Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чалгыга эш җитәрлек

Печән өсте - гомер-гомергә авылда иң кызу эш вакыты булды. Бар халык - яше дә, карты да чалгы, тырма тотып болында була иде. Еллар узды, кул һәм ат хезмәтен куәтле техника алыштырды. Техника заманына аяк атласак та, авыл кешесенең мәшәкате кимемәде. Көннәр матур торганда малларга кышлык өчен җитәрлек күләмдә печән...

Печән өсте - гомер-гомергә авылда иң кызу эш вакыты булды. Бар халык - яше дә, карты да чалгы, тырма тотып болында була иде.
Еллар узды, кул һәм ат хезмәтен куәтле техника алыштырды. Техника заманына аяк атласак та, авыл кешесенең мәшәкате кимемәде. Көннәр матур торганда малларга кышлык өчен җитәрлек күләмдә печән хәзерләп, абзар түбәләрен тутырырга, бакча артына зур-зур чүмәләләрен ясарга яки олы-олы печән рулоннарын өеп куярга өлгерергә кирәк.
Районыбызның кайсы гына авылына барып төшмә, шәхси хуҗалыклар бар көчен печән хәзерләүгә юнәлткән хәзер. Кемнәр иртә таңнан болыннарга, елга буйларына ашыкса, икенче берәүләр эштән кайткач печән хәзерләү белән мәшгуль.
-Район күләмендә шәхси хуҗалыкларда 2863 баш сыер асрала. Бер баш сыерга ким дигәндә 3 тонна исәбеннән печән хәзерләргә кирәк,-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов. -Бу район буенча 7860 тонна дигән сүз. Бүгенгә шуның яртысы хәзерләнгән дә инде.
Идарәдән алынган мәгълүматларга күз салсак, шәхси секторда печән хәзерләүдә Иске Алпар (300 тонна), Иске Матак (320 тонна), Ташбилге (180 тонна), Чуаш Борнае (245 тонна), Чуаш Кичүе (…) авыл җирлекләрендә яшәүчеләр малларына шактый күләмдә азык туплап өлгергәннәр.
-Печән өсте элеккеге сыман авыр түгел бит хәзер. Болында чалгы тотып йөрүчене сирәк очратасың,-дип сөйли Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Георгий Нагорнов. - Халык техник чараларны куллануны кулай күрә. Менә мотоблоклар саны гына да җирлек буенча 76 берәмлек. Ә бензинлы чапкычлар мал асраган һәр йортта бар.
Кемдер бакчасына чәчкән печәнне чаба, икенчеләре болын, үзәннәргә йөри. Фермерлардан сатып кына алабыз, дип әйтүчеләр дә бар. Быел печәннең бер рулоны 1500 сумга чаклы җиткән. Ничек кенә булмасын, азык хәзерләүне бүген ныклап кайгыртасы.. Чөнки терлек асраучыга кышка печәнсез керү - икмәксез буш өстәл янына утыруга тиң. -Авылда мал-туарсыз көн күреп булмый инде ул. Ат, сыер, ике бозау, үгез, ике дистәгә якын сарыклар, йорт тулы кош-кортыбыз бар. Хәзер печәнне күпме кирәк, шуның чаклы хәзерләргә була,-ди Абдул Салманнан Сәид Мифтахов.
Үзе көлеп: "Быел эшне җиңеләйттем",-ди. Соңгы тугыз ел дәверендә фермада хезмәт куючы Сәид ага авыл тирәли куе булып үскән печәнне трактор белән чаптырып алган. Чалгысын да тик тотмый. Язын буш бакчаларга костер үләне чәчкән булган. Аннан 3-4 ат олавы печән көйләп өлгергән.
-Печән хәзерләүдә бернинди чикләүләр булмаганда, хәлдән килгәндә нигә мал асрамаска. Терлек тоту үзен бик аклый, гаилә янчыгына өстәмә керемен дә бирә бит әле,-ди ул.
Дөрес, ит-сөт җитештерү бик күп хезмәт куюны, тир түгүне сорый. Әмма бит сөт сату авыл кешесе өчен менә дигән табыш чыганагы. Мисал өчен соңгы ункөнлектә генә район шәхси хуҗалыклары сөт сатудан 3 миллион 840 мең сум акча эшләп алган. Ә бер литр сөтне сатып алу бәясе уртача 14 сум тәшкил итә.
Бүген районда мөгезле эре терлекләрнең тулаем саны 34,5 мең баш. Билгеле, шуның чаклы малга азык запасы да күп кирәк булачак. Әлегә кышкы чорга рулоннарда 13 мең тонна печән әзерләп куелган, 46,5 мең тонна сенаж салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев