Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләр имин, матур тормыш өчен тавыш бирә

Бүген республикабызда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары сайлана. Иртәнге сәгать 7дә районыбыздагы барлык 49 сайлау участогы ишекләрен ачты. Авылда халык иртә тора бит. Сайлауга да авыл кешеләре иртәнге сәгатьләрдә йөрергә гадәтләнгән. Республика Дәүләт Советы депутатларын сайлауда да райондашларыбыз зур активлык күрсәтә. Сәгать 11гә райондагы барлык сайлаучыларның 62,93 проценты тавыш бирде инде....

Бүген республикабызда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары сайлана.

Иртәнге сәгать 7дә районыбыздагы барлык 49 сайлау участогы ишекләрен ачты. Авылда халык иртә тора бит. Сайлауга да авыл кешеләре иртәнге сәгатьләрдә йөрергә гадәтләнгән. Республика Дәүләт Советы депутатларын сайлауда да райондашларыбыз зур активлык күрсәтә. Сәгать 11гә райондагы барлык сайлаучыларның 62,93 проценты тавыш бирде инде.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасына ураншкан 719нчы Базарлы Матак сайлау участогында да иртәдән зур җанлылык хөкем сөрә. Халык сайлауга бөтен гаиләләре, балалары белән килә. Кешеләрнең күңелләре күтәренке, бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар.

Дәртле музыка яңгырап торган гимназия бинасында участок сайлау комиссиясе әгъзалары һәркемне көләч йөз белән каршы алалар. Фойеда чәй өстәлләре әзерләнгән. Самовар кайнап, кайнар коймак пешеп тора. Шунда ук балалар концерт комерлары күрсәтә.

Гимназиянең актлар залында урын алган сайлау участогында иркен, якты, уңайлы. Зал уртасында үтә-күренмәле урна, күп кабиналар урнаштырылган.

-Халык бик актив. Сәгать 11гә 635 сайлаучыбыз тавыш бирде инде. Бу безнең участоктагы барлык сайлаучыларның 52 проценты,-ди участок сайлау комиссиясе рәисе Алия Шәфиева.-Иң беренче булып тавыш биргән Тәлгать Гайфуллинга (ул МЧС хезмәткәре) бүләк тә тапшырдык. Быел беренче мәртәбә сайлауда катнашучы яшьләребезгә дә бүләкләребез әзер.

Әнә бәйрәмчә киенгән Рафаэль һәм Нурсөя Хәйруллиннар парлап сайлау участогына килеп керде.

-Көн дә матур, кәефләр дә әйбәт бүген. Иң изге теләкләр белән тавыш бирәбез. Тормышларыбыз тагын да яхшырсын. Ин мөһиме - сугышлар булмасын,-диделәр алар бюллетеньнәрен урнага төшергәндә.

Һәр сайлаучының теләге шундый.

***

Татарстан Дәүләт Советына сайлау: Әлки халкының төп өлеше тавыш бирде инде

Районда сайлау тыныч, имин шартларда, оешканлык белән уза. Көндезге сәгать 3кә исемлеккә кертелгән барлык сайлаучыларның 84,1 проценты тавыш бирде. Район прокуроры Руслан Гыйзәтов әйтүенчә, сайлау турындагы законнар бозылу хакында халыктан бернинди дәгъва, канәгатьсезлек белдергән мөрәҗәгатьләр кермәгән.

763нче Әхмәт сайлау участогы авылның мәдәният йорты бинасына урнашкан. Тавыш бирергә килүчеләрне матур, иркен фойеда сайлау комиссиясе кызлары каршы ала.

Сайлаучыларның кәефләре күтәренке. Сайлау бюллетеньнәрен алганда кайберәүләр бүген беренче булып кемнең тавыш бирүе белән дә кызыксыналар. Бүген иртәнге 7 тулуга "җиңел кулдан булсын" дип Ренат Шәвәлиев иң беренче тавыш бирде.

Әхмәттә дүрт яшь сайлаучы бүген тәүге мәртәбә тавыш бирүдә катнашты. Шуларның берсе - Алексей Дербышев белән сөйләшеп тә алдык.

-Быел аграр институтка укырга кердем. Әле ике атна гына укыдык. Бик ошый, әмма авылны сагынам. Сайлаган профессиям авылныкы - агроном булырга җыенам. Шуңа диплом алгач та эшкә туган авылыма кайтырмын дип торам,-ди Алексей.

Бүген беренче тапкыр тавыш биргән Гөлинә һәм Ризилә Зәйдуллиналар, Динә Хәйруллина да студентлар икән. Бу истәлекле көн аларның хәтеренә уелып калсын дип яшь сайлаучыларга бүләкләр бирелде.

Әхмәттә быел сайлау комиссиясе рәисе итеп мәдәният йорты директоры Гөлнара Шәйхетдинованы сайлаганнар. Бу җитди вазыйфага әле беренче алынуы булса да, Гөлнара сайлау зур оешканлык, бәйрәм төсмере белән үтсен өчен зур әзерлек күргән. Тавыш бирү тиешле таләпләр нигезендә уза. Мәдәният йортында музыка уйнап тора, чәй өстәлләре әзерләнгән.

Көндезге сәгать өчкә әхмәтлеләрнең 93 проценты тавыш биреп өлгерде инде. Авыл халкы имин тормыш, балаларның матур киләчәге өчен тавыш бирә. Күпләр бюллетеньнәрен урнага төшергәндә шулай дип әйтәләр дә:

-Тынычлык кына була күрсен,-диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев