТО

Редакциягә Каргадан Әсхәт Гәрәев кергән.

- Базарлы Матак башындагы автобус көтә торган павильонны алдылар. Бөтен кешенең дә автомобиле юк бит. Юл чатында яңгырдан, кояштан ышыкланып торырга урын кирәк. Павильонны кайчан урнаштырылар икән?- дип зарланды ул.

Әсхәтнең соравына ачыклык кертү нияте белән "Алексеевскдорстрой"ның район участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллинга мөрәҗәгать иттем. Билгеле, аның белән әңгәмәбез шушы бер очрак белән генә чикләнмәде, юл төзүчеләрнең башка эш-планнары турында да сөйләштек.

- Базарлы Матактан Казан ягына чыгып китә торган юлның бер өлеше шактый ватылган иде. Шушы участокны төзекләндерергә республика программасына кертү уе белән ремонт эшләрен башладык. Менә шул вакытка юл читендәге павильон алынды да инде. Аны, билгеле, яңадан куярбыз. Тик ул урында кара-каршы ике павильон булачак - берсе Казан, икенчесе Салман юнәлешендә. Әлегә бераз көтәргә туры киләчәк,- диде Рашат Гыйззәтуллин.

Чынлап та, Базарлы Матак юлының ул өлеше шулкадаәр ватылган иде! Юлда ямау өстенә ямау, чокырлар да җитәрлек. Шушы начар юлның озынлыгы 1,5 километр чамасы иде. "Алексеевскдорстрой" юлны әлегә үз акчасына төзекләндереп тә куйган, чөнки бу эшләр планга кертелмәгән булган.

Юлчылар район үзәгенең Крайнов урамындагы юлны да ремонтлап бетереп киләләр. Шушы урамда яшәүчеләрнең капка төпләренә кадәр керү юллары да ясала, су агу өчен торбалар салып калдырыла. Бездә беренче тапкыр урам юлы шулай төзелә әле. Урам юлының гомуми озынлыгы 589 метр тәшкил итә.

Быелга район территориясендә төзүчеләргә зур күләмле эшләр бирелмәгән. Шулай да тратуарлар, төрле мәйданчыклар булдыруны санасаң, шактый җыела. Әйтик, җәй айларында күп кенә авылларда мәктәп автобуслары туктап балаларны утырту өчен мәйданчыклар төзелә. Алар Базарлы Матакта, Татар Борнаенда, Татар Шәпкәсендә (бу авылда булган җыенда халык шул турыда сораган иде), Каракүлдә, Иске Салманда, Бибай Чаллысында, Юхмачыда, Иске һәм Яңа Баллыкүлләрдә барлыкка киләчәк. Кайбер авылларда моны эшләгәннәр дә инде.

Алпарның аръяк дип аталган өлешендә яшәүчеләрнең хыяллары да тормышка ашты быел. Хәзер Кече Чирмешән елгасының аргы ягында вак таш һәм ком катнашмасыннан бер километрдан артык озынлыктагы юл салынды, су агу өчен калын торбалар куелды. Шундый ук урам юлы Иске Тахталаның үзәк урамында ясала.

Район үзәгенең кыр урамында җәяүлеләр өчен тротуар төзеләчәк. Вахитов һәм Тукай урамнарында яшәүчеләр мөрәҗәгатьләрен искә алып, олы юл читендәге тротуарны да озынайтачаклар. Базарлы Матактагы асфальтланган кайбер урамнар каты түшәмәле юл белән тоташтырылды, үзәк хастаханә һәм ДОСААФның район оешмасы биналары янында автомобиль кую урыннары инде ясалды. Хәмидуллин, Урман, Дуслык, Актай урамнарының бер өлеше ремонтланды. Иске Камкада тиздән ачылачак күпфункцияле үзәк бинасына чаклы юл булдырылды.

Моннан тыш, Үргәгар-Яңа Чаллы юл чатында, Чиябаш авылы башында павильоннар куелачак. Юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында 20ләп билге урнаштырылача, дистәгә якын ясалма сикертмә булдырылачак. Шул ук программа нигезендә Базарлы Матакның "Каенкай" балалар бакчасына чаклы каты түшәмәле юл салырга торалар. Шулай ук борылышларда тимер киртәләр кую, юлларның төзеклеген карап тору кебек бихисап эшләре бар бу оешманың.

- Эш никадәр күп булса, без шулкадәр шат, чөнки хезмәт коллективының да, участокның техник базасының да мөмкинлекләре бик зур, без куләмле эшләр башкарырга сәләтле ди,- Ршат Гыйззәтуллин.

Билгеле, быелның яңгырлы көннәре юлчыларга комачаулык тудырды, эшләрен тоткарлады. Әмма безнең төзүчеләр алларына куелган бурычны сыйфатлы итеп һәм вакытында үтәп чыгасыларына ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев