Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы фермерлары Марат һәм Наилә Гобәйдуллиннар хуҗалыкларындагы бытбылдыклар санын быел 15 меңгә җиткерергә исәплиләр. ФОТО

Уңыш кемгә елмая? Әлбәттә, эшчән, тырыш кешеләргә. Заман сулышын тоя белгән, гел яңалыкка омтылган тәвәккәл затларга.

Җиңелләрдән булмаган авыл хуҗалыгында үз эшләрен башлап, авырлыкларны җиңә-җиңә хезмәт куючы райондашларыбыз нигездә әнә шундыйлар.

Безнең фермерлар башлыча ит һәм сөт җитештерү белән мәшгульләр. Ә менә Түбән Әлкидә яшәүче Марат һәм Наилә Гобәйдуллиннар безнең як өчен гадәти булмаган яңарак шөгыльгә - бытбылдыклар үрчетүгә алынганнар. Шушы арада без аларның крестьян-фермер хуҗалыгында булып, эш-мәшәкатьләре белән танышып кайттык.

Беренче адымнар

Марат - югары белемле ветеринар. Ул район хуҗалыкларында, аннан "Кызыл Шәрык-Агро"ның терлекчелек комплексларында байтак еллар мал табибы булып эшләде. Авылда үзгәрешләр башланып, яңача хуҗалык итү алымнары килеп кергәч, Марат белән Наилә дә крестьян-фермер хуҗалыгы булдыралар, күпләп мал-туар асрыйлар. Урман биләмәсен арендага алып, шунда пилорам төзеп куялар, такта ярдыра, агач материаллары әзерли башлыйлар.

Бытбылдык "фермасы" булдыруларына инде дүрт ел тулып килә. Бу эшкә ничек керешеп киткәннәр дисәң, Маратның тынгысызлыгы, кызыксынучанлыгы сәбәпче икән. Авыл хуҗалыгындагы яңалыклар белән һәрдаим танышып баручы, интернетта "актарынырга" яратучы фермер берзаман бытбылдыклар турында кызыклы мәгълүматларга юлыга. Сихәтле йомыркалар салучы бик файдалы кошлар икән бит. Кызыксынып китеп, бу хакта өстәмә материаллар табып укый Марат. Лаеш районының Сокуры бистәсендә, Пермь өлкәсендә бу чуар кошларны күпләп асраучы фермерлар белән элемтәгә керә, аралаша башлый. Хәләле Наилә дә әлеге идея белән мавыгып китә, бергәләп берничә бүдәнә (бу кошларны шулай дип тә атыйлар) фермасында булып кайталар.

-2013 елның февралендә Чистайдан 37 бытбылдык алып кайттым. Числосы да истәлекле - Наиләнең туган көне иде,-ди Марат. - Аларны ике читлеккә урнаштырып, эшне башлап җибәрдек. 150 чеби чыгаруга исәпләнгән инкубатор сатып алдык. Өч айда кошлар санын 200 гә җиткердек.

Заманында Сокурыдагы бытбылдык фермасы, авыл уртасында булганлыктан, кешеләргә шактый уңайсызлык һәм ризасызлык тудырган, матбугат чаралары да бу хакта байтак язган иде. Гобәйдуллиннар исә кошларны Сушка авылы янындагы үзләре арендага алган урман биләмәсендә яраклаштырып эшләгән кечерәк бинага урнаштыралар.

Ә 2015 елда 20 мең кошка исәпләнгән иркен ферма төзеп куялар.

Җылы да булсын, якты һәм коры да

Ферма бинасының әлегә бер өлеше генә файдаланыла. Гобәйдуллиннарның бүген 6 мең бытбылдыклары бар. Аларның йомырка сала торганнары - 3 мең.

Менә бытбылдыклар "торагына" узабыз. Җылы, чиста бүлмәдә аслы-өсле куелган читлекләр берничә рәт итеп урнаштырылган. Күгәрченнән дә кечерәк чуар кошлар (аналары - уртача 130, әтәчләре 110 грамм) мәш килеп җим чүплиләр. Азык һәм су савытлары читлекләрнең тышкы ягына беркетелгән. Йомырка салучы кошлар арасында әтәчләр дә бар. Алар дүрт ана бытбылдыкка берәр туры килә.

Читлекләр бераз авышрак итеп эшләнгән. Салган йомыркалары читлек читендәге махсус улакка тәгәрәп төшә икән. Улакларда чуар йомыркалар шактый, Марат белән Наилә аларны җыеп кына торалар. Төнге сәгатьләр бигрәк тә "уңдырышлы". "Иртән эшкә килгән җиребезгә улаклар йомырка белән шыплап тулган була, җыеп кына өлгер",-диләр. Көненә исә уртача 2 мең йомырка алалар.

Чуаркайларның йомырка салу сәләтенә бик күп факторлар тәэсир итә икән. Асрау шартларына аз гына хилафлык килдеме - күкәй "уңышы" шунда ук кими. Әйтик, читлектә бер кошка 15 квадрат сантиметр урын туры килергә тиеш. Шуннан иркенрәк яисә тыгызрак булса, тискәре нәтиҗәне көт тә тор. Читлекнең биеклеге исә 20 сантиметрдан артмый. Ник дигәндә, бытбылдыкның өскә сикерү гадәте бар. Артык югары сикереп бәрелергә, егылып имгәнергә мөмкин.

Бинада даими температура булу да мөһим. Ул 20-22 градус тәшкил итәргә тиеш. Гобәйдуллиннар ферманы үзләре ясаган түгәрәк тимер мичләргә утын ягып җылыталар. Җәен вентиляцияне дә эшләтәләр. Ә үтәли җилдән кошларны сакларга кирәк.

Бытбылдыклар яктылыкка да гаять сизгер. Ул тәүлеккә 18 сәгать дәвам итәргә һәм артык көчле булмаска тиеш. Йомырка салуны стимуллаштыру өчен бинада ут төнлә дә кабынып алуга көйләнгән. Алда әйтелгәнчә, таң алдыннан кошлар аеруча актив йомырка сала.

Бу гаҗәеп кошларга нәрсә ашаталар икән соң, дисезме?

-Бытбылдыкларны махсус катнаш азык белән тукландырабыз. Ул 14 төрле компоненттан тора, -дип тәфсилләп сөйли Марат. -Берничә төрле матдә чит илләрдән кайтарыла хәтта.

Катнаш азыкны Казаннан алып кайталар. Билгеле, ул бик кыйммәткә төшкән. Моның да юлын тапканнар: компонентларны аерым-аерым сатып алып, катнаш азыкны үзләре ясый башлаганнар. Болай аның кыйммәте ике тапкырга кимегән.

Ай саен - 4 мең чеби

-Бытбылдыклар асрауның бер отышлы ягы шунда - бу кош гаять тиз өлгерә,-дип сөйли Марат. -Аларның инкубация чоры нибары 17-18 көн. Шушы вакыт эчендә чуар йомыркалардан инде чебешләр чыга башлый.

Хәзер инде фермада алты инкубаторлары бар. Икесе - 1000 әр, өчесе - 150 шәр, берсе 600 чебеш чыгарырга сәләтле. Инкубаторларны иске суыткычлардан үзләре ясыйлар икән.

Ферма бинасында "яңа туган" чебиләр өчен аерым бүлмә булдырылган. Дөрес, анда безне кертмәделәр. Аңлашыла да, "тудыру бүлегендә" үтә бер чисталык һәм стерильлек булырга тиеш бит. Анда "бәбиләрне" карау-тәрбияләүчеләрнең генә булуы зарур да.

Алай да бармак башы кадәр генә бик матур чуар чебиләрне безгә алып чыгып күрсәттеләр. Бик әрсезләр, чаялар икән үзләре. "Йомыркадан чыгуга тизрәк ашый да башлыйлар",-диләр Марат белән Наилә. Әрсез булсалар да, барлык бәбиләр кебек нәзберекләр дә. Температурага бик сизгерләр. Беренче атнада аларны 35-36 градус җылыда тоталар. Икенче атна азагына акрынлап 30 градуска кадәр төшерәләр. Температураның кискен алышынуын да күтәрә алмый нәни бытбылдыклар. Беренче атналарда аларга яктылыкны да тәүлек әйләнәсе тоталар, суны да кайнатып кына эчерәләр.

Биредә аена дүрт мең бытбылдык чебеше "дөньяга килә" икән. Аларның яртысы әтәч, яртысы чеби була ди. Чебиләр һәм кирәк кадәр әтәчләр йомырка салу цехы өчен үстерелә. Калган әтәчләр исә иткә "симертелә".

Чебиләр 45 көннән инде йомырка сала башлый. Бер бытбылдык аена уртача 20 йомырка сала. Иң уңышлы йомырка салу чоры - сигез ай. Шуннан соң алар да иткә озатыла.

Әйтергә кирәк, бытбылдыкның сусыл йомшак ите дә югары бәяләнә. Ул тәмле дә, күп кенә ашказаны чирләре вакытында шифалы ризыклар әзерләү өчен дә файдаланыла икән.

"Безнең продукциягә сорау бик зур"

-Маратның ветеринария буенча белемнәре эшебездә бик ярдәм итә,-ди Наилә. - Ул кошларның үз-үзләрен тотышына, күзләренә, хәтта тизәкләренә карап та аларны ни борчыганын, җимнәрендә нәрсә җитмәгәнен бик тиз чамалый.

Гомумән, Гобәйдуллиннар бытбылдыклар асрау эшен инде энәсеннән җебенә кадәр беләләр кебек. Әмма алар әле һаман өйрәнәләр, илнең төрле төбәкләрендәге фермер коллегалары белән аралашалар, барып тәҗрибә уртаклашалар. Алар бу эшне яратып, бөтен күңелләрен биреп шөгыльләнәләр. "Без өйгә кайтып кунабыз гына, көн саен иртәнге алтыдан кичке сигезгә кадәр фермада булабыз",-диләр. Гаилә бизнесы Казан вузларында укучы балалары Булат белән Айгөлне дә бөтереп алган. Алар да бу эш белән кызыксыналар, әти-әниләренә булышалар. "Ялларга да туры өйгә түгел, бирегә кайталар, җиң сызганып эшкә керешәләр",-дип балалары белән горурланып сөйлиләр Гобәйдуллиннар. Казаннан кошларга азык алып кайтып, әзер продукцияне алып китү дә Булат өстендә икән.

Күп вакытлары фермада үтсә дә, Марат белән Наилә ял итәргә дә вакыт табалар. Концерт-театрларга да йөриләр, балалары ел да, ферманы үзләренә алып калып, әти-әниләрен диңгезгә ялга да җибәрәләр.

Гаилә бизнесы дигәннән, Гобәйдуллиннар бытбылдыклар асрауны бик отышлы шөгыль дип саныйлар.

- Бу бизнес 35 процентка кадәр табыш бирә. Гомумән, бытбылдык продукциясенә, бигрәк тә аның йомыркасына сорау бик зур,-ди Марат. -Россиядә мондый продукция базары 20-25 процентка гына үзләштерелгән.

Гобәйдуллиннардан бытбылдык йомыркасы сорап мөрәҗәгать итүче эре кулланучылар байтак икән. Хәзер алар илкүләм танылган сәүдә челтәре һәм майонез җитештерүче зур предприятие белән хезмәттәшлек итәләр. Шуларга аена 60 мең йомырка саталар.

-Хәзер безнең төп проблема - җитештерүне арттыру,-ди Гобәйдуллиннар. -Чөнки теләсә кайсы кулланучы белән отышлы шартларда эшләү өчен продукциянең зур күләмдә булуы кирәк. Кызганыч, бытбылдыклар асрау грантлар, субсидияләр буенча дәүләт программаларына кертелмәгән. Шуңа без әлегәчә дәүләт ярдәменнән файдалана алмадык. Ферма төзү өчен дә кыйммәтле машинабызны сатарга туры килде. Шулай да быел конкурста катнашып грант отарга исәп тотабыз. Әгәр бу хыялыбыз чынга ашса, җәйгә фермадагы эшләрне тулысынча автоматлаштырып, бытбылдыклар санын 15 меңгә җиткерергә ниятләп торабыз. Ул чагында аена 150 меңгә кадәр йомырка сата алачакбыз. Билгеле, алга таба моның белән генә дә чикләнмәбез әле.

Шуны да әйтергә кирәк, фермер Гобәйдуллиннар үз биләмәләрендә сарыклар, атлар да асрыйлар. Алар инде авыл туризмы буенча да үзләрен сынап карыйлар, әлеге яңа эшне дә гамәлгә кертмәкче булалар.

Иммунитетны ныгыта, чирләргә каршы тора

Бытбылдык йомыркасы тавыкныкыннан дүрт мәртәбә кечерәк, ул 13 грамм чамасы гына. Әмма кеше организмы өчен файдасы бик күпкә артык, ди белгечләр. Чуар-таплы бу бәләкәй күкәйләрдә бик күп сихәтле матдәләр бар икән. Хиросима һәм Нагасакидагы атом фаҗигасеннән соң япон белгечләре радионуклидларны зарарсызландырырга сәләтле продуктлар эзләгәннәр һәм бу файдалы үзлекләрне бытбылдык йомыркаларында тапканнар. Чуар йомыркаларның шулай ук балаларның интеллектуаль үсешенә уңай йогынтысы ачыкланган. Гомумән, японнар үзләренең көнлек рационына 2-3 бытбылдык йомыркасы кертүне кагыйдә итеп алганнар.

Хәер, бездә дә әлеге сихәтле йомыркаларны кулланучылар, аның файдасын күрүчеләр арта бара. Бытбылдыкларның тән температурасы 42 градус, бу аларны вируслы авырулар белән чирләүдән саклый, йомыркалары да сальмонеллез белән зарарланмый икән. Шунлыктан бытбылдык йомыркаларын пешмәгән килеш тә кулланырга була. Ә бу аеруча файдалы.

-Безгә бытбылдык йомыркаларын сорап үзебездәге авыллардан гына түгел, башка районнардан да киләләр,-ди Гобәйдулллиннар. -Аллергиядән интегүчеләр, ашказаны авыртучылар, астма, югары кан басымы, онкология чирләре белән азапланучылар бу йомыркалардан бик файда күрүләрен әйтәләр. Байтак кеше аны иммунитетны ныгыту өчен куллана. Үзебез дә бик яратып файдаланабыз. Кунаклар килгәндә дә табынга чуар йомыркаларны куймый калмыйбыз. Асрау өчен бытбылдыкларның үзләрен сорап килүчеләр дә бар. Без беркемнең дә гозерен кире какмыйбыз. Үстергән, җитештергән продукциябезне халык яратып куллана, шифасын күрә икән, бу безнең өчен зур сөенеч.

Марат белән Наиләнең пар килгән бәхетле гаилә булуы күренеп тора. Алар икесе дә ачык йөзлеләр, оптимист рухлылар. Эшкә батыр, тырыш булуларын әйтәсе дә юк. Билгеләгән планнары, ниятләре чынга ашсын, уңышлар юлдаш булсын үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев