Чуаш Кичүе участок хастаханәсендә эшләүче Радик Вәлиев янына район үзәгеннән килүчеләр дә бар
Авыл кешесе өчен янәшәсендә табиб булу олы бәхет ул.
Иртәдән кичкә чаклы эшкә чумганлыктан, үз сәламәтлеген кайгыртырга вакыты юк бит аның: авырып китсә, район үзәгендәге хастаханәгә я булмаса башкалага чыгып китүне тәмам аяктын егылганчы суза килә ул. Шуңа күрә үз авылында, "кул сузымында" гына табиб булса, авырткан җире дә тиз төзәлә, чире дә азмый, дигән сүз.
Яшьлек хыялы - хирургия
Чуаш Кичүендә яшәүчеләргә ул яктан рәхәт - авылларында гомер-гомергә башта участок хастаханәсе, соңгы елларда амбулатория статусында дәвалау учреждениесе эшләп килде. Шуның өстенә табиблары да үзләренеке - күз алларында үскән, аннары Казан медицина институтын тәмамлап, авылына кайткан һәм менә 31 ел инде шунда яшәүчеләрнең сәламәтлеге сагында торган Радик Фәһим улы Вәлиев ул. Җае чыгып, гомерен авылдашларын дәвалауга багышлаган табиб белән ул авырулар кабул иткән арада тормыш һәм һөнәре турында сөйләшеп алдык әле. Совет чорында яшәгән кешеләр хәтерлидер: авыл мәктәбен тәмамлап медицина институтына укырга керүчеләр бик сирәк була иде ул елларда. Моның өчен бик әйбәт уку һәм хыялыңа омтылуың көчле булу шарт иде. Радик күңелендә әнә шул хыял дигәне кечкенәдән бөреләнгән.
- Әти мине китап яратырга, укырга өйрәтте. Әле дүртенче сыйныфта ук "Кеше анатомиясе" дигән китап кулыма эләкте. Мөгаен, мин аннан күп нәрсәне аңламаганмындыр да, әмма ниндидер кызыксыну уятты ул миндә. Ә җиденчедә инде "Хирург йөрәге" дип аталган китапка тап булып, аны бер сулышта укып чыктым һәм үз-үземә хирург булам дип сүз бирдем,- дип аңлата ул, тормыш юлының башын искә төшереп.
Хыял - яшьлек канаты, үз-үзеңә ышандыра да, әллә нинди киртәләрне дә җимерттерә ул. Радик беренче курста укыганда ук хастаханәдә санитар булып эшли, ә өченче курста инде медбрат булып урнаша. Булачак һөнәрен егет "төптән", беренче баскычтан үзләштерә.
- Миңа язмыш искиткеч хирурглар янәшәсендә практика үтү мөмкинлеге бирде. Мөсәвир Мингалиев, Марат Аппаков, Ринат Галиев остазларым булдылар. Алар таләпчән дә иделәр, хирург һөнәренең бөтен нечкәлекләренә мине, студентны, әйбәтләп төшендерергә дә иренмәделәр. Травматолог Семен Иванович Иванов белән хәтта ял минутларында да бергә булдык - онытылып китеп шахмат уйный идек, - дип сөйли институтта укыган еллары турында Радик Фәһимович.
Янәшәләрендә һәр сүзләрен йотып торган үҗәт студентка остазларының ышанычы да арта, дүртенче курста Радикка инде аппендиктомия, холецистэктомия кебек операцияләр ясауны йөкли башлыйлар.
Юллама туган якка
Шулай итеп, институт биргән теоретик белемнәрне республика клиникасының хирургия мэтрлары кул астында практика белән ныгытып, аннары интернатура тәмамлап, тәки хирург булып җитешә Радик. Аны остазлары үз яннарында калырга үгетлиләр. Билгеле инде, андый тәкъдимнән баш тарта алмый егет. Әмма яшьлек белән уйламыйча әйтелгән бер җөмлә Радик алдына башкала хастаханәләре ишеген ябып куя - аны юллама белән Әлки районына эшкә җибәрәләр.
- Менә шулай итеп, балачак хыялыма иреш- тем, дигәндә генә, язмышым текә борылыш ясады - мине Чуаш Кичүе участок хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләделәр. Үкенәмме, дисез…Бар азрак. Хирургияне мин бик яраттым. Катлаулы булмаган кайбер операцияләрне 15-20 минутта ясарга остарып киткән идем бит. Нишлисең, язмыштыр, - ди ул, һәм бер генә мизгелгә уйлары белән үткәннәрдә "югалып" ала.
Хирургия, бәхәссез, бик тә катлаулы өлкә инде ул. Әмма яшь белгечкә участок хастаханәсен җитәкләп, берьюлы йөзләгән кеше сәламәтлеге өчен җаваплы булып китү, бәлки, авыррак та булгандыр. Аңа бит ир- атлар, хатын-кызлар, балалар сәламәтлеген кайгыртырга кирәк!
- Беренче пациентыгызны хәтерлисезме?- дип сорыйм табибтан.
- Юктыр. Әмма иң беренче катлаулы хәл исемдә нык уелган. Исәлек авылыннан чакыру алдык. Яшь ир-ат инде 10 сәгать аңсыз ята, диабетик, үзе салкын тир эчендә, шикәре күтәрелгәндер дип фельдшер инсулин да кадаган, әмма нәтиҗә уңай түгел икән. Уйлап-уйлап карадым да, мөгаен, шикәре күтәрелмәгән, төшкәндер, дигән фикергә килдем. Тиешле медикаментлар алып тизрәк авылга киттем. Анда инде иконалар, поп, егетнең соңгы сулыш алуын көтәләр. Тизрәк бер венасына шикәр, икенчесенә сода растворы җибәрдем. Үзем: "Баш мие үлә башлаган булырга мөмкин",-дим. Туганнары, безгә ул нинди булса да ярый, үлемнән генә йолып калыгыз, диләр. Бер сәгатьтән егет аңына килде, торып утырды, нәрсә булды, ник җыелдыгыз, дип барыбызны да шаккатырды. Шул очрак миңа ышаныч бирде. Әмма, шушы урында унбиш еллап эшләгәч кенә, үз-үземә: Радик, син хәзер чын табиб булдың инде, дидем.
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Участок табибына күп өлкәләрдә белгеч булырга кирәк. Радик Фәһимович әнә терапевт та, анестезиолог, патологоанатом, кан салу табибы белгечлекләрен үзләштереп дипломнар алган.
- Авылда эшләү авырмы, әллә киресенчәме?
- Авыр димәс идем, мин яратам хезмәтемне, кешеләрне дә яхшы беләм. Мөнәсәбәтләр әйбәт, үз итәләр. Тик шунысы бар: авыл табибы һәр очракта да диагноз куйганда, дәвалаганда бары үзенә генә ышана ала, аның коллегалары белән киңәшләшү мөмкинлеге юк бит. Тагын бер мәсьәлә - авыл кешесе дәваланырга яратмый, мине ишетми ул. Температурасы бик югары, ә аның эше күп, ятып торырга вакыты юк. Аяктан егылганчы эшли дә эшли ул,- ди әңгәмәдәшем борчылып.
Үзләре турында шулай кайгыртучы табиб- ларын яраталар биредә, аңа ышаналар, "барысын да белә", диләр.
Радик Фәһимович янәшәсендә күп еллар эшләүче шәфкать туташы Гөлнәзирә Ваһапова да әнә:
- Табибыбыз гаять белемле, андыйлар сирәк ул. Үзе дә туктаусыз белем арттыра, безне дә өйрәтә, кирәк икән яклый. Бик тә кешелекле, авырулары өчен өзелеп тора. Шундый табибны ничек хөрмәт итмисең!- дип кабатлый.
…Табибның эш көне дәвам итә. Аның кабинетына бер-бер артлы кергән авыл кешеләренең зарларын игътибар белән тыңлый. Ник башы әйләнгән, ник кул-бармаклары оеган, кан басымы күтәрелгән - барысының да сәбәпләрен аңлата, дарулар билгели, "бусы кыйммәт икән, менә монысын алып эч", - дип әйтергә дә онытмый. Чөнки белә: авыл агаеның хезмәт хакы кечкенә, пенсиясе зур түгел. Һәрберсенең хәленә керә табиб, кагыйдәләр белән билгеләнгән 12 минут кына җитми аңа, авыру белән аралашу өчен вакытын кызганмый ул. Ә бит Радик Вәлиев янына үз участогында яшәүчеләр генә түгел, район үзәгеннән килүчеләр дә бар икән. Бусы инде аның кешеләр арасындагы югары абруен һәм табиб буларак осталыгын тагын бер кат раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев