Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дуңгызчылык тармагы куркыныч астында

Авыл хуҗалыгының итчелек тармагында эшләүчеләрне берничә ел куркытып, киеренкелектә тоткан афәт безгә дә килеп җитте: күрше Нурлат районында шәхси хуҗалыкта бер баш дуңгызның һәм тагын бер баш кыргый кабан дуңгызының африка чумасыннан үлүе мәгълүм булды. Урман эчендә урнашкан, күп булса 10 йортлы Сосновка авылы бездән ерак түгел, шуңа күрә Әлки...

Авыл хуҗалыгының итчелек тармагында эшләүчеләрне берничә ел куркытып, киеренкелектә тоткан афәт безгә дә килеп җитте: күрше Нурлат районында шәхси хуҗалыкта бер баш дуңгызның һәм тагын бер баш кыргый кабан дуңгызының африка чумасыннан үлүе мәгълүм булды. Урман эчендә урнашкан, күп булса 10 йортлы Сосновка авылы бездән ерак түгел, шуңа күрә Әлки районы куркыныч икенче зонага керә икән. Шул сәбәпле районда тиз арада саклык чаралары күрелә башлады.

Дуңгызларның африка чумасы турында район ветеринария һәм терлекчелек белгечләре халыкны күп тапкыр кисәтеп килде. Газетада бу тема шулай ук киң яктыртылды. Әмма "африка чумасы Россиянең фәлән төбәгендә табылды", дип әйтү бер сүз. Ә куркыныч авыру күршегә үк килеп җитү бөтенләй бүтән нәрсә ул. Шуңа да, хәбәр алынуга, гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе җыелып, кичектергесез чаралар билгеләде. Беренчедән, район ветеринария берләшмәсеннән 5 белгечне күршеләргә ярдәмгә җибәрделәр. Районның баш ветеринар табибы Камил Хәйруллин әйтүенчә, алар Сосновка, Чуаш Тимерлегы һәм башка берничә авылда мондый очракларда үткәрелергә тиешле чараларда катнашалар, дуңгыз асраучыларның өйләренә барып, терлекләрне кансыз алым, ягъни укул кадап үтерәләр һәм авылдан читкә алып чыгып яндыралар. Шулай ук терлекләр асраган корылмалар да сүтеп алына һәм юк ителә. Кызганыч, билгеле. Әмма африка чумасына каршы көрәшнең башка алымнары уйлап табылмаган.

-Яндырыр алдыннан һәр дуңгыз түшкәсе үлчәнә, чөнки алга таба терлекләрнең хуҗаларына компенсация түләнер, дип көтелә. Күрше Чуаш Республикасы хөкүмәте юкка чыгарылган дуңгызларның хуҗаларына 16 миллиард сумнан күбрәк акча түләргә мәҗбүр булды. Күрәсез, бу чын мәгънәсендә коточкыч афәт,-дип аңлатты җитәкчеләргә Камил Хәйруллин.

Аның әйтүенчә, дуңгызларның африка чумасы ветеринария белгечләренә күптәннән билгеле, СССР хөкүмәтенең саклык чаралары турындагы беренче фәрманы 1980 нче елда ук басыла. Шул елларда африка чумасы Көньяк Африкага барып җитә - Кубада бу чир һәм аның белән көрәшү нәтиҗәсендә бер баш чучка калмый.

Безнең районда шәхси хуҗалыкларда 2100 баш тирәсе дуңгыз асрала. Бусы әле авыл җирлекләренең башкарма комитетлары кенәгәләренә кертелгәннәре саны. Гамәлдә дуңгызларның баш саны артыграк та булырга мөмкин икән, шуңа күрә беренче эш итеп шуны тикшереп чыгарга, мәгълүматларны төгәлләштерергә кушылды. Җирлек башлыклары, ветеринария белгечләре дуңгыз асралучы хуҗалыкларны даими тикшереп тора. Ә хуҗалар терлекләрне бары ябып кына асрарга, йорттагы дуңгызлар белән көтүгә йөрүче сыер, сарык, кәҗәләр "очрашмаска" тиешләр.

-Безгә барлык саклану чараларын күреп, райондагы дуңгыз терлеген саклап калырга кирәк. Шәхси хуҗалыклардагысын да, "Салман" комплексындагы 10 меңнән артык дуңгызны да. Хәл гаятьтән тыш җитди,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев.

Күрелгән чаралар исә мондый: Нурлат белән чиктә махсус пост булдырылып, ул яктан килүче машиналар туктатыла, алар дезинфекцияләүче эретмә белән эшкәртелә. Бу постта тәүлек әйләнәсе полиция хезмәткәрләре дә кизү тора. "Салман" дуңгызчылык комплексы исә җитди сак астында: биредә транспорт хәрәкәте чикләнде, эшчеләр белән әңгәмәләр үткәрелде, хезмәт шартлары гамәлдәге вәзгыятькә яраклаштырылды.

-Безнең район, әйтелгәнчә, африка чумасы вирусы табылган ноктадан 100 километр радиуслы аралыкка - икенче дәрәҗә куркыныч зонага керә.

Ә аның үз таләпләре бар: дуңгызларны ышынычлы итеп ябылган урында асрау, аларның сәламәтлеген даими күзәтү, авыру билгеләре күренсә, ветеринария табибына хәбәр итү, сәүдә нокталарыннан дуңгызчылык продукциясен алу һәм башкалар. Әгәр бу таләпләрне төгәл үтәсәк, зур бәланы, бәлки, булдырмый калырбыз,-ди баш ветеринария табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев