Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы ачылды

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан районыбыз полиция хезмәткәрләре зур бүләк алдылар. 6 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы ачылды. Хәер, аны бина дип кенә атау артык тыйнак әйтү булыр иде. Район эчке эшләр бүлеге хәзер 3 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләп тора. Шуның 1400 квадрат метрында төрле корпуслар урнашкан. Яңа...

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан районыбыз полиция хезмәткәрләре зур бүләк алдылар. 6 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы ачылды. Хәер, аны бина дип кенә атау артык тыйнак әйтү булыр иде. Район эчке эшләр бүлеге хәзер 3 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләп тора. Шуның 1400 квадрат метрында төрле корпуслар урнашкан. Яңа объектны төзү федераль казнага 90 миллион сумга төште.

Полиция бүлегенең яңа бинасын ачу тантанасында республиканың эчке эшләр министры, эчке эшләр генерал-майоры Артем Хохорин, Идел буе округының Татарстан буенча баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов катнаштылар. Төрле районнардан эчке эшләр бүлекләре җитәкчеләре, башка кунаклар да килгән иде.

Полиция бүлегенең яңа биналары олы юл буенда, ерактан ук күзгә ташлана торган урында корылды. Ике зур-зур бина, гаражлардан торган объектны төзүчеләр зәвык белән эшләделәр. Төзүче оешма - "Алексеевскдорстрой" фирмасы эшкә 2011 ел ахырында керешкән иде. Өч ел дигәндә төп корпус, спорт залы, утлы коралдан ату күнекмәләре өчен зал һәм гаражлардан торган биналар безнең күз алдында диярлек калкып чыкты. Бүлек өчен җир мәйданы да, авыл эче булуга карамастан, юик иркен бирелгән.

Тагы да күбрәк фотоларны безнең группада карагыз: vk.com/album-64690122_205238909

Яңа объектны ачу тантанасында иң башлап сүз олы кунакларга бирелде.

-Республикада эчке эшләр органнарының матди-техник базасын ныгыту, хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту юнәлешендә күп эш алып барыла,-диде Ренат Тимерҗанов.-Шулай ук хокук сагында торучыларның социаль хәлен яхшырту буенча да алга китеш күзәтелә. Соңгысы буенча тагын да күбрәк эшләргә иде әле, билгеле. Ни генә булмасын, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы үз алдында торган бурычларны һәрчак иң югары дәрәҗәдә башкарып килде. Без моны узган ел Казанда Бөтендөнья яшьләр Универсиадасының тыныч һәм имин үтүеннән дә әйтә алабыз. Быел да безнең хезмәткәрләр өчен эшнең кимеп торганы юк. Алар гел киеренке хезмәттә. Чөнки бит криминал дигән мәкерле нәрсә шундый ул - аз гына уяулыкны югалтсаң да калкып чыга. Бүген, Татарстан Конституциясе көнендә һәм һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Әлки полиция хезмәткәрләре олы бүләккә - яңа бинага ия булдылар. Бу вакыйга белән сезне кайнар котлыйм.

Министр Артем Хохорин да полиция хезмәткәрләрен өй туе белән тәбрикләде.

-Соңгы бер-ике ел эчендә республикабызда полиция участок уполномоченныйлары өчен торак белән берләштерелгән 40 тан артык терәк пунктлары файдалануга тапшырылды,-ди Артем Хохорин.- Быел без Азнакай, Әгерҗе районнарында, Казанның Дәрвишләр бистәсендә полиция бүлекләре өчен яңа объектлар ачарга җыенабыз. Ә менә бүген Әлки җирендә ачылучы бина алар арасында беренчесе һәм иң зурысы. Биредә тәҗрибәле җитәкче Сергей Ерыганов кул астында профессиональ һәм булдыклы коллектив хезмәт куя. Алар алга таба да Базарлы Матакта һәм Әлки районында иминлекне, хокук тәртибен ныклы контрольдә тотар дип ышанам.

Министр район эчке эшләр бүлегенә оператив хезмәт өчен "УАЗ" автомобиле бүләк итте. "Стройдорсервис" ҖЧҖ директоры Илгиз Зайдаров, оешманың участок начальнигы Фирдүс Кәлимуллин һәм цех начальнигы Илнур Мортазин Артем Хохорин кулыннан министрның Рәхмәт хатын кабул итеп алдылар. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Борис Лычников, Рамис Аитов министрның исемле кул сәгатьләре белән бүләкләнделәр.

Комплекс ачылу тантанасында катнашкан Эчке эшләр министрлыгы тынлы оркестры уйнаган көйләр бәйрәмгә аеруча бер ямь һәм мәртәбә өстәде.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин республикада беренчеләрдән булып шундый заманча комплексны бездә төзергә ярдәм иткән өчен министр Артем Хохоринга һәм аның ярдәмчеләренә олы рәхмәтләрен җиткерде.

-Хезмәт өчен барлык уңайлыклары, спорт залы, җылы гаражлары булган бу комплекс район полиция бүлегенең эшчәнлегендә һичшиксез уңай чагылыш табар,-диде Фердинат Мидхәтович.

Район башлыгы комплексны төзүчеләргә, аның тирә-юнен төзекләндерүдә катнашкан хезмәт коллективларына да рәхмәт әйтте. Полиция хезмәткәрләрен, биредә эшләп лаеклы ялга киткән ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән дә тәбрикләп, ул коллективка автомобиль бүләк итте.

Комплекс корылмаларын вакытында һәм сыйфатлы итеп төзегән "Стройдорсервис" җитәкчесе Илгиз Зайдаров яңа хуҗаларга символик ачкыч тапшырды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов үз чыгышында бөтен коллективның сөенеч һәм рәхмәт хисләрен җиткерде.

-Без республикада әлегә тиңе булмаган, заманча төзелгән һәм иң югары таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазланган биналар комплексына ия булдык. Инде безгә бу йортта иң әйбәт нәтиҗәләр күрсәтеп эшлисе генә кала,-диде ул һәм тантанада катнашучыларны яңа корылмалар белән танышырга чакырды.

Бүлек урнашкан төп корпуска килеп керүгә - иркен холл. Уңда пыяла стена артында оператив кизү торучы егетләр утыра. Сулда - төрле мөрәҗәгать, гаризалар белән килүчеләрне кабул итү бүлмәләре. Кизү торучылар бүлмәсе иң заманча техника белән җиһазланган. Полиция хезмәткәрләре компьютер мониторы аша бинаның тирә-юнен, тоткыннар бүлмәләрен контрольдә тота ала.

Хезмәткәрләр өчен эш бүлмәләрендә барлык уңайлыклар тудырылган. Бөтен бүлекләрнең бер бинада эшли башлавы да полиция хезмәтенең оперативлыгын арттыра төшәр. Элеккеге полиция бинасы яраклаштырып кына корылган иде бит. Андагы тар коридорлар, кысан кабинетлар, төрле биналарда урнашкан бүлекләр заманы артта калды.

Хәер, биредә эшләүчеләргә генә түгел, гаепләнүчеләргә, вакытлыча тоткында булучыларга да тиешле шартлар булдырылган. Пыяла ишеклесе артында 15 тәүлек утыручылар өчен ике бүлмә. Алардан соң җитди җинаять кылуда гаепләнүчеләр өчен камералар. Монда инде ишек-тәрәзәләр дә калын тимердән эшләнгән. Һәр камера ике тоткынга исәпләнгән. Алар өчен карават, тумба, өс киеме элү җайланмасы һәм сантехника почмагы ясалган. Ә каршыда аларны тукландыру бүлмәсе. Дезинфекция үткәрү бүлмәсе янәшәдә генә. Тоткыннарны һавага чыгару өчен бар ягы тимер рәш;әткәләр белән әйләндереп алынган мәйдан булдырылган.

Бездә тикшерү эшләре вакытында тоткында булучыларны гомер-гомергә Чистай, Бөгелмә кебек шәһәрләргә ташыйлар иде. Бүген инде үзебездә күрше районнардан да шундый тоткыннарны яшәтеп тору мөмкинлеге бар.

Министр Хохорин җылы гаражларның бик җайлы төзелүен, территориянең иркен булуын да бәяләде. Бүлекнең үз тиры да бар хәзер.

Аннан без янәшәдәге бинаны карадык. Монда иркен спорт залында каратэ белән шөгыльләнүче егетләребез кунакларга төрле күнекмәләр күрсәттеләр. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре моңа кадәр дә спорт белән даими шөгыльләнергә тырышалар иде. Хәзер инде моның өчен мөмкинлекләр тагын да артты.

Районыбызда хокук тәртибе, законлылык сагында торучы полиция бүлеге коллективын өй туйлары белән котлап, оешма-учреждениеләр, эшмәкәрләр дә бүләкләр әзерләгәнннәр. Безгә бит алга таба да районда иминлек, тынычлыкны саклауда полиция хезмәткәрләре белән аңлашып, ярдәмләшеп эшләү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев