Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм чаралары имин узсын

Татарстан Республикасы көне һәм Белем бәйрәме хәвеф-хәтәрсез, тыныч үтсен өчен һәр урында уяулык күрсәтү сорала. Террорга каршы район комиссиясенең 27 августта булган утырышында әнә шул хакта сүз барды. -Зур бәйрәмнәр, халык күп җыела торган чаралар алдыннан без төрле хәвефләрдән саклану юллары хакында сөйләшәбез. Әлеге кагыйдәләр, таләпләр кабатлана да. Әмма бер...

Татарстан Республикасы көне һәм Белем бәйрәме хәвеф-хәтәрсез, тыныч үтсен өчен һәр урында уяулык күрсәтү сорала. Террорга каршы район комиссиясенең 27 августта булган утырышында әнә шул хакта сүз барды.
-Зур бәйрәмнәр, халык күп җыела торган чаралар алдыннан без төрле хәвефләрдән саклану юллары хакында сөйләшәбез. Әлеге кагыйдәләр, таләпләр кабатлана да. Әмма бер генә урында да уяулыкны киметмәү бик мөһим. Иминлекне тәэмин итү, саклану чараларында сүлпәнлек күрсәтергә хакыбыз юк,-дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе, террорга каршы комиссия рәисе Александр Никошин.
- Районда үтәсе һәр чара турында эчке эшләр бүлекчәсенә алдан хәбәр бирү зарур. Безнең хезмәткәрләр күп халык катнашында узасы урыннарны тикшереп, аларның хәвефсезлегенә инанырга тиешләр,-ди район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев.
Район янгын күзәтчелеге җитәкчесе Радис Инсапов ут-күздән саклану кагыйдәләре хакында сөйләп узды, бу мәсьәләдә җаваплылыкны арттыру кирәклеген ассызыклады.
Комиссия утырышында мәгариф, мәдәният бүлекләре мәгълүматлары тыңланды. Бәйрәмнәрне имин үткәрү чаралары расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев