Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәк хастаханәсе табиблары, әлкилеләр белән турыдан-туры элемтәгә чыктылар

Район үзәк хастаханәсе табиблары, әлкилеләр белән турыдан-туры элемтәгә чыгып, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту турында сөйләштеләр. Бертуктамый диярлек чылтыраган телефон аша халык белән үзәк хастаханәнең баш табибы Светлана Одушкина, аның медицина мәсьәләләре буенча урынбасары Илмир Низамов, медицина хезмәте күрсәтәү буенча урынбасары Наталья Петухова, поликлиника мөдире Рафилә Бабакулова, терапия бүлеге мөдире...

Район үзәк хастаханәсе табиблары, әлкилеләр белән турыдан-туры элемтәгә чыгып, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту турында сөйләштеләр. Бертуктамый диярлек чылтыраган телефон аша халык белән үзәк хастаханәнең баш табибы Светлана Одушкина,

аның медицина мәсьәләләре буенча урынбасары Илмир Низамов,

медицина хезмәте күрсәтәү буенча урынбасары Наталья Петухова,

поликлиника мөдире Рафилә Бабакулова,

терапия бүлеге мөдире Абдуҗаббор Гафуров,

"Ак Барс Мед" иминиятләштерү компаниясе вәкиллеге директоры Надежда Атаманова,

"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Римма Вәлиуллина аралаштылар.

Турыдан-туры элемтә башланырга берничә минут вакыт бар иде. Шуннан файдаланып баш табиб Светлана Одушкина әлеге чараны нинди максат белән үткәрелүен аңлатты.

-Район сәламәтлек саклау системасының матди базасын ныгытуга бик зур игътибар бирелә: күп средстволар тотып хастаханәләр, фельдшер-акушерлык пунктлары ремонтлана, кыйммәтле заманча җиһазлар, медицина приборлары сатып алына. Табиблар белән дә без тулысынча диярлек тәэмин ителгән. Хәзер районда 42 табиб эшли, психиатор-нарколог һәм фтизиатордан кала белгечләребез җитәрлек. Әмма пациентларга хезмәт күрсәтү, дәвалауның сайфатын яхшырту кебек мәсьәләләр һәрчак актуаль. Без әлкилеләрдән медицина хезмәте күрсәтү буенча тәкъдимнәр ишетергә, җитешсезлекләрне ачыклап, эшебезне тагын да яхшыртырга, нәтиҗәлерәк итәргә телибез. Бүгенге турыдан-туры элемтә бу эштә ярдәм итәр дип өметләнәбез,-диде ул.


Беренче булып, Апактан Фәридә Шәрипова шылтыратты:

Әнием 1925 нче елгы, Ватан сугышында катнашкан ветеран, солдат толы. Моңарчы Әгерҗедә яшәгән иде. Сәламәтлеге әйбәт түгел, билгеле. Аны инвалидлыкка чыгарып булмас микән?

Җавап: Без сезгә үз белгечләребезне җибәрдек, алар әниегезне карап нәтиҗә ясарлар. Инвалидлык билгеләү өчен кирәкле документлар әзерләячәкбез.

Нина Федоровна, Түбән Кәчи.

Апам Елена Архиповга 90 яшь, ул үзе генә яши. Йөри дә, үз-үзен карый да алырлык хәлдә түгел. Ә мин Чабаксарда гомер итәм, апа янында озак тора алмыйм. Бәлки аңа коляска булдыруда, карап тору өчен кеше билгеләүдә булыша алырсыз?

Җавап: Безнең табиблар сезгә чәршәмбе көнне киләчәк, булган документларны әзерләп куйсагыз иде. Сезнең гозерне үтәүне Наталья Петуховага йөклибез.

А.Низаметдинов, Базарлы Матак:

Мин умыртка баганасы бүсереннән интегәм. Республика клиник неврология үзәгенә юллама кирәк миңа. Башка районнарда бирәләр икән, ә миңа ул хастаханәгә юллама бирелми, диделәр.

Җавап: 2014 елга чаклы республика неврология үзәгенә чынлап та юллама бирә алмый идек, чөнки барлык төр авырулар буенча диярлек Әлки районы халкына республика клиник хастаханәсе белгечләре хезмәт күрсәтә иде. Быелдан авыруларны неврология үзәгенә җибәрү мөмкинлегебез бар. Сез дәвалаучы табибыгыз Вероника Шураскинага яисә поликлиника мөдире Рафилә Бабакуловага мөрәҗәгать итегез, юллама мәсьәләсен алар хәл итәр.

Лилия Нигъмәтҗанова, Түбән Әлки.

Ирем Айдар күптәннән инде диабет белән авырый, 2005 елдан бирле инсулинда. Эшли, әмма еш кына хәле начарая. Аңа инвалидлык бирелергә тиешме? Моны ничек эшләргә? Бик катлаулы, чыгымлы эш дип куркыталар бит...

Җавап: Ниндидер нәтиҗә ясау өчен сезнең ирегезгә табибыгыз Эльвина Латыйповага күренергә кирәк. Үзегез белән булган барлык документларны да алып килегез.

Илнур, Абдул Салман.

Дустым умыртка бүсереннән интегә. Казанда республика хастаханәсендә ачыклаганнар бүсере булганны. Шундый авыруы булгач, аңа берәр төрле ташлама я инвалидлык тиеш түгел микән?

Җавап: Кызганыч, әмма сез сөйләгән буенча гына дустыгызга "нәрсә тиеш" икәнлекне ачыклау мөмкин түгел. Район хастаханәсенә килеп, безнең неврологка күренсен, документлары белән поликлиника мөдиренә мөрәҗәгать итсен. Сәламәтлеген тикшерми торып, сезгә дә ачык җавап биреп булмый,

Сафин Минвәгыйзь, Базарлы Матак:

Бездәге кебек хастаханәләр шәһәрдә дә юктыр әле: бөтен бүлмәләрдә ремонт ясалган, чиста, җылы. Персонал да игътибарлы, табиблар яхшы дәвалыйлар. Менә әле терапия бүлегендә дәва алып ятам, рәхмәттән кала сүзем юк. Бер-ике вак кимчелекне генә әйтеп үтим әле. Безнең палатада краннан су тамып тора. Ишек тә әйбәт ябылмый. Шуларны төзәтмәсләр микән?

Җавап: Рәхмәт игътибарлы булганыгыз өчен, тиз арада барысын да төзәтербез, Бәлки, медицина хезмәтен яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәрегез бардыр. Әйтик, авыруларны ашату буенча?

-Юк, барысы да әйбәт. Туклануга килгәндә, җитәрлек, дип уйлыйм. Авыру кешегә күп ашау зыянлы гына ул.

Хәсәншин Рамил, Карамалы.

Терапия бүлегендә ел саен дәваланып чыгам, барысыннан да канәгатьмен. Табибларга, шәфкать туташларына рәхмәттән кала сүзем юк. Соңгы клларда хастаханәдә үзгәрешләр күп булды. Әйтик йөрәкне ультратавыш белән тикшерә башладылар. Тагын шунысын да әйтим әле: табиблар авылларга барып халыкны кабул итәләр. Бусы бигрәк яхшы эш бит. Район газетасында кайсы авылга кайчан киләсегезне яздылар. Хәзер кешеләр үз авылларына чират җиткәнне көтәләр.

Безнең бүлектә дәваланучыларның барысы да сезгә рәхмәт әйтә. Эшегездә уңышлар телибез сезгә!

Фирдәүс Мифтахова, Базарлы Матак.

Улым инвалид, аны дәвалау өчен күп дарулар алабыз. Ә менә вальпаринны октябрь-ноябрь айларында безгә бирмәделәр.

Җавап: Вальпарин белән тәэмин итүдә авырлыклар булачак, дип сәламәтлек саклау министрлыгыннан хат килгән иде. Шуңа күрә октябрьдә больница үз резервларыннан, ноябрьдә аптека запасларыннан бу даруны табып, Мифтахов Ленарга биргәннәр. Декабрь ае өчен 40 нчы аптека министрлыкка хат язып мәсьәләне хәл итәргә өметләндерә.

Тулаева Надежда

Мин өченче төркем инвалид. Әйтегез әле, пособиесе зуррак булырлык икенче я беренче төркем инвалидлык бирмәсләр микән миңа. Беләсез, минем очрак бик терелә торган түгел.

Җавап: Без сезнең документларыгызны әзерләп, Казан хастаханәсенә юллама бирәбез. Иртәгә үк баш табиб янына килергә тырышыгыз.

"Әлки хәбәрләре" корреспонденты:

Соравым "Ак Барс Мед" компаниясенә: соңгы вакытта медицина иминияте полисын алыштырырга теләүчеләр саны кинәт артып киткән диләр. Киләсе 2015 елда моны эшләү өчен акча түлисе була икән, дигән хәбәр таралган. Әйтегез әле, искесен яңа үрнәктәге медицина полисына беренче чиратта кемнәр алыштырырга тиеш?

Җавап: Медицина иминияте полисын алыштыру бернинди вакыт белән дә чикләнми, түләүле дә булмаячак. Яңа туган балаларга, паспорт алган үсмерләргә, фамилиясен үзгәрткән гражданнарга, полиста шәхси мәгълүматлары дөрес язылмаган кешеләргә полисның яңасы турында тизрәк кайгыртырга кирәк. Башкалар моны һич ашыкмыйча, теләсә кайчан эшли алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев