Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде

Бүген муниципаль район советының утыз бишенче утырышы булды. Аның эше белән район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин җитәкчелек итте. Утырышта район оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре, мәктәпләр, мәдәният йортлары директорлары катнашты. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә итеп районның быелның тугыз аенда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары каралды. Әлеге мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең...

Бүген муниципаль район советының утыз бишенче утырышы булды. Аның эше белән район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин җитәкчелек итте. Утырышта район оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре, мәктәпләр, мәдәният йортлары директорлары катнашты.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә итеп районның быелның тугыз аенда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары каралды. Әлеге мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Ринас Сәлахов доклад белән чыкты.

Районның 2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлаштырылган чорына бюджеты турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Депутатлар бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр.

Утырышта шулай ук "Әлки муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставы проекты беренче укылышта кабул ителде. Депутатлар проектны хупладылар һәм аны халык тикшерүенә чыгарырга карар иттеләр.

Район советы утырышында башка оештыру мәсьәләләре дә каралды һәм алар буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев