Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьләрнең күңеленә үтәрлек булсын

Бүген синтетик наркотиклар аеруча зур куркыныч тудыра. Әйтик, спайслар законсыз әйләнештәге наркотик матдәләрнең 70 процентын били икән. Синтетик наркотикларның гел яңартылып торуы да аларга каршы көрәшне катлауландыра. Иң аянычы шунда: организмны агулаучы, котылгысыз бәйлелеккә китерүче спайслар инде авыл җиренә дә үтеп керә. Быел район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында наркотиклар кулланган...

Бүген синтетик наркотиклар аеруча зур куркыныч тудыра. Әйтик, спайслар законсыз әйләнештәге наркотик матдәләрнең 70 процентын били икән. Синтетик наркотикларның гел яңартылып торуы да аларга каршы көрәшне катлауландыра. Иң аянычы шунда: организмны агулаучы, котылгысыз бәйлелеккә китерүче спайслар инде авыл җиренә дә үтеп керә. Быел район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында наркотиклар кулланган тагын ике кеше исәпкә алынган.
Бу хакта наркотикларга каршы район комиссиясенең утырышында әйтелде. Мәгълүм булганча, 25 майдан бирле "Наркотикларсыз тормыш" дигән республика акциясе бара. Комиссия утырышында әлеге айлык барышында башкарылучы чаралар хакында сүз барды, аларга анализ ясалды. Утырыш эше белән наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Мария Платонова җитәкчелек итте.
-"Наркотикларсыз тормыш" акциясе белән беррәттән без "Мәк" оператив-профилактика операциясе дә үткәрәбез,-дип билгеләп үтте район эчке эшләр бүлегенең өлкән полиция участок уполномоченные Алексей Савинов. -Июль азагына кадәр дәвам итәчәк бу операциянең төп максаты - составында наркотиклар булган үсемлекләрне законсыз игүчеләрне ачыклау һәм җавапка тарту.Бу юнәлештә оператив хезмәткәрләребез тарафыннан даими тикшерүләр үткәрелә. Быелның беренче яртысында районда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле дүрт хокук бозу очрагы ачыкланды. Шулай ук наркотик кулланып исергән, шул хәлдә руль артына утырган машина йөртүче тоткарланды. Әлеге бәндәнең кесәсеннән марихуана да табылды.
Наркотиклар белән көрәштә иң мөһиме - профилактика эше. Айлык та бит нигездә әнә шуңа юнәлдерелгән. Социаль һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре балалар һәм яшьләр арасында наркотикларның яман асылын ачу максатында байтак чаралар үткәрүләрен хәбәр иттеләр.
Узган атнада, әйтик, Урта Әлки, Бибай Чаллысы, Түбән Кәчи, Иске Камка, Садиково авыллары клубларында "Без наркотикларга каршы!" дигән тематик дискотекалар үткәрелгән.
Бу атнада берничә авыл клубында табиб-нарколог, хокук саклау хезмәткәрләре катнашында наркотикларга каршы тематик дискотекалар үткәрү күздә тотыла.
"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ булмаган балалар белән наркотиклар куркынычы турында әңгәмәләр үткәргәннәр, видеоролик күрсәткәннәр. Эчүчелек һәм наркоманияне кисәтү турындагы әңгәмәләрдә үзәк психологы тренинг технологияләре элементлары да кулланган. Ата-аналар һәм үсмерләргә наркотиклар турында буклетлар таратканнар. Шушы көннәрдә "Алып-Хан" һәм "Олимп" сәүдә йортларында наркотиклар яисә бүтән проблемалар турындагы хәбәрләр өчен "Ышаныч әрҗәләре" урнаштырылачак.
Наркотикларга каршы айлык бит әле "Тәмәкесез тормыш" акциясен дә үз эченә ала. Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Нурания Заһидуллина әйтүенчә, мәктәп яны лагерьларында наркотикларның, алкогольнең һәм тәмәке тартуның зарары хакында балалар белән әңгәмәләр үткәрелә. 26 июньдә - Халыкара наркотикларга каршы көрәш көнендә берничә мәктәп укучылары катнашында зур чара оештырырга җыеналар.
-Нинди генә чара үткәрелсә дә, ул сан артыннан кууга кайтып калмасын. Әңгәмәләр үтемле, яшь кешенең күңеленә барып җитәрлек булсын. Тематик дискотекаларны, спорт чараларын яшьләрне җәлеп итәрлек итеп оештырырга, анда күбрәк кеше катнашуга ирешергә кирәк,-дип басым ясап әйтте Мария Платонова. Ул яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең пассивлыгын тәнкыйтьләде, бу атнада ук авыл яшьләре белән тематик спорт ярышлары әзерләргә һәм үткәрергә кушты.
Хөрмәтле әлкилеләр! Наркотиклар куллану, сату-алу белән бәйле җинаятьләр хакында белсәгез, менә бу "кайнар линия" телефоннарына шылтыратып хәбәр итсәгез иде:
21-0-59 (наркотикларга каршы район комиссиясе), 20-7-38 (прокуратура).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев