Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнекеләр иң көчлеләр рәтендә

Яшь футболчыларыбызның көзге каникуллары бик кызыклы һәм файдалы үтте: 31 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр сигез көн дәвамында республиканың Кама аръягы зонасына кергән җиде районнан 17 команда Татарстан беренчелегендә катнашу хокукы өчен көрәштеләр. 2002-2003 елларда туган малайларыбызга бу ярышларда үзләрен күрсәтү өчен осталык җитеп бетмәде. 1998-99нчы елгылар тупны капкага кертеп бетерә...

Яшь футболчыларыбызның көзге каникуллары бик кызыклы һәм файдалы үтте: 31 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр сигез көн дәвамында республиканың Кама аръягы зонасына кергән җиде районнан 17 команда Татарстан беренчелегендә катнашу хокукы өчен көрәштеләр.
2002-2003 елларда туган малайларыбызга бу ярышларда үзләрен күрсәтү өчен осталык җитеп бетмәде. 1998-99нчы елгылар тупны капкага кертеп бетерә алмыйча берничә форсатны кулдан ычкындырдылар, тренер киңәшләрен дә җиренә җиткереп үтәү җитенкерәмәде аларга. Ә менә 14-15 яшьлек үсмерләребезгә икенче ел рәттән финалга чыгу әллә ни авыр булмады. Шулай итеп алар республиканың иң көчле 8 командасы исемлегенә керделәр.
Нәтиҗәләр тотрыклы булу балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь футболчыларыбызның осталык дәрәҗәсен күрсәтә. Менә аларның кайберләре: Никита Софронов, иң якты "йолдызчык", уенны әйбәт аңлый, тупка хуҗа була белә, һөҗүм вакытында да, үз капкаларын саклаганда да команданы оештыруы күзне иркәли. Раил Шәмсетдинов, Руслан Галиев һәм Нияз Фәттаховка авыр минутларда таянып була. Ә Руслан Әхмәтҗанов күрше Спас районының "Волна" командасы белән уйнаганда күп тапкыр тупны шул кадәр оста йөртеп, исне китәреп капкага китереп кертте ки, тамашачылар аңа мөкиббән булдылар. Булат Гыйниятуллин, Марат Гайфуллин, Айдар Вәлиев, Алексей Мхитарян да уртак җиңүгә үз өлешләрен керттеләр.
Командабызның җиңүендә тренерлары Рифкать Сәгъдиевның хезмәте бик зур. Шуның өстенә әле ул Татарстан футбол федерациясе җитәкчеләрен зона ярышларын безнең районда үткәрергә дә ризалаштыра алды. Ә бит мондый хокук гадәттә Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләренә, Кама Тамагы һәм Балык Бистәсенә генә бирелә иде. Инде тренерга һәм аның футболчыларына финалда да уңышлар телик.
Рәмис Вафин,
спорт мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев