Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без сезне сагынып көтәрбез

Бу көздә армиягә алынасы егетләрнең дә менә солдат каешы буар көннәре җитте. Хәер, 18 яше тулып узган бу егетләр һәм аларның әти-әниләре, туганнары өчен хәрби хезмәткә чакырылу белән бәйле дулкынлану һәм борчылулар инде байтактан башланды. Берничә кат медицина тикшерүләре үтүләр, документлар әзерләү, повестка көтүләр… Инде менә солдат буласы 36 егетнең...

Армиягә иң яхшыларны алалар!
Балачактан ук хәтергә уелып калган: яз-көз егетләрне солдатка озату авыл өчен олы бер вакыйгага әверелә иде. Башта клубта зур концерт-кичә оештырыла, призывник егетләргә анда олы эшкә фатыйха-теләкләр әйтелә, бүләкләр бирелә (гадәттә ул чемодан була). Туганнары, тирә-күршеләре армиягә китәсе егетне чәйгә чакыралар. Ә иртәдән егетләр җигүле атларга төялешеп гармуннар, җырлар белән авыл әйләнәләр. Солдатларны олысы-кечесе - бөтен авыл озатып кала. Ул кайда хезмәт итә, хат-хәбәре киләме - ике ел буе авыл халкы сорашып-белешеп тора. Ә инде солдат егетнең хезмәт срогын тутырып исән-имин кайтуы бөтен авыл өчен зур шатлык була. Менә бит, элек-электән халык хәрби хезмәткә алынучыларны ничек зурлаган-хөрмәтләгән, Ватанга хезмәт итү, туган илнең иминлеген саклау иң мактаулы, абруйлы вазыйфа саналган.
Бу бүген дә шулай, билгеле. Призывниклар, аларның әти-әниләре, мәктәп укучылары алдында чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова моңа кат-кат басым ясады.
-Сез - районыбызның иң асыл егетләре,-диде ул, булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп. -Армиягә бит начарларны алмыйлар. Хәрби хезмәт өчен физик яктан да, рухи яктан да сәламәт һәм нык булу кирәк. Ә ир-егет ул беренче чиратта Ватан сакчысы.
Борынгыдан шулай килгән инде - ирләр иң авыр һәм катлаулы бурычларны үз өстенә алган, туган илгә куркыныч янаганда алар Ватан сагына баскан. Без бүген сезне изге теләкләр, зур ышаныч белән Россия Кораллы Көчләре сафларына озатабыз. Ышанычыбызны акларсыз, йөзебезгә кызыллык китермәссез дип өметләнәбез. Намус белән хезмәт итегез, әти-әниләрегезне хәбәрләрегездән өзмәгез!
Мария Андреевна егетләрне сәхнә түренә чакырды һәм район хакимияте исеменнән аларга истәлекле бүләкләр - кул сәгатьләре тапшырды.

Чын ир-егет булыр чак җитте!
Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев үзенең чыгышын Россия Президенты Владимир Путинның һәм саклану министры Сергей Шойгуның армиягә 2013 елгы көзге чакырылышны игълан итү турындагы фәрманнарын укудан башлады.
-Хәрби хезмәтнең дәрәҗәсе үсә бара. Хөкүмәтебез дә армияне ныгытуга, аның куәтен, көчен, солдатларның әзерлеген арттыруга бүген бик зур әһәмият бирә. Моңа кадәр әле бер чакырылышта 130 мең егет хәрби хезмәткә алына иде, ә быелгы көзге чакырылышта 150 мең егет солдат гимнастеркасы киячәк,-ди Виктор Павлович. -Районыбыздан да 36 егет тиздән Кораллы Көчләр сафына барып кушылыр. Әлкинең ир-егетләре беркайчан да төшеп калганнардан, куркаклардан булмаган. Алар яу кырында дошманнарга каршы геройларча сугышкан, армия хезмәтендә дә үзләрен гел яхшы яктан күрсәткән. Менә сезгә дә, егетләр, малайлыктан чыгып, чын ир-егетләр булыр вакыт җитте. Армиядә сез физик һәм рухи яктан чыныгып, ирләрчә олыгаеп, акыл, тормыш тәҗрибәсе туплап кайтачаксыз. Сез инде үз- үзегез өчен генә түгел, якыннарыгыз, гомумән, туган илегез өчен җаваплылык тоючы, аларны сакларга һәм якларга әзер торучы ир-егетләр булып җитлегерсез. Дөрестән дә, армиягә без бүген иң яхшы, иң белемле һәм әзерлекле егетләрне чакырабыз. Сез иң заманча һәм катлаулы техника, җиһазлар белән, хәрби сер саналган мәгълүматлар белән эш итәчәксез. Сезгә баглаган өметләребезне аклыйсыгызга ышанабыз.
Виктор Павлович булачак солдатларны да, әти-әниләрне дә тынычландырырлык, күңелләрен күтәрерлек сүзләр әйтергә дә ашыкты:
-Хөкүмәт бүген армиядә бик уңайлы, яхшы шартлар булдыра. Солдатлар хуҗалык эшләренә җәлеп ителми диярлек. Туклану рационы бик әйбәт. Әбәттән соңгы йокы да каралган хәтта. Хәрби хезмәткәрләр тулысынча җылы кышкы киемнәр (обмундирование) комплекты белән, спорт киемнәре белән дә тәэмин ителә. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгыз өчен һич тә борчылырга кирәкми. Татарстан хөкүмәте солдатларыбызның барысына да кәрәзле телефоннар бирә, алар белән айга 10-15 минут бушлай сөйләшү мөмкинлеге тудырыла. Сез, егетләр, артыгызда туган районыгыз, республикагыз булуын беркайчан да онытмагыз. Кем дә булса сезне рәнҗетергә, түбәнсетергә маташа икән, кичекмәстән әти-әниегезгә я безгә хәбәр итегез. Хәрби частьлар белән видеокүперләр дә оештырылачак әле. Сез һәрчак үзегезне борчыган проблемалар хакында җиткерә алачаксыз,-диде хәрби комиссар.
Әле күптән түгел генә армия сафларында хезмәт итеп кайткан Базарлы Матак егете Әнвәр Гадиев һәм Хузангай авылыннан армия хезмәте ветераны Михаил Медиков та, кичәдә чыгыш ясап, тиздән хәрби хезмәт сафына басасы егетләргә үз киңәшләрен, теләкләрен җиткерделәр.
-Беренче мәлдә солдат тормышына җайлашу авыррак була инде. Әмма һич тә хафаланмагыз, күнегерсез дә, ышанычлы дуслар да табарсыз. Солдат хезмәте - менә дигән тормыш мәктәбе ул. Ә бер ел сизелми дә үтеп китәчәк. Кыенлыклар алдында каушап калмагыз, тырыш, кыю булыгыз, командирларыгызны тыңлагыз,-диделәр алар.

Исән-имин генә булыгыз!
Тамаша залының беренче рәтен тутырып утыручы әти-әниләргә кып-кызыл роза чәчәкләре бүләк иттеләр бу көнне. Газиз балаларын тормышларындагы беренче зур һәм җитди сынауга - солдат сәфәренә озатырга әзерләнүче әти-әниләрнең йөзләрендә горурлык хисләре шәйләнә иде. Мондый сәламәт һәм акыллы уллар үстерү үзе зур сөенеч һәм мәртәбә булса, балаларының армия хезмәтеннән өркеп калмавы, солдатка китми калу юлларын эзләмичә, тәвәккәл һәм ныклы карарга килеп, үз теләкләре белән хәрби хезмәткә җыенулары горурланырлык хәл түгелмени?!
Барлык әти-әниләр исеменнән сүз алып, Иске Әнҗерә авылыннан Дамир Хәйруллин да куанычын, горурлануын яшермәде:
-Ни кызганыч, мин үзем армиядә хезмәт итмәдем. Теләгем зур иде, берничә тапкыр рапорт язып карасам да, сәламәтлегем буенча алмадылар. Хурлык булса да, солдатка бармый калырга туры килде. Берзаман безнең авылдан 3-4 ел буе бөтенләй солдатка китүче булмады. Бер дә күңелле хәл түгел икән ул. Соңгы елларда менә авылыбыздан армиягә китүчеләр ешайды. Мин егетләребезне флаг белән авыл башына кадәр озата чыгам - шатлык, горурлык бит. Улыма һәм солдат хезмәтенә җыенучы башка егетләргә теләгем шул: чын күңелдән гадел хезмәт итегез, туган илгә тугры булыгыз. Зинһар, әти-әниләрегезгә хәбәр биреп торыгыз. Исән-имин әйләнеп кайтыгыз,-диде.
Аннан соң солдатка китүче егетләр исеменнән җавап сүзе белән Булат Низамиев (Базарлы Матак) чыкты.
Берничә көннән, 11 ноябрьдә, егетләребезнең беренче төркеме инде армиягә озатыла. Хәерле юллар, имин хезмәт аларның барысына да. Сез тырышып хезмәт итегез, ә без сезне сагынып көтәрбез, газизләребез. Исән-имин генә булыгыз!

Т.Галиуллин, А.Низамиев фотолары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев