Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбызда бүген СПИД белән авыручы 12 кеше исәптә тора

Аларның барысы да әлеге чирне җенси юл белән йоктырган. СПИДлы әниләрдән ике бала туган. СПИД бүген дөньядагы иң глобаль проблемаларның берсе булып тора. Барлык илләр дә диярлек әлеге чиргә каршы дару булдыру өстендә эшли. Әмма бу афәтне җиңәрлек чара табылганы юк әле. Ул кешеләр гомерен алып китә тора. Татарстанда бүген...

Аларның барысы да әлеге чирне җенси юл белән йоктырган. СПИДлы әниләрдән ике бала туган.
СПИД бүген дөньядагы иң глобаль проблемаларның берсе булып тора. Барлык илләр дә диярлек әлеге чиргә каршы дару булдыру өстендә эшли. Әмма бу афәтне җиңәрлек чара табылганы юк әле. Ул кешеләр гомерен алып китә тора.
Татарстанда бүген ВИЧ-инфекцияле 17 мең 902 кеше теркәлгән. Белгечләр әйтүенчә, әлеге чир белән зарарланучылар саны арта бара.
Ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне ВИЧ-инфекция пандемиясенә каршы көрәштә көчләрне берләштерүгә хезмәт итә.
СПИД - дәвалап булмый торган куркыныч чир. Аны йоктырмау күбесенчә кешенең үзеннән тора. Һәркем үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге өчен җаваплылык тоярга тиеш. Очраклы җенси элемтәләргә кермәү, наркоманлык кебек яман гадәтләрдән ерак тору, медицина учреждениеләрендә инструментларның тиешенчә зарарсызландырылуы, донор канының үтә җитди тикшерү үтүе - СПИДны кисәтүнең төп чаралары.
Куркыныч чир янәшәбездә генә. Сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев