Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәүләт яклавын иясенә җиткерүчеләр

Ел саен җәй башында илебездә социаль хезмәткәрләр көне билгеләрп үтелә. Ул Россия Президенты Указы белән 2000 нче елда календарьгә кертелгән иде.

Әлеге көннең кызыклы гына тарихы да бар һәм ул еракларга - унсигезенче гасыр башына барып тоташа. 1701 елның 8 июнендә Россия патшасы Петр I дәүләт социаль яклау системасына нигез салачак Указын игълан итә. Әлеге Указда "богадельняларда (ул чорның хастаханәләрен, картлар, гарипләрне сыендырган йортларны шулай атаганнар - авт.) ун авыру кешегә бер сәламәт кеше булырга тиеш, ул шушы авыруларны карасын һәм аларга төрлечә ярдәм күрсәтсен",-диелгән.
Социаль хезмәткәрләр көне - кемгәдер килгән кайгыны, бәланы, кемдер кичергән фаҗигане үзләренекедәй кабул итеп, кешенең рухи һәм матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер торучы кешеләрнең һөнәри бәйрәме ул.
Район социаль хезмәте берничә учреждениене берләштерә. Болар - халыкны социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм үзәгенең 7 нче филиалы, "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, Яңа Салмандагы "Каентакай" балалар һәм үсмерләр социаль приюты.
Элек район социаль тәэминаты дип аталган учреждениенең бүгенге социаль яклау службасы сыйфатында эшли башлавына да 15 ел тулып килә. Шушы чорда социаль яклау бүлеге җитди үсеш кичерде - биредә төрле бүлекләр формалашты, ялгызларга өйләренә барып хезмәт күрсәтүнең киң челтәре булдырылды, күпбалалы, аз керемле гаиләләр һәм гражданнар турында мәгълүмат базасы тупланды һәм башка бик күп мәсьәләләр җайга салынды. Социаль яклау бүлеге өчен Базарлы Матак үзәгендә өр-яңа бина төзелү дә зур вакыйга булды. Һәм, иң мөһиме, биредә белемле, һөнәри әзерлекле, тәҗрибәле бердәм коллектив тупланды. Әйтик, социаль хезмәт күрсәтү үзәген беренче көненнән җитәкләп бүгенге дәрәҗәгә җиткергән Мария Платонованы, үзәк белгечләре Гөлсирә Хәсәншина белән Альмира Гайфуллинаны райондашлар әйбәт белә һәм хөрмәт итә. Әлеге үзәкнең 40 хезмәткәре һәм 5 шәфкать туташы 213 ялгыз яки ялгыз яшәүче кеше турында кайгырта бүген. Бигрәк тә Апак авылы социаль хезмәткәрләре Фәнүзә Кәлимуллина, Флера Кәлимуллина, Рәмзия Шәрипова, Яңа Чаллыдан Фирдүсә Сабирова, Карамалыдан Гөлчәчәк Сафиуллина, Юхмачыдан Гөлҗиһан Сафиуллина кебекләр мактауга лаек, чөнки алар әби-бабайлар, ялгыз яшәүче инвалид авылдашлары турында чынлан торып кайгырталар, эшләрен күңел биреп үтиләр, хезмәт стажлары да зур инде.
Социаль яклау бүлегенең эшчәнлеге күпкырлы: биредә төрмәдән кайтып, тормышын алга таба ничек дәвам итәргә аптыраган ир-ат һәм хатын-кызларга да ярдәм кулы сузалар - паспорт алуда, пропискага керүдә, эш табуда булышалар (үткән елда шундый 17 кеше мөрәҗәгать иткән булса, быел 4 ир-ат һәм 2 хатын-кызга булышканнар). Гаилә һәм балаларны кайгыртучы бүлекчә дә эшли - белгечләр социаль яктан имин булмаган гаиләләрне күз уңында тоталар, аз керемле, күп балалы гаиләләргә ярдәм оештыралар (мәсәлән, балаларны төрле лагерьларда бушлай ял иттерү һ.б.). Ә табиб-валеолог Любовь Андропова җитәкләгән "Сәламәтлек" төркеме мобиль җиһазлар ярдәмендә механик сәламәтләндерү курслары оештыра. Бирегә 20ләп пенсионер йөри - вибромассажер, АПЭК күзлекләре һәм башка җайланмалар, дәвалау гимнастикасы, лекцияләр аларга сәламәтлекләрен шактый яхшырту мөмкинлеге биргән. Төркемгә табибә Румия Хисматованың киңәшләре дә ярдәм итә.
Социаль ярдәм бүлеге аша бик күпләр төрле субсидия, пособиеләр, ташламалар рәвешендә матди ярдәм дә алып тора - бусын инде республика матди ярдәм үзәгенең бездәге 7 нче филиалы хезмәткәрләре тиенен тиенгә санап, кешесенә җиткереп, олы җаваплылык тоеп башкаралар. Хәзерге вакытта районның һәр икенче кешесе (барлыгы 10300 кеше) нинди булса да матди ярдәм алып тора.
Бәйрәмнәре алдыннан без ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының район социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова белән очраштык. Ул үзе җитәкләгән зур коллективның эшчәнлеге турында сөйләде һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга аз керемле һәм яклаулы гражданнарның көндәлек проблемаларына битараф булмауларын, үз хезмәтләрен күңел биреп башкаруларын теләде. Бу тармакта башкача эшләп тә булмый, чөнки социаль хезмәткәр дәүләтнең үз гражданнарын яклау вазыйфаларын үти бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социальная защита