Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Буалар халыкка хезмәт итә

Быел районда ике буа ремонттан соң файдаланыла башлады. Берсе Югары Әлморза авылы янында, икенчесе Түбән Колчурино авылы башында. Түбән Колчурино буасын Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе карап китте. Түбән Колчурино буасы 550 мең кубометр су сыйдырышлы. Аның су өслеге (көзгесе) 22 гектар били. Әлеге буа төзелешен үзебезнең Әлки ПМКсы башкарган....

Быел районда ике буа ремонттан соң файдаланыла башлады. Берсе Югары Әлморза авылы янында, икенчесе Түбән Колчурино авылы башында. Түбән Колчурино буасын Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе карап китте.

Түбән Колчурино буасы 550 мең кубометр су сыйдырышлы. Аның су өслеге (көзгесе) 22 гектар били. Әлеге буа төзелешен үзебезнең Әлки ПМКсы башкарган. Буаның смета бәясе 9 миллион 600 мең сум булган.

Буа, бу авыл халкына хезмәт итүдән тыш, "Хузангай" җәмгыятенең сугару системасын эшләтәчәк. Биредән алты сугару агрегаты 360 гектар басуга су сиптерәчәк. "Хузангай"ның бу алты агрегаты быел җәй биредә эшләсә, нәкъ шундый дүрт агрегаты Хузангай буасыннан су алып басуларга сиптергән.

Гомумән, хузангайлылар сугару программасыннан оста файдаланганнар. Алар төрле агрегатлар сатып алуга, бу юнәлештә башка эшләр башкаруга 38 миллион сум акча тоткан булганнар. Россия программасы нигезендә шуның яртысы субсидияләтә кире кайтарылган.

Түбән Колчурино буасы төзелеше авыл халкы өчен дә файдага булган. Авылның берничә йорттан торган бер урамы язгы чорда юлсызлыктан бик интегә иде. Хәзер буа янынннан узучы күтәртелгән, вак таш җәелгән юл бу урам халкына да хезмәт итәчәк.

Моңа кадәр авыл җыеннарында колчуринолылар һәрчак бу урамга юл ясатуны сорыйлар иде. Каты түшәмәле күтәрткән юлның озынлыгы 500 метр. Бу юлны салу 3 миллион сумга төшкән.

Август башында районга визиты вакытында Президентка бу буаның хуҗалык кырларын сугару максатында ничек файдаланылачагы хакында сөйләделәр.

Биредә стенд та ясалган иде. Рөстәм Миңнехановка саннар аша моны Татарстан мелиорациясе траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков бәян итте. Президент башкарылган эшне югары бәяләде.

Җәйләр коры килүчәнгә әйләнеп киткән соңгы елларда сугару системасы белән шөгыльләнү тотрыклы уңыш алуга нигез тудыра. Әнә бит "Хузангай"ның сугарылган басуында бөртек өчен кукуруз ничек биек, зур-зур чәкәнле булып үскән.

Кайчандыр һәр хуҗалык диярлек печәнне, чөгендерне су сиптереп үстерә иде. Аннан шул байлыкка сан бетте. Сиптергечләр кайсы кая таралып бетте. Ярый әле сиптергечләре белән мелиорация предприятиебез юкка чыкмаган. "ПМК-Мелиорация" белән районыбызда озак еллар Әнвәр Мәрдиев җитәкчелек итә. Ул техниканы таратырга да, базаны юкка чыгарырга да ирек бирми. Киресенчә, яңа, куәтле техника белән эш итәргә тырыша. Безнең ПМК күрше районнарга да буалар төзи, булганнарына капиталь ремонт ясый. Бу предприятие һәр тиенне эшкә җигә белә шул. Шуңа башкарган эшләре озак еллар халыкка, хуҗалыкларга хезмәт итә. ПМКның соңгы эшләгән буалары да озын гомерле булыр.

Р.S. Быел бу предприятие көче белән Татар Суксуы буасы да төзекләндерелгән. Монда 1 миллион 400 мең сумлык эш башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев