Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген наркотик матдәләргә каршы көрәш көне

Бүген бөтен дөньяда наркотик матдәләрне тиешсез максатларда куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров белән очрашып сөйләштек. -Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, илебездә наркотиклар кулланучылар саны 500 меңнән артып китә,-ди Марат Назаров. -Ә экспертлар, наркотик кулланучыларның реаль...

Бүген бөтен дөньяда наркотик матдәләрне тиешсез максатларда куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров белән очрашып сөйләштек.
-Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, илебездә наркотиклар кулланучылар саны 500 меңнән артып китә,-ди Марат Назаров. -Ә экспертлар, наркотик кулланучыларның реаль саны бу күрсәткечтән 8-10 мәртәбә артыграк, дип баралар. Наркотиклар җәтмәсенә күбрәк балалар, яшьләр эләгә. Наркотиклар кулланучы үсмерләр саны олы яшьтәге наркоманнарга караганда 8 мәртәбә күбрәк. Россиядә малайлар уртача 11 яшьтә, ә кызлар 12 яшьтә наркотик матдәләр куллана башлый.
-Марат Нәгыймович, ә районыбызда бу җәһәттән нинди вәзгыять хөкем сөрә?
-Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында токсикомания белән чирле бер кеше һәм наркотикларга бәйле проблемалар белән тугыз кеше исәптә тора. Болар Базарлы Матак, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Чиябаш, Татар Мулла авылларында яшәүчеләр. Быел гына да наркотикларга бәйле проблемалар белән өч кеше исәпкә алынды. Аларның икесе - синтетик наркотиклар кабул итүчеләр.
-Бүген "легаль наркотиклар" дигәнне еш ишетергә туры килә. Янәсе, алар бөтенләй зыянсызлар һәм бәйлелек тудырмыйлар, вакытлыча, җиңелчә генә тәэсир итәләр…
-Бу сорауга җавап шундый: зыянсыз наркотик матдәләр юк һәм булуы мөмкин дә түгел! Әйе, "спайс" исемендәге порошокларны җитештерүчеләр аны үсемлекләрдән генә тора, җиңелчә генә тәэсир итә, дип ышандырырга тырышалар. Әмма инде күптән исбат ителгән: әлеге матдәләрнең составында күрсәтелмәгән синтетик элементлар кешенең психикасына тәэсир итәләр. Яңа буын синтетик наркотикларны куллану хакында уйларга да куркыта торган берничә фактор бар. Бер тапкыр кулланып караганнан соң ук организмның аларга ияләнеп китүе мөмкин. Икенчедән, наркотик организмга шулкадәр көчле тәэсир итә ки, аны бер тапкыр кулланганнан соң кешенең акылдан язуы да мөмкин. Тагын шунысы - бу наркотикларның организмга җимергеч тәэсире иң куркыныч саналган наркотик героиннан да көчлерәк. Спайслар кулланганда традицион сызланулар ("ломка") булмаска да мөмкин. Әмма аннан да куркынычрак бәйлелек билгеләре барлыкка килә. Бу - акылга җиңеллек, фикерне туплый алмау, уку һәм язу сәләтен җую, йокысызлык, агрессивлык.
Бер сүз белән әйткәндә, спайслар куллану нәтиҗәләре психик һәм физик сәламәтлек өчен искиткеч куркыныч. Бавыр һәм бөерләр наркотикларның беренче дозаларыннан соң ук таркала башлый. Тора-бара кеше чынбарлык тойгысын югалта һәм психик авыруга әверелә. Мондый кешеләр еш кына үз-үзләренә кул салалар. Алар үзләренең ни эшләгәннәрен дә аңламыйлар.
-Наркотик дигән агу нигә нәкъ менә үсмерләрне, яшьләрне кызыктыра икән?
-Бүген кайбер төр наркотикларны кулга төшерү бик җиңел. Аннан соң үсмернең психикасы әле тиешенчә формалашмаган һәм чит йогынтыга чагыштырмача тиз бирелә. Үсмерлек чорының кеше тормышында иң катлаулы вакытларының берсе булуын да исәптән төшерергә ярамый. Наркотик куллану бер караганда гөнаһсыз теләктән башлана. Әзрәк ял итү, киеренкелектән бушану өчен дип, дуслар компаниясендә наркотик татып карау киң таралган. Үсмерләр үз яшьтәшләренең хөрмәтен яулау өчен дә бара бу адымга. "Компания өчен" дип, статусын күтәрергә омтылып упкынга атлаучылар байтак. Әмма "рәхәт, күңелле" тормыш тиз төгәлләнә. Психологик һәм физиологик бәйлелек барлыкка килгәч, аннан арыну инде бик авыр. Белгечләр ярдәменнән башка ул мөмкин дә түгел.
-Марат Нәгыймович, үсмернең наркотик куллана башлавын ничек белергә була?
-Ата-ана, туганнары балага игътибарлы булсалар, моны бик тиз сизеп алырга мөмкин. Әйтик, үсмер сезне үзенең яңа дуслары белән таныштырырга теләми, ә элекке дуслары белән аралашудан туктый. Ул мәктәптән бизә башлый, өлгереше начарлана, бик еш алдаша. Баланың кәефе тиз үзгәрә, аңарда кисәк кенә агрессия туарга мөмкин. Балагызның көндез йоклап, төннәрен уяу булуы, озак-озак өйдән югалып торуы да сагайтырга тиеш. Наркотиклар куллана башлаган үсмер артык хәрәкәтчән яисә, киресенчә, артык тыныч була. Ул көннәр буе берни ашамаска мөмкин, ә кайвакыт ашап туя алмый. Кисәк кенә ябыга, ә аннары яңадан авырлыгы арта башлый. Өйдән әйберләр, акча югалуы да ихтимал. Спайслар кулланганда баланың күз карасы киңәя, күзләре кызара. Күзләр бер ноктага карап тора алмый, уңга-сулга "йөри". Үсмернең кан басымы күтәрелә. Ул баш авыртуга зарлана, пульсы ешая. Сөйләменең күп сүзле, буталчык, аңлашылмаслык булуы мөмкин. Хәрәкәт координациясе бозыла, куллары, башы, кайчагында бөтен тәне калтырый. Үсмер сәбәпсезгә кычкырып көлә, кылана. Спайсларны төркем белән кулланганда бу билгеләр аеруча күзгә ташланучан була.
-Баласында мондый үзгәрешләр сизгән ата-анага нишләргә?
-Һичшиксез белгечкә мөрәҗәгать итәргә. Иң башта психотерапевтта һәм наркологта консультация узарга кирәк. Әгәр бәйлелек раслана икән, кичекмәстән дәвалауга керешү зарур. Химик бәйлелек үзеннән-үзе узмый. Газизегезне наркотиклардан йолып алу чарасын күрергә ашыгыгыз. Татарстанда бүген наркология хезмәте Россиядә иң яхшылардан санала. Республика наркология диспансерында төрле дәвалау курслары узарга була.
Ә иң яхшысы, билгеле, балада кечкенәдән наркотикларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү. Балагызны саклагыз, сәламәт булыгыз!
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Марат Нәгыймович.
Люция Низамиева язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев