Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Бибай Чаллы авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды (+ФОТО)

Бибай Чаллысында яшәүчеләр өчен 18 августта күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды - авылда күпфункцияле мәдәни үзәк, гади итеп әйткәндә, клуб ачылды. Ул бик кирәк иде, чөнки биредә үзешчән сәнгатьтә үзләрен күрсәтеп сыналган, җыр-биюне яраткан, актив халык яши. Яңа үзәкне ачу тантанасында зур кунаклар - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Айрат...

Бибай Чаллысында яшәүчеләр өчен 18 августта күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды - авылда күпфункцияле мәдәни үзәк, гади итеп әйткәндә, клуб ачылды. Ул бик кирәк иде, чөнки биредә үзешчән сәнгатьтә үзләрен күрсәтеп сыналган, җыр-биюне яраткан, актив халык яши.

Яңа үзәкне ачу тантанасында зур кунаклар - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин, Александр Сидякин, традицион мәдәниятларны үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов, район башлыгы Александр Никошин, бибайлыларга клуб төзеп биргән "Строитель и К" җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин катнашты.

Александр Никошин районда республика программалары кысаларында нинди төзелешләр алып барылуы турында әйтеп үтте. Айрат Хәйруллин авылларны саклау, яшьләр өчен эш урыннары булдыру, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә лаеклы эш хакы түләү турында сөйләде.

-Мин Әлки районын, якташларымны бик яратам, ешрак кайтырга тырышам. Биредә бик ачык күңелле, уңган халык яши,- диде ул.

Яңа клуб ачылу шатлыгын уртаклашкач, депутат биредә әле 400 баш терлеккә исәпләнгән ферма да ачылачагын әйтеп, бибайлыларны бик нык сөендерде.

Гали Габдрахманов яңа үзәккә тавыш көчәйткеч аппаратура сатып алу өчен сертификат бүләк итте. Төзүчеләргә рәхмәт әйтелгәч, Александр Никошин, Айрат Хәйруллин, Александр Сидякин кызыл тасманы кистеләр. Шулай итеп, яңа клуб беренче тамашачыларны кабул итте. Аларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев