Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының 99 яшьлек Рабига апа Мусина: “Озын гомерле булуымны хезмәттән күрәм”

Районыбызның иң өлкән кешесе Рабига апа Мусинага быел июнь аенда 99 яшь тулды.

Ул Түбән Әлки авылында гомер итә. Күптән түгел без аның янында булып, әбинең күңел көрлегенә, оптимистлыгына сокланып кайттык.

"Өч айга гына дип киткәннәр иде"

Рабига әби яныннан күңелебезгә ял, күтәренкелек алып та киттек бугай әле без. Ябык кына гәүдәле мөлаем бу әбекәйдән үзенә бер җылылык, уңай энергия бөркелеп тора сыман. Күпме сөйләшеп, аңардан ялгыш кына да бер зарлану, уфтану сүзе ишетмәдек. Тормышка шатланып, язмышына рәхмәтле булып яши Рабига апа. Сөбханалла, зиһене әйбәт, бөтен нәрсәне төгәл-ачык хәтерли. Күзе күрә, яхшы ишетә. Өйдә әкрен генә йөреп тә тора. Әби төпчек улы Илдус тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.

Бер яшьлек чагында әтидән кала Рабига апа.

- Күршесе чакыргач, әти мал суярга булышырга кергән булган,-дип сөйли ул әлеге вакыйганы. -Ә терлектә түләмә чире булган икән. Шуны йоктырып, атна-ун көн дигәндә үлеп китә әти мескенем. Урынга егылгач, итен ашый күрмәгез, авыру хайван булды бугай, дип кисәтергә өлгерә үзе.

Әниләре өч баланы ялгызы авырлык белән үстерсә дә, ике олы улы буй җиткергәч, тормышлары уңайлана төшә. Ике абыйсы Рабигага да терәк була, билгеле. Әмма каһәр төшкән сугыш алардан да мәхрүм итә.

-Бөек Ватан сугышы башлангач, ике абыемны да фронтка алдылар. Авылдан ир-атларның бер машина төялеп яуга чыгып китүе бүгенгедәй күз алдымда,-ди Рабига әби. -Озак тормабыз, Гитлерны дөмектереп, өч ай дигәндә кайтып та җитәрбез, дип китсәләр дә, күбесенә кайтырга насыйп булмады шул. Абыйларымның хатлары да килмәде, "хәбәрсез югалды" дигән язулар гына алдык. Хатыннары толлыкта картайды, балалары ятим үсте.

17 яшендә тракторга утыра

Яу кырында фашистларга каршы сугышмаса да, Рабига апа үзе дә Бөек Җиңү көнен якынайтуга бик зур өлеш кертә. Ир-ат эше саналган иң авыр хезмәтләрнең берсен башкара - тракторчы була ул.

Хәер, шул чорда яшьләр арасындагы башлангычка кушылып, Рабига сугышка кадәрге елларда - 17 яшендә үк иярли корыч айгырны.

-РТСта дүрт ай укыдык та язын инде трактор белән кырга да чыктык,-дип искә ала әбекәй еракта калган яшьлек елларын. -Мин гел көпчәкле СТЗ тракторында эшләдем. 43 нче номерлы иде ул минем. Гел карап тордым, чиста йөртә идем. Шуңадырмы, бер дә ватылмады тракторым. Һәр техникага ике кеше беркетелгән иде. Без авылдан алты кыз өч тракторда эшләдек. Башка авыл кызлары да бар иде бригадабызда - Сихтермәдән, Борискинодан, Китәнчедән... Шулкадәр тату, ярдәмләшеп эшләдек. Гел сагынып искә алам аларны. Ул чактагы хезмәттәшләремнең берсе дә исән түгел шул инде...

Уңган тракторчы кыз 1940 елда Казанда авыл хуҗалыгы алдынгылары съездында делегат булып катнаша. "Ике кич кундык анда. Бик хөрмәтләделәр, бүләкләр бирделәр,-ди Рабига апа. -1942 елда Мәскәүгә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә җибәрәбез дип тә әйткәннәр иде. Әмма сугыш чыкты бит, планнар җимерелде…"

Ир-атлар фронтка китеп беткәч, авылдагы бөтен авыр хезмәт үсмерләр, хатын-кызлар җилкәсенә кала. Тракторчы кызлар да кырдан кайтып керми эшлиләр.

"Бер аршын җирне дә чи калдырмадык"

Шушы бик авыр һәм җаваплы чорда Рабига апаны МТС та тракторчылар бригадиры итеп билгелиләр. Төрле колхозларда эшләүче кызларның хезмәтен оештыру, исәпкә алу өчен Рабига авылдан-авылга җәяү йөри. Бригадирга ат та бирелә дә, алар хәлсез, бик тиз арыйлар.

Сугыш вакытында техника тәүлек әйләнәсе эшләргә тиеш дигән күрсәтмә була. Тракторчылар ике сменада - 12 шәр сәгать тоташ хезмәт итәләр.

-Унар көн өйгә кайтмыйча, кырда вагонда тора идек. Төне буе сука сукалыйбыз, көндез культиватор, чәчкеч белән эшлибез. Урып-җыю вакытында тракторга комбайн тагып йөртәбез,-дип кичә генә булган хәлләр кебек сөйли Рабига апа.

Әле бит аның тракторлары да бик примитив була. Уңайлыклар турында сүз дә юк - фарасыз, кабинасыз, тимер утыргычлар, шпоралы зур тимер көпчәкләр… Берсендә шулай тракторын кабызганда тимергә бик каты бәрелеп, Рабиганың уң кулы сына.

-Борискинодан Тимофей бабай бар иде. Ул сынган кулымны кабык белән ныгытып бәйләде дә, шулай йөри-йөри төзәлде инде. Ә шул арада тракторны бер кул белән йөртергә өйрәндем, техниканы минут та тик тотмадым, -дип гаҗәпкә калдыра әбекәй.

-Сугыш елларында нинди авырлыклар булса да, көн-төн эшләдек, икмәк үстереп фронтка озатып тордык,-ди ул. -Без бер генә аршын җирне дә чи калдырмадык. Багана төпләренә кадәр сукалап чәчә идек.

1944 елда әле аларны, өч кызны, Алабугага механик һөнәренә укырга җибәрәләр. Урманнан утын кисеп кайтып ягып, ачлы-туклы яшәп техника серләрен үзләштерәләр кызлар. Әмма механик таныклыгы ала алмыйлар - ун ай укырга тиеш булсалар да, алты айдан "чәчүга кайтып җитегез!" дип телеграмма белән чакыртып алалар.

"Ирем бик әйбәт кеше иде"

1945 елның 9 маен да яхшы хәтерли Рабига апа.

-Председателебез Закир абый җиңү хәбәрен алып килгәндә Чуаш Кичүендә чәчүне тәмамлаган чагыбыз иде. Шатлыгыбызның чиге булмады, кочаклаштык та, елаштык та,-ди ул.

Рабиганың сугышка кадәр 6-7 ел дуслашып йөргән сөйгән егете Нәҗип фронттан контузия алып, бик нык имгәнеп кайта.

-Ржев янында (под) каты бәрелешләр вакытында атакага барганда фугас шартлап, әти туфрак белән күмелеп кала. Бергә хезмәт итүче авылдашы Гаяз Хәйретдинов килеп тапканда аңарда яшәү билгеләре булмый. Бик авыр хәлдә госпитальгә озаталар. Анда алты ай дәваланып аякка баса әти. Әмма умыртка сөяге зарарланып кала,-дип әтисе, сугыш инвалиды Нәҗип Мусин хакында сөйләп китә Илдус абый.

Рабига белән Нәҗип өйләнешәләр, бер-бер артлы өч балалары туа. Сугыштан соң берничә ел эшләгәч, Рабига апа тракторын фронттан кайткан ирләргә тапшыра. Колхозда төрле эшләрдә йөри ул - урак та ура, гектарлап чөгендер, бәрәңге дә эшкәртә. Нәҗип абый озак еллар ферма мөдире булып хезмәт куя, мактаулы белгеч була. Ул күптән гүр иясе инде. Ни кызганыч, кызлары Хәнифә дә авыр чирдән бик иртә үлеп киткән. Төп йорттагы Илдус һәм Чуаш Кичүендә яшәүче кызы Илсөяр икесе дә укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыкканнар.

Рабига апаның киң күңеллелеге, сабырлыгы хакында сөйләүче тагын бер нәрсә: алар иренең сеңелесе Өммегөлсем апа белән 48 ел бер гаилә булып яшиләр. Нәҗип абый үлгәч тә 22 ел дәвамында каенсеңелесе белән бертуганнардай татулыкта гомер кичерә Рабига апа, авырып киткәч кадерләп карый, хөрмәтләп соңгы юлга озата.

"Йөз яшемне дә күрәсе килә әле"

Рабига апа авырып йөргәнен, табибларга мөрәҗәгать иткәнен хәтерләми. Бер очрактан башка: сукыр эчәк белән хастаханәгә кереп, хирург Николай Петухов операция ясаган булган. Йөрәк чәнчүнең, ашказаны авыртуның ни икәнен белми ул. Кан басымы да соңгы берничә елда гына борчый башлаган.

Озак яшәүнең серләре хакында сораша башлагач:

-Озын гомерле булуымны хезмәттән күрәм,-дип җавап бирде. -Эшләргә бик яраттым. Эшкә тотынсам, арыганымны белми идем. Колхозда 70 яшькә кадәр эшләдем мин. Аннан соң да бәрәңге ярырга йөрдем әле.

Соңгы елларга кадәр өй эшләрен башкарып, ашарга пешереп торган Рабига апа, бакчада эшләргә бик яраткан. "Әле бу җәйдә дә бакчага кура җиләге җыярга чыкты",-ди улы Илдус. Авыл, район хәлләре белән кызыксынып, туганнары белән телефоннан сөйләшеп тә тора икән.

Нәселләрендә дә озын гомерлеләр булган. Әби үзе әйтүенчә, әтисе ягыннан дәү әнисе 110 га кадәр яшәгән.

-Киләсе җәйгә йөз яшьлек юбилеегызга да килербез әле,-дигән сүзләребезне дә хуплады Рабига апа:

-Килергә насыйп булсын. Йөз яшьлегемне күрәсем килә әле,-дип, безне изге теләкләр белән озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев