Гаилә дә кечкенә түгел, Николай Петровичның үз өе дә искергән.
-Мин мондый өйләр төзеләсен белеп алуга, директорыбызга кердем. Ул гариза яз, карарбыз, диде. Һәм менә өйле дә булдык. Матур, иркен - 73 квадрат метр. Яшәр өчен уңайлыклар бар, су, ут, газ кергән. Зур шатлык бу безнең өчен,-дип сөенә-сөенә бүлмәләрне күрсәтеп чыкты хуҗа. Берсен мәктәптә яхшы укучы оныгына билгеләп куйганнар икән, анысын да әйтергә онытмады ул.
-Бу урамда алга таба тагын өйләр төзеләчәк әле. Күрәсезме, газга тоташтыру өчен үткәргечләр чыгарып калдырылган. Арттарак тагын бер рәт өйләр төзелер дип уйлыйбыз, анда да электр һәм газ сузылган. Менә дәүләт торак фонды җитәкчесе белән дә шул турыда сөйләшәчәкбез. Әгәр ул хупласа, арендага бирелә торган йортлар саны артачак әле,-дип, алдагы планнар турында сөйләп үтте район башлыгы Александр Никошин.
Ул авыл ягыннан яңа урамга юл төзеләчәген дә әйтте.
Республика программасы буенча бу өйләрне үзебезнекеләр - "Строитель и К" оешмасы төзегән.
-Сигез өйне 3-4 айда төзеп куйдык. Аерып беркемне дә мактамагыз, коллективыбызда 45 кеше эшли, һәркайсының өлеше керде бу объектларга,-диде оешма җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин.
Яңа хуҗаларның шатлыгын уртаклашып торган арада күктә көтелгән очкыч күренде. Ул шундагы тигез кырга төшеп тә утырды. Татарстанда торак төзүне финанслау максаты белән төзелгән дәүләт фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин, каршылаучылар белән исәнләшкәч, бүген республикада төзүчеләр көненең бәйрәм ителүен әйтеп, бу һөнәр ияләрен тәбрикләде. Аннары, яңа өйләргә карап болай диде:
-Аренда өйләре шушы җирдә эшләүчеләр өчен төзелә. Хуҗалык өчен кирәкле һөнәр ияләрен, белгечләрне торак белән тәэмин итү максатыннан чыгып кабул ителгән программа эшли бездә. Россиянең башка төбәкләрендә юк ул. Элек берәр авылга күченеп утырырга теләгән кеше шунда яшәүчеләрдән рөхсәт сораган. Халык сынавы үткән ул. Әгәр намуссыз, ялкау кеше булса, аны авылдан куып җибәрергә дә күп сорап тормаганнар. Бу өйләргә мөнәсәбәт тә шундыйрак булсын: аларны эшче я хезмәткәрләргә бирегез, яшәсеннәр берничә ел. Әйбәт яшиләр, эшлиләр икән, теләкләре булса, өйне сатып алу мөмкинлеге бирегез үзләренә.
Аның бу сүзләре яңа хуҗаларга оптимизм өстәде.
-Әгәр без йортка сарай салсак, ярыймы? Өй җиһазларын үзебез сатып алырга телибез, рөхсәтме?-дигән сораулар ишетелде. Аларга җавап итеп, Тәлгать Абдуллин:
-Ярый гына түгел, хуплана! Димәк, ниятегез нык, планнарыгыз шушы өй белән бәйле, сезгә ышаныч та зур, дигән сүз. Без бу өйләрне, килешү төзеп, хуҗалыкка тапшырабыз. Ә аның җитәкчесе сезнең белән килешү төзиячәк. Арендага бирәме, сатып бирәме - анысы инде аның эше. Өйләрне ул үз җаваплылыгына ала бит, -дип аңлатты.
Фонд җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп, "Хузангай" җәмгыяте шундый 10 өйне төзүгә рөхсәт сорады һәм уңай җавап алды. Димәк, шушы матур урында арендага бирелә торган өйләрдән тулы бер урам калкып чыгачак икән әле. Сүз уңаеннан: аның инде ничек аталасы да билгеле. Яңа урамга Сихтермә-Хузангайны таралып бетүдән саклап калган, шундый көчле хуҗалык төзүне инвестицияләгән авылдашлары Иван Казанков исемен бирергә карар кылганнар.
Төзелеш өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап биргәч, кунакларны яңа хуҗа Николай Петрович өй эченә үтәргә, чәйләп алырга чакырды. Ә мин башка өйләрнең булачак хуҗалары белән сөйләштем. Кырыйдан алтынчы йортны Ольга һәм Сергей Романовлар сайлаган. Ольга балалар бакчасында пешекче, ире ун елдан артык инде "КамАЗ" автомобилендә эшли, "Хузангай" җәмгыятендә хезмәт куя. Кызлары, уллары бар.
-Әлегә минем әти-әни янында яшибез. Дус, тату торсак та, үз оябызны корасыбыз килә. Бу өй безнең өчен бик әйбәт, документлар әзер булуга, күчәрбез, дибез. Ирем дә, үзем дә вакытында хезмәт хакы алып эшлибез. Кирәк икән, "Хузангай" җәмгыяте процентсыз кредит та бирә. Тормышыбыз, үзегез күреп торасыз, әйбәт. Менә бу өйгә күчеп, матур җиһазлар да алып куйсак, тагын да яхшырак булачак бит,-дип, ачылып китеп сөйләде Ольга.
…Арендага бирелә торган өй торак шартларын яхшырту өчен чиратта торучыларга өмет, өстәмә шанс ул. Андый өйләр районның башка җирлекләрендә дә, Базарлы Матакта да бик кирәк. Бу турыда дәүләт торак фонды җитәкчесенә Александр Федорович та гозер катыш тәкъдим итеп әйтеп үтте. Һәм: "Уйлап карарбыз",- дигән уңай җавап ишетте. Димәк, мондый өйләр бездә тагын төзеләчәк әле.
Нет комментариев