Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быелдан безнең “үз” частебез бар

Оренбург өлкәсендә дислокацияләнгән хәрби частьне быелдан безнең район шефлыкка алды. Көзге чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китүче егетләребезнең беренче төркемнәре - барлыгы - 10 кеше - нәкъ менә шушы частьтә хезмәт итәчәк. -Шимбә көнне биш егетебезне, дүшәмбедә тагын алты егетне Казандагы озату пунктына илтеп кайттык. Бездән соң Оренбург часте вәкилләре дә...

Оренбург өлкәсендә дислокацияләнгән хәрби частьне быелдан безнең район шефлыкка алды. Көзге чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китүче егетләребезнең беренче төркемнәре - барлыгы - 10 кеше - нәкъ менә шушы частьтә хезмәт итәчәк.

-Шимбә көнне биш егетебезне, дүшәмбедә тагын алты егетне Казандагы озату пунктына илтеп кайттык. Бездән соң Оренбург часте вәкилләре дә килеп җиткән. Алар егетләрне бүген хезмәт итәчәк частьләренә алып китәләр,-диделәр безгә район хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында.

Армиягә беренчеләрдән булып китүчеләр арасында Базарлы Матактан Айдар Гыйззәтов та бар. Аның әнисе Фәния белән без үткән атнада уздырылган Призывниклар көнендә сөйләшеп киттек.

-Зур улым Риназ Хабаров краенда хезмәт итте. Бик борчылып озаткан идем, сагынып көттем. Шөкер, исән-сау йөреп кайтты. Инде Айдарыма чират җитте. Барсын, тырышып хезмәт итсен, дөнья күрсен. Ир бала өчен хәрби тормыш белән яшәп карау бик файдалы: тәртибе, үз-үзен тотышы, әти-әнигә, якыннарына мөнәсәбәте уңай якка үзгәрә. Исән-сау гына була күрсен,-дип, дулкынлануын яшерергә тырышып сөйләде Фәния.

Призывниклар көне һәрвакыттагыча зур тантана белән үтте: район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев командасы белән залга Россия һәм Татарстанның Дәүләт байраклары кертелде. Аннары егетләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләп, исән-имин хезмәт итүләрен теләде.

-Сездән гел сөенечле хәбәрләр, гаиләләрегезгә командирларыгыздан бары рәхмәт хатлары гына килеп торсын,-диде ул.

Көзге чакырылыш барышында 37 егет армия сафларына китәчәк икән. Соңгы төркемне 9 декабрьдә озатачак туганнары. Болар турында хәрби комиссар Виктор Лаврентьев сөйләде.

-Быел хәрби хезмәткә алынучылар өчен яңалыклар да бар. Аларның берсе - көндәлек формага өстәп, элек парад формасы, хәзер офисныкы дип аталган тагын бер комплект кием биреләчәк. Шулай ук башка еллардагыча гигиена чаралары җыемы, телефон да биреләчәк. Иң мөһиме шуны онытмагыз: сез ялгыз түгел, республика, район сезне һәрчак якларга әзер. Әгәр җәберләсәләр, мыскыл итсәләр, курыкмагыз, эчегездә яшереп тормагыз, бу турыда хәбәр итегез, -диде ул.

Улларына җылы теләкләрен Фәния Гыйззәтова, Алексей Федонин җиткерде.

-Улым Алексейның армиядә хезмәт итәсенә сөенәм генә. Горурланам үзе белән. Исән-сау булыгыз,-диде ата кеше. Ә улы аңа җавап итеп, әти-бабаларыбыз данына тап төшермәбез, дип, призывниклар исеменнән вәгъдә бирде.

Көзге чакырылыш дәвам итә. Егетләребезне озатып, без дә аларга имин хезмәт, илебезгә, дөньяга тынычлык телик. Бер ел әллә ни озын гомер түгел - 365 көн генә. Сизелми дә үтеп китәр. Илебезне безнекеләр дә саклый бит, дип горурланырлык хезмәт итсеннәр Әлки уллары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев