Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиң сызганып эшлисе мәйданнар байтак әле

Быелгы һава торышы игенчегә яз башында изге юл теләп, кыр эшләрен башлап җибәрергә әйбәт мөмкинлек тудырды. Яз иртәсендә бөртекләр җир куенына кереп урнашып, матур гына үсеп китте, янәшәдә уҗымнар алардан узып, тагын да матуррак төс алды, иген-кырларыбыз шау-гөр килеп кузгалды. Күпләр көзге уңышның әйбәт булачагына инанганнар иде. Әмма җәйге корылык...

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 22 октябрьгә 47,8 мең гектарда җир эшкәртелде, бу барлык сөрү җирләренең 79 процентын тәшкил итә. Туфракны көзге эшкәртүдә 42 агрегат эшли.
Районыбыз авыл хуҗалыгы формированиеләрендә мөгезле эре терлекләр саны 32451 баш тәшкил итә. Аларны кышлатырга 14172 тонна печән, 122 мең тонна силос, 85 мең тонна сенаж, 21 мең тоннадан артык салам запасы булдырылды. Кукурузны бөртеккә суктыру зур темплар белән бара. Әлегә ул 638 гектарда суктырылып, 3627 тонна кукуруз бөртеге "КШ" агрохолдингының терлекчелек комплексы базаларына саклауга куелды. 6335 гектарда көнбагышны суктырып, 11870 тонна бөртек Базарлы Матак элеваторына озатылды.
"Үзәк Әлки" филиалының "Тахтала" отряды - хезмәт төгәл җайга салынып эшләүче хуҗалыкларының берсе. Билгеле, әлеге хуҗалык белән 10 ел җитәкчелек итүче Равил Гатинның да өлеше зур монда.
-Басуда без җиң сызганып көн-төн эшләргә әзер, шул яңгыр болытлары гына аяк чалмаса,-ди хуҗалык җитәкчесе.
Тахтала янәшәсендәге көнбагыш басуында без килгәндә Юра Севрикеев, Игорь Желтухин, Рафис Камалов, Рәзил Гыйматдинов берсеннән берсе узып көнбагыш суктыралар иде.
-Көнбагышны 2 мең гектардан артык мәйданда чәчкән идек, 530 гектарын егетләр тырышлыгы белән алып та өлгердек. Чыгышы 25 центнер, гектарыннан 30 центнерга чаклы бөртек бирүче басуларыбыз бар. Кырга керә алган очракта көнгә уртача 70-80 гектар суктыра егетләребез, көннәр матур торганда 150 гектарга чаклы суктырган көннәр була,-ди тәҗрибәле җитәкче.
Равил Гатин белән әңгәмә корган арада 10 минут узмагандыр, комбайннарның бункерлары тулып та өлгерде. Суктырылган көнбагышны Семен Рыжков, Юрий Свилин, Фәргать Шәйхетдинов, Владимир Смирнов, Михаил Байков Базарлы Матак элеваторына үзләренең дистәләгән тонна йөк сыйдырышлы прицепларны "Арес", "Агротрон" тракторлары белән алып баралар.
Бункерлар тулган арада Михаил Байков белән сөйләшеп тә алдык. Әлки районы чигендә урнашкан Демидовка авылыннан ул. Уңган, булдыклы механизаторларның берсе. "Кызыл Шәрык-Агро" оешканчы 12 ел К-700 тракторында, 10 ел ДТ-75 тә эшләгән. Ә 2003 елда аңа "Агротрон" чит ил тракторын ышанып тапшыралар һәм бер дә ялгышмыйлар. Менә инде бер дистә ел ул әлеге тимер атында басу-кырларда җир эшкәртә. Яз-көз чәчүдә, малларга азык ташуда эшли. Вак-төяк ватылуларны санамаганда, тракторы бер дә чыгымчыламый эшләп тора. Хәзер менә көнбагыш басуында хезмәттә ул.
Хуҗалык басуларында 100 гектар кукурузны бөртеккә суктырып өлгергәннәр, тагын 300 гектарында эш башкарасы бар. "Тахтала" механизаторлары басуларда туңга сөрү, туфракның өске өлешен эшкәртүне 1200 гектарда башкарганнар. Бу Сергей Смирнов, Николай Садовников, Виктор Рыжков, Александр Терентьевның хезмәте нәтиҗәсе.
Быелгы коры җәйнең нәтиҗәләрен истә тотып, көзге чәчүдә 1250 гектарда бодай, 210 гектарда тритикале орлыкларын җир куенына салганнар да биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев