Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләр “Бердәм Россия”гә һәм Айрат Хәйруллинга өстенлек бирде

18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау районыбызда зур оешканлык белән узды. Сайлауда әлкилеләр югары активлык күрсәтте. Сайлаучылар исемлекләренә кертелүчеләрнең 99,45 проценты тавыш биреп, үзенең гражданлык бурычын үтәде. Сайлауда катнашучыларның 99,1 проценты "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирде. КПРФ - 0,55 процент, "Гадел Россия" - 0,03 процент, ЛДПР -...

18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау районыбызда зур оешканлык белән узды.

Сайлауда әлкилеләр югары активлык күрсәтте. Сайлаучылар исемлекләренә кертелүчеләрнең 99,45 проценты тавыш биреп, үзенең гражданлык бурычын үтәде.

Сайлауда катнашучыларның 99,1 проценты "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирде. КПРФ - 0,55 процент, "Гадел Россия" - 0,03 процент, ЛДПР - 0,15 процент, "Россия коммунистлары" 0,13 процент тавыш җыйды.

28 нче бер мандатлы Түбән Кама сайлау округы буенча депутатлар сайлауда әлкилеләрнең зур күпчелеге Айрат Хәйруллинга өстенлек бирде. Районыбызда бу кандидат 89,95 процент тавыш җыйды. Калган кандидатлар: Анна Артьемова өчен сайлаучыларның 0,13 проценты, Дамир Вилданов өчен -0,04, Ринат Закиров өчен - 9,36, Евгений Иосипов өчен - 0,16, Андрей Лукин өчен -0,03, Альберт Яһудин өчен 0,15 проценты тавыш бирде.

Мәгълүм булганча, Кошки, Иске Салман һәм Иске Хурада авыл җирлекләрендә муниципаль берәмлек вәкиллекле органнары депутатларын сайлау буенча өстәмә сайлаулар да үтте. Әлеге өч сайлау округында да авыл җирлекләре советлары депутатлары сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев