Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшләп тә күрсәтә Чуашия татарлары!

Март азагында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Бөтенроссия татар авыллары" оешмасы белән берлектә "Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре" җыены үткәрде. Анда районыбыздан да вәкилләр катнашты. Җыенның беренче өлеше Казанда үтсә, икенчесе Чуашиянең безнең районга яхшы таныш булган Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларында булып, андагы тормыш, эшмәкәрлекнең торышы белән танышуга багышланды.

Питрәч районының Шәле авылы егете Рәдиф бу очрашуга зур өметләр баглап килгән. Ул умартачылык белән шөгыльләнә. Кунакханә бүлмәсендә бергә урнашкач, Рәдиф белән иркенләп аралаштык. 33 яшьлек бу мөлаем егет дүрт кыз әтисе булып чыкты. Хуҗалыгында 150 баш умартасы бар икән. Пай җирләренә кортлары бал җыя торган культуралар чәчә. Хәйран эчкерсез, ачык йөзле булып чыкты яңа танышыбыз. Без инде тонналап бал алып, баеганнан-байый торган күршебезгә сорауларны яудырабыз гына. Без дигәнем - районыбызның төзелеш материаллары реализацияләү белән шөгыльләнүче "Строй Маркет" предприятиесе җитәкчесе Айрат Гатауллин.
Рәдиф умартачылык белән сигез ел шөгыльләнә икән. Шактый уңышлы башланган эше берара юкка чыга да язган. Көньяктан бал кортлары алып кайтып үрчетә башлаган ул, умарталары 180 ояга җиткән. "Безгә килешми җылы як кортлары", дип кисәттеләр дә мине ул чакта, ди. Ни булса шул булыр, дип алган Рәдиф яңа кортларны. Тик бер салкын кышлату чорында йөздән артык умартасы үлгән - барысы да көньяк кортлары. Хәзер инде бары үзебезнең регион кортлары белән эш итә икән.
Рәдиф элек "Рамстор" фирмасы кибетләре белән килешү нигезендә эшләгән. Ә хәзер алар Татарстанда юк ди. Шулай итеп, тонна-тонна балны урнаштыру проблемага әйләнгән. Ул монда Россия авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар аша балын күмәртәләп урнаштыру җаен табып булмасмы дигән өмет белән килгән. Без дә, Рәдифкә ярдәм итәргә тырышып, элемтәләр эзләштек. Мәскәү якларыннан килгән милләттәшләр балны көньяктан бик арзанга - килосын 100 сумнан алуларын әйттеләр. Алар белән эш пешмәде. Ә бит Рәдифнең балы күпкә сыйфатлырак. Шуңа аның үз продукциясен килосын 300 сумнан сатарга нияте. Соңрак Рәдиф бүлмәгә шатлыклы хәбәр белән кайтты - Себер якларыннан килгән татар эшмәкәрләре аның 2 тонна балын 300 сумнан алырга булганнар. Киләчәктә дә үзара хезмәттәшлек итәргә ризалашканнар. Бу факт Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының төп максатына ирешкәнен раслаучы бер мисал гына. Төрле төбәкләрдән килгән 360 эшмәкәр эшлекле сөйләшү-аралашулардан хәйран файда алдылар, билгеле.
Эшмәкәрләр җыенының беренче көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу булды.
-Бөтен Россиядәге татар авылларының саклануында сезнең, эшмәкәрләрнең, өлеше бик зур. Киләчәктә дә Татарстан хөкүмәте читтә яшәүче милләттәшләребез-эшмәкәрләргә һәрьяклап ярдәм итү мөмкинлекләрен өйрәнер. Мин үзем дә сезнең якларда - чит төбәкләрдә булганда татарлар белән очрашырга тырышам. Ерак юллар үтеп, зур өмет-ышанычлар баглап Татарстан башкаласы Казанга килүегез өчен олы рәхмәт сезгә,-диде Рөстәм Нургалиевич.
Аннан җыенда сүз Россиянең төрле төбәкләрендә уңышлы эшләүче авыл эшмәкәрләренә бирелде. Самара өлкәсенең Гали авылын ишетеп булса да күпләр белә. Галине авыл дияргә дә тел әйләнми. Төзек йортлар, җитеш тормыш, асфальт урам юллары, шул юллардан кыйммәтле чит ил машиналары гына җилдерә. Тау башынарак менеп карасаң, авылны ап-ак полиэтилен белән каплап алганнар диярсең. Һәр кешенең бакчасында зур-зур теплицалар. Анда кыяр-помидор апрельдә үк өлгерә икән. Бу турыда журналист Гөлнара Сабированың "Халкым минем" газетасындагы бик шәп язмадан укып белдем. Ә бу җыенда исә Галидән килгән Расих Латыйпов чыгышы хәтергә кереп калды. Ул хәләл казылык ясау белән шөгыльләнә икән. Продукциясенә бөтен Россиядә, хәтта чит илләрдә дә сорау зур. Бүген аның цехында 54 кеше эшли, 50 төрдә казылык, 15 төрдә ярымфабрикат, 4 төрле консерв эшләнмәләре җитештерелә.
Расих Заһитовичны авылдашлары җыенга бер үтенеч белән озатып калганнар. Аларның кыяр-помидорларына, башка яшелчәләренә сорау кимегән. Кибет-базарларыбызга бит Кытай ише чит илләрдән арзанлы, сыйфаты шикле булган яшелчәләр кертеп тутырыла. Расих Латыйпов, Президентка мөрәҗәгать итеп, "Безнең өчен Татарстан җирендә сәүдә нокталары булдыра алмассызмы?"дигән гозерен җиткерде.
Рөстәм Нургалиевич Казанда 30 августта ачылачак яңа "Агропромбазар"да аларга һәм башка төбәкләр татар авыллары эшмәкәрләренә сәүдә урыннары бирергә ышандырды.
Җыендагы чыгышлардан күренгәнчә, татарларыбыз Рәсәй төбәгендә нинди генә эшләр белән шөгыльләнмиләр икән. Әйтик, берәүләр ат үрчетүгә җитди алынган. Көнбагышны үстереп, эшкәртеп, капларга тутырып Россиягә генә түгел, чит илләргә сатучылар бар. Боланнар үстереп акча эшләүчеләр, сулыкларда затлы балыклар үстерүчеләр, кымыз ясаучылар, тимер коеп түбә калае җитештерүчеләр - саный китсәң, бихисап. Тыңлап тордым да, бу шөгыльләрне бит бездә дә рәхәтләнеп җәелдерергә була, дим. Һәр татар эшмәкәре милләттәш байларыбызның иганәчелек белән ничек шөгыльләнүләрен дә сөйләде. Урамнарга юллар салдыру, мәктәпләр, китапханәләр, мәчетләр, клублар төзетү, Сабантуй кебек зур милли бәйрәмнәрне оештыру, спорт түгәрәкләре эшләтү - барысы да татар малтабарлары хисабына башкарыла, диләр.
ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында:
-Үзебез үрнәк күрсәтәсе урынга, читтә яшәүче милләттәшләребездән - сездән үрнәк алабыз,-дип куйды. -Дөрес, Татарстан да Рәсәйдә ныклы адымнар белән атлый. Татарстанда Рәсәйнең барлык җирләренең 2 проценты исәпләнә, ә продукция җитештерү күләме 5 проценттан артык. Без инде 5 миллион тонна бөртек үстерүне гадәти хәл итеп саный башладык. Хәзер кырларыбызда иген иккәндә күләм артыннан куудан алда сыйфатка зуррак әһәмият бирәбез.
Төрле төбәкләрдән килгән татарларыбызның чыгышларында авыр тормышлы, ярдәмгә мохтаҗ якларның проблемалары турында да әйтелде. Юлсызлык, газ булмау, социаль-мәдәни объектларның таралуы, хәтта мәрхүмнәрне мөселманча җирләргә муллалар юклыгы хакында да ачынып сөйләделәр милләттәшләребез. Билгеле, алар да барлык татарларның башкаласы, кыйбласы саналган Казаннан ярдәм булмасмы дип өметләнәләр. "Безнең башка барыр җиребез, таяныр урыныбыз юк", дип ачыктан-ачык әйттеләр.
Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыенының беренче көне шулай Казанда үтте. Ә икенче көнне без зур-зур автобусларга төялеп (260 кеше идек) Чуашиянең татар авылларына юл тоттык.
Безне Шыгырдан җирендә ачык йөз, чәк-чәк, җырлы-биюле тамаша белән каршы алдылар. 4-5 сәгать юл үтеп арыганнар юып алгандай юкка чыкты. Менә без хәйран матур, ике-өчәр, хәтта дүртәр катлы йортлар тезелеп киткән Шыгырдан урамнарын урап йөрибез. Безне автобуста Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Рәшит Купкенов туган төбәге белән таныштыра. Батыр районына керүче Шыгырданда (авылны район үзәге Батырдан олы юл гына аера) 1690 хуҗалык исәпләнә, биредә 5776 кеше яши. Авыл әле дә үсә. Яңа өйләр салу өчен 160 җир участогы бирелгән булган. Инде анда берсеннән-берсе күркәм, мәһабәт яңа йортлар калкып чыккан.
Узган ел авылда 50 пар гаилә корган, 78 бала туган, 43 кеше үлгән. Быел 15 бала туган инде. Ике урта мәктәп балалар белән тулы. Авылда 7 мәчет һәм "Гөлстан" мәдрәсәсе эшли. Мәчетләрнең иң зурысы 2010 елда ачылган. Без дә күрдек ул мәчетне. Аны карап йөргәндә "дөньяда тагын шундый гүзәл мәчет бармы икән?" дип уйладык. Эшләнеше, бизәлеше искитәрлек.
Шыгырдан халкы эшне үзенә үзе таба. Күпләп читкә, төзелешләргә чыгып китәләр. Авылда калганнарның төп өлеше ит җитештерү белән шөгыльләнә. Биредә шәхси хуҗалыкларда терлекне күпләп үстерәләр. Шундый бер хуҗалыкта булдык та. Спарта Купкенов абзарларындагы үгезләрне күрсәтте. Бик көр, инде иткә озатыр вакыт җиткән үгезләр монда 30 дан артык. Хуҗа сөйли:
-Үгезләр 14 айда үсеп-өлгереп җитә. Бер терлектән 5 мең сум чиста табыш кала. Гаилә белән карыйбыз, моның өчен иртән 40 минут, кич 40 минут вакыт җитә.
Аннан Спарта җитеш тормышлы зур өен дә күрсәтте. Бездәге гаилә фермалары анда өч йортның берсендә икән, дип нәтиҗә ясадык.
Капка төбе саен диярлек биек бортлы "УАЗ" машиналары. Монысы белән читтән симертү өчен терлек, азык ташыйлар икән.
Монда сугым цехлары да эшли. Иттән продукция дә җитештерәләр, яңа суелган итне туңдырып, күпләп Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә кадәр озаталар да икән.
Урмай авылына килгәч юл уңаенда тимерче станына сугылдык. Тимердән коеп рәшәткә-коймалар, беседкалар, таганнар, тагын шуның ише күп нәрсәләр эшләп яталар. Эшләнмәләре карап туйгысыз матур. Тимер үзе үк муллык, ныклык символы. Хуҗасын сорауларга күмәбез:
-Сатып алучылар бармы?
-15 кеше хезмәт куеп, заказлар буенча тимер эшләнмәләрне көчкә ясап өлгертәбез,-ди.
-Алга уй-планнарыгыз нинди?
-Янәшәдә 20 гектар җир алдым. Шуның 10 гектарында теплицалар ясыйм, калган җирдә иртә өлгерә торган бәрәңге үстерәм.
Шунда берәү, тимер коеп беләкләре бүрәнә калынлык булган бу агайның җилкәсеннән кагып: "Сезнең кебек тәвәккәл, булдыклы авыл агайлары төбәк тормышына яңа сулыш өрә дә инде",-дип соклануын белдерде.
Тагын бер тукталышыбыз түбә калае - профнастил ясау цехында булды. Бары бер-ике кеше хезмәт куя торган цех түбә, койма калайларын шыпылдатып кына тора. Ульян, Самара, Татарстан һәм, билгеле, Чуашия халкы заказлары буенча эшлиләр. Мин Айрат Гатауллинга төрттерәм:
-Ә сез Казанга заказ биреп ташып ятасыз,-дим.
-Шәп нәрсә, бездә дә уйлап карарга әле,-дип бик кызыксынып карады Айрат Габдразак улы цехны.
Чуашия авылларына сәяхәттә безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Замир Зарипов та кушылды. Бик кызыклы һәм файдалы сәфәр булды бу, һәр җирдә, шул исәптән безнең Әлки төбәгендә дә күп юнәлешләрдә яңа эшләр башлап җибәрергә мөмкинлек булуына күзләрне ачты. Тынгысызлык, тәвәккәллек, тырышлык кына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Съезд