Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм кайтавазы

Соң булса да, уң булсын дигән акыллы мәкальгә таяныптыр инде, ай башындагы Укытучылар көнен район мәгариф хезмәткәрләре бу атнаның сишәмбесендә зурлап бәйрәм иттеләр. Оешма-предприятиеләр җитәкчеләренең бер киңәшмәсендә Иске Матак мәктәбе директоры Мария Чванова, район башлыгы Александр Никошинга мөрәҗәгать итеп: -Безгә таләпләрне зурдан куясыз, күп эш сорыйсыз. Менә безнең бәйрәмебез үтеп...

Соң булса да, уң булсын дигән акыллы мәкальгә таяныптыр инде, ай башындагы Укытучылар көнен район мәгариф хезмәткәрләре бу атнаның сишәмбесендә зурлап бәйрәм иттеләр.

Оешма-предприятиеләр җитәкчеләренең бер киңәшмәсендә Иске Матак мәктәбе директоры Мария Чванова, район башлыгы Александр Никошинга мөрәҗәгать итеп:

-Безгә таләпләрне зурдан куясыз, күп эш сорыйсыз. Менә безнең бәйрәмебез үтеп китте, Казанда республика укытучыларын олыладылар, шуңа сөендек. Районда да шундый ук ихтирамлы тантана үткәрелсен иде ул,-дип бик күпләрнең күңелендә йөргән теләкне җиткерде. Бу теләкне хупладылар, укытучыларга: "Бәйрәм булачак!" дигән вәгъдә бирелде. Һәм ул үтәлде дә.

Балалар иҗаты йортының иркен тамаша залына район мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан иң яхшы укытучылар, тәрбиячеләр - йөз алтмышлап кеше җыелган иде. Үзләренә атап, багышлап оештырылган тантанага укытучылар матур киенеп, күтәренке кәеф белән килгәннәр.

Аларны беренчеләрдән булып укучылары котлады - башлангыч сыйныф малайлары һәм кызлары тырышып-тырышып җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ә аннары сәхнәгә район башлыгы Александр Никошин күтәрелде.

-Район мәктәпләрендә быел 430 укытучы балаларга белем бирә. Яшь буынны укыту, киләчәккә көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләү - илкүләм мөһим бурыч. Без дә мәгариф системасын үстерүгә аеруча зур игътибар бирәбез. Шуны гына әйтеп үтим: район бюджеты чыгымнарының 70 проценттан артыны мәгарифкә тотыла. Әйе, хезмәтегез катлаулы, авыр, сездән югары дәрәҗәдә әзерлек, көч таләп итә. Әмма хезмәтегез лаеклы бәяләнә дә дип уйлыйм, чөнки дәүләт сезнең хезмәт хакларын даими арттырып, контрольдә тота. Укытучы - тирән мәгънәгә ия булган сүз. Мәктәптә бала өчен сез иң мөһим кеше. Һәм район тормышында да актив катнашасыз, рәхмәт сезгә,-дип эчкерсез сүзләр белән котлады ул укытучыларны. Аннары районның иң яхшы укытучыларына тармак министрлыгы бүләкләрен, район советының Мактау кәгазьләрен тапшырды.

Бәйрәмгә килүчеләрне район башкарма комитеты исеменнән Мария Платонова тәбрикләде.

-Сез иң түзем кешедер, чөнки киләчәк буынны тәрбияләү искиткеч зур хезмәт бит ул. Шуның өстенә нинди генә отчетлар тапшырмыйсыз, электрон көндәлекләр дә алып барырга өлгерәсез. Үз һөнәрегезгә тугрылык саклаган өчен рәхмәт сезгә,-диде ул.

Укытучыларның, тәрбиячеләрнең үз җитәкчеләре - район мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин сүзен болай дип башлады:

-Мәгариф системасы кебек даими үзгәртеп корулар кичерүче башка тармак тармак тагын бар микән? Дөрес, соңгы бер-ике дистә елда илебез дә танымаслык булып үзгәрде. Һәм, без укытучылар, шушы үзгәрешләрдән калыша алмыйбыз билгеле - безгә туган да ук диярлек "алга киткән" укучыларыбыздан акыллырак, мәгълүматлырак, белемлерәк булырга кирәк бит. Район мәгариф хезмәткәрләренең уртача яше бик югары - без чынлап та кадрларга кытлык кичерәбез. Үзебезгә алмаш әзерләргә кирәк безгә,-дип кайбер проблемаларны да телгә алды һәм коллегаларына теләкләрен җиткерде, мәгариф идарәсе грамоталары белән бертөркем педагогларны бүләкләде.

-Аннары сәхнәгә быел юбилейларын билгеләп үткән - 55,60, хәтта 65 яшьләрен тутырып та, эшчәнлекләрен дәвам итүче укытучы һәм тәрбиячеләрне чакырып, рәхмәт әйттеләр. Мәгариф хезмәткәрләренең зур коллективына быел гына кушылган яшь педагоглар да игътибарсыз калдырмады - аларга профсоюз билетлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм район мәграиф хезмәткәрләре чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев