Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Яңа ел төнендә халык паркларда күңел ачты (+ФОТО)

Елның төп бәйрәм төне салкын булмады. Дөрес, кар явып китте, җилләп торды. Әйтергә кирәк, Әлки районы авыллары Яңа елны аеруча бизәнеп-төзәнеп, матурланып каршы алдылар. Урамнарны, биналарны якты утлы гирляндалар, кар сыннары бизәде. Яңа 2017 елны якыннары, дуслары белән каршы алгач, әлкилеләр урамга, паркларга чыкты. Районның төп чыршысы быел беренче мәртәбә...

Елның төп бәйрәм төне салкын булмады. Дөрес, кар явып китте, җилләп торды. Әйтергә кирәк, Әлки районы авыллары Яңа елны аеруча бизәнеп-төзәнеп, матурланып каршы алдылар. Урамнарны, биналарны якты утлы гирляндалар, кар сыннары бизәде.

Яңа 2017 елны якыннары, дуслары белән каршы алгач, әлкилеләр урамга, паркларга чыкты. Районның төп чыршысы быел беренче мәртәбә Базарлы Матакның Үзәк паркында урнаштырылды. Биредәге кар-боз сыннары да паркка аерым бер бәйрәм, хәтта әкияти рух өстәде.

Паркның күркәм итеп бизәлгән сәхнәсендә яңа елның беренче минутларыннан ук район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм программасын башлап җибәрде. Бәйрәмне алып баручылар Илфат Кыямов һәм Гөлия Яруллина, җырчылар Ленар Гыймаев, Риназ Шиһапов, Рифат Садыйков әлкилеләрне күңелле тәбрикләүләре һәм дәртле җырлары белән "кыздырдылар".

Район башлыгы Александр Никошинны халык көчле алкышлар белән каршылады. Бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, башлык кайнар котлауларын җиткерде.

-Узып киткән 2016 ел бәлки кемнәр өчендер уңышлы да булмагандыр. Ул кәбисә елың иде бит,- диде Александр Федорович.- Әмма тулаем алганда район өчен ул әйбәт ел булды. Президет программасы нигезендә без күп төзелешләр алып бардык. Яңа йөзү бассейны, ФАПлар халык өчен ишекләрен ачты, поликлиника, 150 урынлы "Каенкай" балалар бакчасы капиталь ремонтланды. "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагеренда яңа йокы корпусы, спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары төзелде. Быел да әлеге эшләр дәвам иттереләчәк. Яңа 2017 ел һәркем өчен уңышлы булсын иде. Һәр гаиләдә иминлек, бәхет, җитеш тормыш хөкем сөрсен. Барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын. Ә иң мөһиме - сәламәт булыгыз!

Кышкы күкне төрле якты төсләр белән бизәп, бәйрәм фейерверкы башланды. Бу күркәм тамашаны һхалык сокланып, сөенеп күзәтте.

Аннан соң бәйрәмгә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләде. Ул шулай ук "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан игълан ителгән Яңа ел бәйгесе нәтиҗәләрен игълан итте.

Өйләре тирәсен Яна елга иң матур һәм зәвыклы бизәүче дип быел кабат Базарлы Матактан Латыйповлар гаиләсе (Көньяк урамы) табылган. Латыйповлар өйләре тирәсен елдан-ел күркәмрәк бизәп, үзләренә генә түгел, бар халыкка бәйрәм кәефе бүләк итәләр. Алар беренче урынга чын-чынлап лаек!

Хуҗалыклар арасында икенче урынны Базарлы Матактан Әхтәмовлар Эшче ур.) һәм Мысыргалиевлар (Крайнов ур.) бүлеште. Өченче - Хәмитовлар (Төзүчеләр ур.), Нигъмәтуллиннар (Хәмидуллин ур.) һәм Минһаҗетдиновлар (Энергетиклар ур.). Аларның һәркайсына Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Иң күркәм кар-боз сыннары ияләре дә ачыкланды. Мондый матур сыннар Базарлы Матакның Үзәк паркында гына да 30га якын. Аларның күпчелеге Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары тырышлыгы белән ясалган. Бу мәктәпкә бәйгедә беренче урын һәм 3 мең сумга сертификат бирелде. Икенче урынга (һәм 2 мең сумга сертификат) Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе лаек булды. Алар Геройлар паркын бик күркәм итеп бизәгәннәр. Өченче - Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы. Ана Даны паркына бәйрәм рухы биргән бу коллектив 1 мең сумлык бүләккә ия булды.

Үз территорияләрен бәйрәмгә иң матур итеп бизәгән оешмалар да сертификатлар (3,2 1 мең сумлык) белән бүләкләнде. Монда беренчелек - "Олимп" сәүдә комплексында, икенче урында - район үзәк хастаханәсе, өченче - "Әлки хәбәрләре" газетасы редакциясе.

ФОТОЛАРНЫ КАРАРГА

Әлки районында елның соңгы көне һәм Яңа ел төне ничек узды соң?

Бу сорау белән без Әлки районынын ашыгыз хезмәтләренә шылтыратып чыктык.

"Районда имин һәм тыныч, бернинди бәхетсезлек очраклары, бәла-каза булмады",-дип хәбәр иттеләр безгә полициядә һәм янгын частендә.

Элект энергиясе һәм газ белән тәэмин итүдә дә бернинди өзеклек, тоткарлыклар булмаган.

Ашыгыч ярдәм хезмәте өлкән фельдшеры Эльвира Гыйззәтуллина әйтүенчә, Яңа ел төнендә медикларга мөрәҗәгать итүләр гадәти вакыттагыдан бераз күбрәк булган. Шөкер, аварияләрдә зыян күрүчеләр, егылучы-имгәнүчеләр юк. Ашыгыч ярдәм хезмәте нигездә салкын тиеп һәм вируслы инфекцияләр белән авыручыларга (күбесенчә балалар) барган. Шулай ук тешләре сызлап, гастрит, панкреатит ише хроник чирләре кискенләшеп мөрәҗәгать итүчеләр булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев