Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фаҗиганең сәбәпләре тикшерелде

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында 7 ноябрьдә кеше үлеменә китергән авария турында сүз барды. Районның баш автоинспекторы Рәис Сафин мәгълүматыннан күренгәнчә, Юхмачы янында төнлә булган юл һәлакәтенә машина йөртүченең руль артында йоклап китүе сәбәп булган. Нәтиҗәдә «ВАЗ» автомобиле каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм йөк машинасына килеп...

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында 7 ноябрьдә кеше үлеменә китергән авария турында сүз барды.

Районның баш автоинспекторы Рәис Сафин мәгълүматыннан күренгәнчә, Юхмачы янында төнлә булган юл һәлакәтенә машина йөртүченең руль артында йоклап китүе сәбәп булган. Нәтиҗәдә «ВАЗ» автомобиле каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм йөк машинасына килеп бәрелгән. Авариядә кыз баланың гомере өзелә, тагын бер пассажир авыр тән җәрәхәтләре ала.

Машина йөртүченең аек булуы ачыклана. Ул төнне карлы яңгыр явып тора. Күз күреме начар, йөртүченең юлдагы ак сызыкны (разметка) күрмәве дә мөмкин иде.

Ел башыннан бирле районда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 2 кеше үлгән, 20 кеше тән җәрәхәтләре алган. Былтыр район юлларында 4 кешенең гомере өзелгән иде.

Комиссия утырышында балалар бакчалары, мәктәпләр тирәләренең даими яктыртылып торуын контрольгә алу хакында сүз барды, район үзәге урамнарында хәрәкәт тизлеген чикләү буенча тәкъдимнәр әйтелде. «Алексеевскдорстрой»ның Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин кышкы юлларны карап тору буенча нинди әзерлек чаралары күрүләре хакында сөйләде.

Утырышны комиссия җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев