Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гарифулла ага Хәсәнов күкрәгенә юбилей медален Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе беркетте

Гарифулла ага Хәсәнов өчен быелгы Ватанны саклаучылар көне гомер онытылмаслык сөенечле һәм истәлекле булды. Бәйрәм алдыннан Казан Кремлендә узган тантаналы очрашуда "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медален аның күкрәгенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе беркетте. -Минем бөтен гомерем туган авылым Иске Салманда үтте, - дип сөйли...

Гарифулла ага Хәсәнов өчен быелгы Ватанны саклаучылар көне гомер онытылмаслык сөенечле һәм истәлекле булды. Бәйрәм алдыннан Казан Кремлендә узган тантаналы очрашуда "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медален аның күкрәгенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе беркетте.

-Минем бөтен гомерем туган авылым Иске Салманда үтте, - дип сөйли Гарифулла ага. -Балачактан ук колхозда эшли башладым. 45 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыктым.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 яшь була. Хәсрәт, михнәт тулы ул елларны ветеран бүгенгедәй ачык хәтерли. Сугышның беренче көненнән авылга повесткалар килә башлый.

-Көн саен диярлек ир-атларны фронтка озата идек. Берьюлы 10-15 әр кеше яу кырына чыгып киткән чаклар булды,-дип искә ала ул. - Ә авылда бит эшнең иң күп вакыты. Сугышка киткән ирләр урынын без - үсмер малайлар алдык. Колхозда нинди эш бар, барын да башкардык. Мин үзем ат та җиктем, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр сука сукаладым, тырмаладым, иген ташыдым. Кышын исә атлар карый, савым сыерлары фермасында эшли идек.

1942 елда Гарифулланың 18 яше яңа тулган абыйсы Сәйфулланы да сугышка алалар. Ә өч айдан аның һәлак булуы турында хәбәр килә…

Энесен ФЗӨ га җибәрәләр, әтиләре вафат була. Тормыш арбасын Гарифулла белән әнисе икәү генә тарта. Икесе тиң колхоз эшеннән кайтып кермәсәләр дә, ничек тә сыер асрарга тырышалар, бакча тутырып бәрәңге үстерәләр.

-Сугыш вакытында авылда хәерчелек, ачлык соң дәрәҗәгә җитте. Безне шул сыер белән бәрәңге ач үлемнән коткарып калды. Ул елларда бит бәрәңге искитмәле яхшы уңды. 25 сутый бакчаны кул белән казып утырта идек. Терлеккә азык хәзерләү, бәрәңге чәчү, алу - барысы да колхоз эшеннән соң гына башкарыла иде.Әниләр дә бит басуда кунып эшләделәр, авыр хезмәттә ватылдылар.

Фронттагы якыннарыннан өчпочмаклы хатлар, авыл уртасына куелган радиоалгычтан сөенечле хәбәрләрне зарыгып көтә-көтә, фашистларның тизрәк тар-мар ителүе хакына зарланмый-сыкранмый хезмәт итә халык. Җиңү турындагы хәбәр килеп ирешкәндә дә Гарифулла иптәшләре белән кырда эшли торган була.

1948 елда Гарифулла Бадыйк улы Хәсәнов "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнә.

…21 февральдә Казан Кремленең тантаналар залында Президент Рөстәм Миңнеханов 55 ветеранга юбилей медальләре тапшырды. Алар арасында сугышта катнашучылар да, тыл хезмәтчәннәре дә, фашист концлагерьлары тоткынлыгында булучылар да бар иде.

-Бөек Ватан сугышында Җиңү бик кыйммәт бәягә яуланды,-диде Президент. -Республикабыздан 700 меңнән артык кеше фронтка китте. Аларның яртысы диярлек кире әйләнеп кайтмады. Без - җиңүчеләрнең варислары - илне гитлерчылардан саклаган, үзен-үзен аямыйча госпитальләрдә, завод-фабрикаларда, басу-кырларда хезмәт иткәннәрне беркайчан онытмабыз. Без бу хатирәне кадерләп сакларбыз.

Гарифулла ага әлеге очрашудан бик җылы тәэсирләр белән кайткан.

-Кремльдәге зиннәтлелекне, без ветераннарга күрсәтелгән кадер-хөрмәтне сүз белән генә әйтеп аңлата торган түгел,-ди ул. -Президент безне шундый җылы итеп тәбрикләде, матур теләкләрен әйтте. Бик ихлас, күркәм кеше икән.

-Медаль тапшырып, бергә фотога төшкәндә дә сүз алышкансыздыр әле?

-Кулымны кысып, кочаклады, "Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, бабай!"-диде.

Бу тантанадан соң ветераннарга бит әле Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның "Муса Җәлил" опера-поэмасын күрсәттеләр. Гарифулла аганың бу театрда беренче булуы икән. Операны да тәүге мәртәбә караган, дулкынлану, горурлык хисләре кичергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев