Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матак элеваторында да кызу эш кайный бүген

Базарлы Матак элеваторында да кызу эш кайный бүген. Тәүлек әйләнәсе диярлек бирегә басулардан яңа суктырылган ашлык агыла. Предприятие икмәк кабул итәргә ныклап әзерләнгән: үлчәү һәм ашлык киптерү урыннары тәртипкә салынган, лабораторияләр тиешенчә җиһазландырылган. Коллективта 58 кеше даими эшли, сезонлы эшләргә 16 кеше алынган. Элеватор хезмәтендә быел үзгәрешләр дә бар. Биредә...

Базарлы Матак элеваторында да кызу эш кайный бүген. Тәүлек әйләнәсе диярлек бирегә басулардан яңа суктырылган ашлык агыла.

Предприятие икмәк кабул итәргә ныклап әзерләнгән: үлчәү һәм ашлык киптерү урыннары тәртипкә салынган, лабораторияләр тиешенчә җиһазландырылган. Коллективта 58 кеше даими эшли, сезонлы эшләргә 16 кеше алынган.

Элеватор хезмәтендә быел үзгәрешләр дә бар. Биредә Россиядә җитештерелгән "Альфа-200" чистарту линиясе сафка бастырылган.

-Элек чистартыла торган бөртек иң башта эре чүпләрдән арындырып киптерелә, аннан соң вак чүпләрдән арындырыла иде. Ә яңа линия ике эшне берюлы башкара. Эре һәм вак чүпләр юк ителә, ашлык киптерелә, аннан тагын бер кат чистарту уза,-ди икмәк кабул итү һәм саклау предприятиесе җитәкчесе Рәис Хәмитов.

Аның әйтүенчә, сатып алучылар тарафыннан ашлыкның сыйфатына таләпләр артып тора.

Элеватор эшли башлаганнан бирле биредәге лабораториядә хезмәт куючы Гөлҗиһан Садыйкова болай ди:

-Бөртек өч класска бүленә: 3 нче, 4 нче, 5 нче. Өченче класслы ашлык иң сыйфатлысы. Икмәк безнең кулга килеп кергәч игенчеләр хезмәтенең нәтиҗәсе тагын да ачыграк күренә.

Лабораториядә бөртекнең чисталыгы, дымлылыгы тикшерелә, башка параметрлар анализлана. Биредә беренче документлар әзерләнә.

-Яңа ашлыкның сыйфаты әлегә яхшы, нигездә өченче класс белән бәяләнә,-ди Гөлҗиһан Садыйкова.


Базарлы Матак элеваторы эшли башлауга быел ун ел тула.


Тәүлек әйләнәсе эшләүче лабораториядә өч кеше хезмәт куя. Сүз дә юк, аларның хезмәте гаять җаваплы.

Элеваторда ашлык кабул итүгә 17 июльдә керешкәннәр. Беренче олаулар "Иске Матак" һәм "Юхмачы" хуҗалыкларыннан килгән. Беренче көнне 12 машина уҗым бодае кабул иткән элеватор. Хәзер бирегә тәүлегенә 700 тонна ашлык килә. Предприятиенең 81 мең тонна ашлык кабул итү мөмкинлеге бар. Әлегә 7 мең тоннага якын яңа уңыш икмәген (ул нигездә көзге бодай) саклауга куйганнар.

Икмәк кырлардан уртача 19-20 процент дымлылык белән кайта.

-Быелгы һава шартлары башак өлгерешенә нык тәэсир итте. Өстәге башаклар өлгереп җитә, астагылары исә алардан калыша, тигез өлгерә алмый,-ди Рәис Хәмитов. Бу безнең районда гына түгел, ә бөтен республика күләмендә игенчеләр өчен зур проблема икән.

Элеваторның бер гаилә булып хезмәт куючы коллективы ашлыкны тоткарлыксыз кабул итү, аны тиешенчә киптерү, эшкәртү, саклауга урнаштыру өчен зур тырышлык куя. Яңа уңышны эшкәртү, тиешле урыннарга озату белән беррәттән, әле узган елгы арышны, көнбагышны да озатып торалар. Кылны кырыкка ярырдай бу көннәрдә машинистлар вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр. Агрегатларны төзек тоту, хезмәттә тоткарлык тудырмау бик мөһим бит.

Элеватор капкасыннан бер-бер артлы ашлык олаулары уза. Ашлык - муллык, туклык дигән сүз. Кырдан кайтучы гәрәбәдәй бөртек - игенчеләребезнең тир түгеп куйган хезмәте нәтиҗәсе. Предприятие хезмәтчәннәре дә кабул ителгән икмәкнең бөртеге дә әрәм булмасын өчен тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев