Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бу атнада бездә Россия Федерациясе монополияләргә каршы федераль хезмәте идарәсенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел булып китте

Бу атнада бездә Россия Федерациясе монополияләргә каршы федераль хезмәте идарәсенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел булып китте. Җитәкчеләр, эшмәкәрләр белән очрашып аралашу, аларны кызыксындырган сорауларга җавап табуда ярдәм итү өчен монополиягә каршы идарәнең Татарстан бүлекчәсе белгечләре үз эшләрендә җәмәгать кабул итүе дигән форманы кулланалар икән. Чөнки күпләр мондый хезмәт...

Бу атнада бездә Россия Федерациясе монополияләргә каршы федераль хезмәте идарәсенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел булып китте.
Җитәкчеләр, эшмәкәрләр белән очрашып аралашу, аларны кызыксындырган сорауларга җавап табуда ярдәм итү өчен монополиягә каршы идарәнең Татарстан бүлекчәсе белгечләре үз эшләрендә җәмәгать кабул итүе дигән форманы кулланалар икән. Чөнки күпләр мондый хезмәт һәм аның ни белән шөгыльләнгәнен белеп тә, аңлап та бетермиләр бит. Ә йомышлары төшкәннәргә бүлекчә белгечләре телефон аша гына белешмә бирергә ашыкмыйлар. Кунак әйтүенчә, алар бирә торган мәгълүмат конфиденциаль санала. Шуңа да элемтә чаралары аша таратылмый икән. Монополияләргә каршы хезмәт хакимият органнары эшчәнлеген, реклама һәм намуссыз конкуренция очракларын, сату-алуларны контрольдә тота, исеменнән үк аңлашылганча, теге я бу өлкәдә монополиягә ия булучылар эшчәнлеген дә игътибардан калдырмый.
Павел Козел белән очрашуга, кызганыч, бик аз кеше килгән иде. Ә бит эшмәкәрләр өчен файдалы очрашу буласы иде ул.
-Җәмәгать кабул итүе бер-беребезне ишетү, эштә һәрчак булып торган ялгышлыкларны, төрле бозуларны бетерү өчен уңайлы. Менә сез үз проблемагыз турында әйтсәгез, аны уртага салып, хәл итү юлларын бергәләп таба алачакбыз бит,-дип сөйләшүгә чакырды ул очрашуга килгән кешеләрне.
Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлаховны районда махсус карар булмау сәбәпле төзелеш эшләренә ком алып кайту тәртибе турында сорашты. Кунак аңлатуынча, бик аз күләмдә (ул берничә капчык дип чагыштырды) комны кайдан да алырга була, ә менә машина әрҗәсе кадәре өчен Экология министрлыгы рөхсәте кирәк яисә төзелеш материаллары сатучыдан акчага алырга туры килә икән.
Сөт сатып алу бәяләренең җәен бик түбән, ә кибетләрдә бары артуга баруы турында сорауга:
-Кызганыч, әмма без бәяләр кую сәясәтенә катнаша алмыйбыз,-дип җавап бирде кунак. Шулай ук электрга, газга бәяләр артуны да берни эшләтә алмауларын таныды ул. Энергия чыганакларын сатучылар үзара килешеп бәя күтәргәндә моңа каршы чыга ала икән бит хезмәт.
УФАСның Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары очрашуга килүчеләрнең тагын берничә соравына җавап бирде, кирәк чакта ярдәм итәргә әзер икәнлекләренә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев