Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында печәнне дә, сенажны да мулдан хәзерлиләр

Районда печән өстенең иң кызган чагы. 7 мең гектарда күпьеллык үләннәр чабылды. Шуның 5400 гектары -- сенажга, калганы исә печәнгә алына. Шул ук вакытта район оешмалары, авыл җирлекләре советлары мал азыгы хәзерләүгә үз өлешен кертә. Алар тырышлыгы белән 39 тонна яфрак азык һәм дару үләннәре кышкы саклауга куелган инде. "Кызыл...

Районда печән өстенең иң кызган чагы. 7 мең гектарда күпьеллык үләннәр чабылды. Шуның 5400 гектары -- сенажга, калганы исә печәнгә алына.
Шул ук вакытта район оешмалары, авыл җирлекләре советлары мал азыгы хәзерләүгә үз өлешен кертә. Алар тырышлыгы белән 39 тонна яфрак азык һәм дару үләннәре кышкы саклауга куелган инде.
"Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыкларында сенаж салу эшләре зур темп алган. "Үзәк Әлки", "Көньяк Әлки" филиаллары беренчеләрдән булып сенаж хәзерләүне төгәлләде.
Район буенча 39,8 мең тонна сенаж салынган. Шуңа өстәп 3 мең тонна печән хәзерләнгән.
-Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына күпьеллык үләннәрне беренче катка чабуны 26 июньгә тәмамлау бурычы куелды. Хәзер яхшы сыйфатлы печән җыю өчен иң кулай вакыт. Ә менә яңгырлар булмау безнең өчен бик тә кыенлыклар тудыра. Һава торышы үзгәрмәсә, бу киләсе уңышка тискәре йогынты ясамый калмас шул,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев.
«Көнбатыш Әлки» филиалына караган "Иске Матак" отрядында да механизаторлар җиң сызганып печән хәзерлиләр. Иске Матак авылы белән янәшә басуда "Маг Дон" агрегатында Павел Падюшов күпьеллык үләннәрне ектырып бара. Аның артыннан Алексей Волостнов печәнне әйләндереп куе теземнәргә берләштерү хезмәтендә. Тырыш механизаторга печәнне рулоннарга кысып җыйнау да йөкләнгән. Илшат Галәүтдинов "Ягуар 850" җыйгыч-ваклагыч комбайнында яшел массаны Югары Матак авылы янәшәсендәге азык базасына озата бара.
Биредә Ришат Латыйпов һәм Илмир Шәймарданов печән кырыннан алынган яшел олауларны зур егәрлекле К-700, К-744 тракторлары белән тыгызлыйлар.
-Массаны тиз һәм ныклап тутырганда гына сыйфатлы сенаж барлыкка килә,-ди Илмир.
Печәнгә азык хәзерләүчеләр атна-ун көн элек төшкән булганнар. Инде менә 1200 тонна сыйдырышлы базны тутырып, бүген-иртәгә кышкы саклауга каплап та куячакларын әйтә механизаторлар.
"Иске Матак", "Ташбилге", "Тахтала" отрядларын берләштерүче "Көнбатыш Әлки" филиалы чагыштырмача күптән түгел оешкан булса да, эшләре бик көйле бара. Печән хәзерләү белән беррәттән механизаторлар көнбагыш һәм кукурузның рәт араларын эшкәртәләр, пар җирләрен дисклыйлар. Тик менә механизаторлар җитешмәү эштә кыенлыклар тудыра, ди җитәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев