Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәүләт ярдәм итеп торганда

2016 елның 24 гыйнварында, якшәмбе көнне, районда референдум үтәчәк. Һәр авыл җирлеге советы шул хакта карар кабул итте. Барлык авыл җирлекләрендә 4 декабрьдә булган совет утырышларының карарлары номерлары түбәндәгечә: Апак авыл җирлеге советы (№12), Базарлы Матак (№15), Борискино (№11), Югары Колчурино (№10), Карга (№13), Кошки (№12), Түбән Әлки (№14), Түбән...

2016 елның 24 гыйнварында, якшәмбе көнне, районда референдум үтәчәк. Һәр авыл җирлеге советы шул хакта карар кабул итте.

Барлык авыл җирлекләрендә 4 декабрьдә булган совет утырышларының карарлары номерлары түбәндәгечә:

Апак авыл җирлеге советы (№12), Базарлы Матак (№15), Борискино (№11), Югары Колчурино (№10), Карга (№13), Кошки (№12), Түбән Әлки (№14), Түбән Кәчи (№13), Яңа Үргәгар (№16), Иске Алпар (№12), Салман (№10), Иске Камка (№13), Иске Матак (№13), Иске Салман (№13), Хурада (№13), Иске Чаллы (№13), Ташбилге (№12), Чуаш Кичүе (№16), Чуаш Борнае (№10), Чиябаш (№15), Юхмачы (№12).

Авыл җирлекләре советлары референдум бюллетененә нинди сораулар кертүне хәл иткәндә халык теләген дә исәпкә алдылар. Барлык җирлекләрдә халыкны су белән тәэмин итү (суүткәргечләрне яңарту) һәм урамнарны яктырту мәсьәләләре кардырылды. Дөрес, урамнарны яктыртуга киләсе елда бер кешедән айга 15 сум гына алу планлаштырыла (Базарлы Матакта 10 сум). Чөнки әлеге эшнең зур чыгымлы өлеше төгәлләнде.

Өч авыл җирлеге советы (Базарлы Матак, Ташбилге, Иске Камка) парклар төзелешенә үзара салым җыю мәсьәләсен референдумга халык хөкеменә куярга җыена. Тугыз җирлек советы зират тирәләрен яңарту, тәртиптә тоту мәсьәләсен бюллетеньгә керткән. Унөч җирлек советы авыллар эчендә юллар, күперләр, буалар төзү һәм аларны төзек тотуга халыктан кергән үзара салым акчасын тотмакчы.

Шулай итеп, авыл җирлекләре советлары референдум бюллетененә өчәр сорау кертә. Ә Базарлы Матак җирлегендә халык хөкеменә дүрт сорау куела (ут, су, парклар төзелеше, зиратларны тәртиптә тоту).

Үзара салымның бер кешегә гомуми суммасы үзгәрми - 50 шәр сум кала. Ә Базарлы Матакта - 45 әр сум, ник дигәндә, бу авыл җирлегендә үзара салым түләү башкаларга караганда ике ел алданрак кертелде.

Алдагы еллардагы кебек үк, халык референдумда актив катнашыр, авылларыбыз тормышы өчен мөһим булган сорауларга уңай җавап бирер, дип ышанабыз. Республика бит халыктан кергән үзара салым акчасының һәр сумына дүрт сум өстәп, саллы ярдәмен дә бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев