Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эчәр суыбыз әйбәтме

Россия Федерациясе хөкүмәте кушуы буенча Роспотребнадзорның илдәге подразделениеләре халыкка эчәр су бирүче скважиналардагы суның сыйфатын тикшерделәр. Игътибар күбрәк судагы химик күрсәткечләрнең дәүләт стандартларына туры киләме-юкмы икәнлегенә юнәлтелде. Безнең районда бу эш белән Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы төбәк бүлеге белгечләре шөгыльләнде. Бүлекнең баш белгеч-эксперты Алмаз Абзалов әйтүенчә,...

Россия Федерациясе хөкүмәте кушуы буенча Роспотребнадзорның илдәге подразделениеләре халыкка эчәр су бирүче скважиналардагы суның сыйфатын тикшерделәр. Игътибар күбрәк судагы химик күрсәткечләрнең дәүләт стандартларына туры киләме-юкмы икәнлегенә юнәлтелде.

Безнең районда бу эш белән Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы төбәк бүлеге белгечләре шөгыльләнде. Бүлекнең баш белгеч-эксперты Алмаз Абзалов әйтүенчә, район территориясендәге барлык скважиналардан да анализлар алынып, суның химик состав тикшерелгән.

-Тулаем алганда, бездәге су әйбәт, эчәргә яраклы. Әмма кайбер скважиналардан алына торган суда тимер тозлары тиешледән артып китә,-ди Алмаз Фәйзрахман улы.

Белгеч әйтүенчә, Базарлы Матакның Юлчылар урамындагы скважинада тимер тозлары нормадан 1,5, Үзәк Усадьбада 2 тапкыр күбрәк. Авылларда хәлләр болайрак: Хузангайдагы, Чуаш Кичүендәге, Иске Әнҗерәдәге, Новостройкадагы, Ташбилгенең ферма янындагы скважиналарда тимер шулай ук 1,5-2 тапкыр, Иске Тумба һәм Кагадагы (Югары урамында) 2-3 тапкыр артык. Иң каты су Түбән Колчуринода: аның составында тимер рөхсәт ителгәннән 5-6 күбрәк! Ә Карганың 2 һәм 2 нче скважиналарында аммиак табылган һәм ул нормадан 10 тапкыр артып китә! Мондый су эчәргә ярыймы? Тимер шулкадәр күп икән, аны ничек киметергә соң?

-Кемдер, тимер организмга кирәк бит, димәк, мондый су эчеп, анемияне булдырмый калабыз, дип әйтергә мөмкин. Ләкин, шайтан башка, җен башка, дигәндәй, без тикшергән тимер тозлары организм тарафыннан бик авыр үзләштерелә һәм төрле проблемалар, әйтик, җитди ашказаны-эчәк авырулары китереп чыгарырга мөмкин,-дип кисәтә Алмаз Фәйзрахман улы.

Дөрес, аның фикеренчә, нормадан 1,5-2 тапкыр тайпылыш әллә ни куркыныч түгел, су сыйфатын өйдә көнкүреш фильтры кулланып та яхшыртып була. Ә менә Түбән Колчуринодагы скважинаның су сыйфаты начар, хәтта кер уарга да яраклы түгел икән.

-Без тикшерү нәтиҗәләрен Казанга җибәрдек, шулай ук кисәтүләребезне район башкарма комитетына да юлладык. Билгеле, су сыйфаты нормага туры килеп бетмәгән башняларга тимердән арындыру җайланмасы куйсаң, әйбәт булыр иде. Әмма, аңлашыла, бу бик зур чыгымнар сорый торган эш. Әле бит скважинадан алынган суның бик азы гына ашка-чәйгә китә. Ә хуҗалык эшләре, бакчага сибү өчен суның сыйфаты ярый да. Шуңа күрә киңәшем бер - өегездә кечкенә генә булса да фильтрлы чистарткыч тотыгыз, -ди Алмаз Абзалов.

Үзебездән шуны өстик: су сыйфаты Мәскәү кушуы буенча тикшерелә икән, бәлки, аны яхшырту буенча берәр төрле федераль программа эшләнер дә, акчалар бүленер. Шулчакта инде башняларны да су чистарту җайланмалары белән җиһазлап булыр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев