Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әби-бабайларны асрамага алучы булырмы?

Гомер уртасын узган, олыгаюга киткән һәркем бәхетле картлыкка өмет тотадыр, балалары, оныклары кайгыртуына, ярдәм итәсенә ышанадыр. Ә менә ышаныр-өметләнер кешесе булмаганнарга нишләргә? Үз-үзен карый алмый башласа, кемгә таянырга? Әйе, хәзер һәр районда диярлек өлкән яшьтәгеләр өчен пансионат яисә интернатлар ачылды, ялгыз, караучысыз әби-бабайлар үзләре үк шундый учреждениеләргә җибәрүне сорыйлар. Башкага...

Гомер уртасын узган, олыгаюга киткән һәркем бәхетле картлыкка өмет тотадыр, балалары, оныклары кайгыртуына, ярдәм итәсенә ышанадыр. Ә менә ышаныр-өметләнер кешесе булмаганнарга нишләргә? Үз-үзен карый алмый башласа, кемгә таянырга? Әйе, хәзер һәр районда диярлек өлкән яшьтәгеләр өчен пансионат яисә интернатлар ачылды, ялгыз, караучысыз әби-бабайлар үзләре үк шундый учреждениеләргә җибәрүне сорыйлар. Башкага өмет булмагангамы?

-Кызганычка каршы, тормышта төрле хәлләр була шул, язмышлар да кайчак аяныч языла. Һәр ялгыз әби-бабайның үз тарихы. Әмма, бернигә карамастан, җәмгыять өлкән буын турында кайгыртырга, яшь як караучысыз калган картларга терәк булырга тиеш,-ди халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова. Аның бу фикере Татарстанда гамәлгә ашырыла башлаган проект - "Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алырлык гаилә" дигән өр-яңа юнәлеш турында сөйләшүебезгә этәргеч булды. Газета укучылар бәлки хәбәрдардыр: картлык көнендә караучысыз калган, өлкәннәр йортына җибәрүне сорап чиратка баскан яисә инде шундый учреждениедә яшәп ятучы әби-бабайларны гаиләләргә тәрбиягә бирмәкчеләр. Проект киләсе елдан эшләп китәргә тиеш, моңа әзерлек йөзеннән өйләренә карт кешене сыендырырлык гаиләләр эзлиләр.

-Бу очракта өйләр зурлыгы икенче урынга күчә, иң мөһиме - күңел киңлеге, мәрхәмәтлелек, олы яшьтәге, еш кына төрле авырулардан, җәфа чигүче әби-бабайны гаиләңә кабул итәргә, аны карарга, ашатырга-эчертергә әзер булу,-ди Альмира Насих кыза да.

-Әле бит өлкән кешене гаиләгә алуның закон белән расланган шартлары да бардыр?-дип сорыйм әңгәмәдәшебездән.

-Әйе, шартлар аз түгел. Беренчедән, гаиләсенә өлкән кешене алырга теләүче аңа берничек тә туган (тормыш иптәше, баласы, абый-апасы, эне-сеңелесе, оныгы, туганы…) булырга тиеш түгел. Ә бу гаиләгә килергә теләүченең, әйткәнебезчә, я өлкәннәр йортында яшәве, яисә шунда җибәрелүләрен сорап чиратта торуы зарур. Билгеле инде, гаиләнең торак шартлары, гаилә әгъзаларының сәламәтлекләре, аларның язмача ризалыклары (әби-бабайны үз өендә теркәргә дә кирәк бит) һәм башка шартлар үтәлергә тиеш. Сүз бит кеше язмышы турында бара.

-Бик тә катлаулы, күпкырлы мәсьәлә бу. Сер түгел, күпләрне яңа проектта матди мәсьәләләрнең ничек җайга салынуы да кызыксындыра булыр. Бередә яшәгәч, ашау-эчү, башка чыгымнар ничек капланачак?

-Проект гаиләгә килгән олы кешенең пенсиясенең күпчелек өлешен аны тәрбиягә алучыга бирүне, шуңа өстәп, ай саен 4 мең сум акча түләүне күз алдында тота. Әгәр гаиләгә алынган әби я бабай икенсе төркем инвалид икән айлык түләү 6 мең сумга, беренче төркем инвалид булса, 8 мең сумга җитәчәк. Проектта каралган шартлар, гаиләгә өлкән яшьтәге кешене алу белән бәйле нечкәлекләр турында һәр кандидатка тәфсилләп аңлатачакбыз. Кабатлап әйтәм, мондый эшкә олы йөрәкле, йомшак күңелле кешеләр генә алыныр, чөнки бөтенләй чит-ят кешене гаиләңә кабул итү ансат эш түгел,-дип аңлата Альмира Ибәтова.

…Авыл җирендә һәркемнең тормышы күз алдында, ялгыз әби-бабайларны кайгырту, аларга булышу, тәмле ризыгыннан өлеш чыгару, чәй эчәргә чакыру, хәлен белеп тору - матур гадәт. Инде менә олыларны кайгыртуның тагын бер юлы тәкъдим ителә. Мөгаен, райондашлар арасында үз өсләренә шундый олы да, игелекле дә эшне алырга теләүчеләр табылыр. Андый мәрхәмәтле җаннарны район социаль яклау бүлегендә көтәләр. Сораулар белән 20-8-90, 21-6-78 телефоннарына шылтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев