Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Хузангай»да басуларга ашлама кертәләр

Районыбыз кырларында кар катламы юк дәрәҗәсендә. Соңгы көннәрдә, шагыйрь әйтмешли, язның нечкә билле җиле аеруча өлгерлек күрсәтә. Быелгы яз соңарып килә дисәләр дә, районыбызда инде кыр эшләре менә-менә башланырга тора. Хузангайлылар беренчеләрдән булып бу эшкә керештеләр дә инде. Әлеге хуҗалык механизаторлары "Туман" тракторларында уҗым культураларын, күпьеллык үлән басуларын минераль ашламалар...

Районыбыз хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү максатында бу атнада бездә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов булып китте. Министр урынбасары җитәкчелегендәге комиссия язгы кыр эшләрендә катнашасы трактор паркының торышын, аларның үзвакытында техник карау үтүен, тагылма агрегатларның (культиваторлар, чәчкечләр, катоклар һ.б.) әзерлеген генә түгел, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелеккә кагылышлы документларны да, кем әйтмешли, "энә күзеннән" үткәрде.
Комиссия әгъзалары жирәбә буенча сайлап алынган сигез хуҗалыкны 14 критерий буенча тикшерде. Әлеге хуҗалыклар исемлегенә "Иске Матак", "Ташбилге", "Яшь көч", "Карга", "Хузангай", "Алпар", "Камка", "Юхмачы" отрядлары һәм кооперативлары керде. "Кызыл Шәрык-Агро" «Көнчыгыш Әлки» филиалының "Алпар" отряды тикшерү барышында мөмкин булган 40 баллдан 38 не җыеп, беренчелеккә чыкты. Алардан бары 1 баллга гына калышып, хузангайлылар икенче булды. Шулай итеп, бу ике хуҗалык язгы басуга чыгарга иң яхшы әзерлеклеләр дип табылды.
Форсаттан файдаланып, мин министр урынбасары Шәүкәт Сөнгатовка мөрәҗәгать иттем.
-Шәүкәт Хәнәфиевич, районыбызның язгы кыр эшләренә әзерлеге турында нәрсә әйтер идегез? Быелгы чәчүдә игенчеләр алдына нинди бурычлар куела?
-Әлкилеләр язгы чәчү кампаниясенә ныклы әзерлек белән килә. Без булган хуҗалыкларда эшнең торышы моны раслый. Мәгълүм булганча, үткән ике ел авыл хезмәтчәннәрен корылык белән интектерде. Бу елның нинди киләсен дә әйтеп булмый. Шуңа язгы чәчүне, булган дымны югалтмыйча, мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә башкарып чыгу зарур. Билгеле, сыйфат мәсьәләсенә игътибарны киметергә ярамый. Быел Татарстанның иген басуларыннан 5 миллион тонна ашлык җыеп алу максат итеп куела. Ә уңышның нигезе ул техниканың яхшы әзерлеге дә, әйбәт орлык та, технология таләпләрен төгәл үтәү дә,-ди Шәүкәт Сөнгатов.
***
3 апрельдә Яңа Чаллы техника паркы базасында авыл хуҗалыгы машиналарына техник карау үткәрү буенча күрсәтмә чара булып узды. Аны район дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Әнәс Вәлиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиев һәм механикалаштыру буенча консультант Роберт Гадиев үткәрде. Әлеге чарада "Кызыл Шәрык-Агро"ның «Көнчыгыш», «Үзәк», «Көньяк» филиаллары директорлары, инженерлары, агрономнары, шулай ук механизаторлары катнашты.
Әнәс Вәлиев һәм Әсхәт Сәгъдиев авыл хуҗалыгы машиналарын техник карауның (ул 1 февральдән 30 июньгә кадәр дәвам итә) төп бурычлары һәм тәртибе белән таныштырдылар. Бу елга машина-тракторларга техник карау үткәрүнең план-графигы төзелгән һәм тиешле службалар тарафыннан расланган. Бу эш "Кызыл Шәрык-Агро" отрядларында 10 апрельдә башланып китәчәк.
Машиналарга техник карауны үзвакытында үткәрүнең мөһимлеге бәхәссез. Бу аларны файдалану дәрәҗәсен һәм вакытын арттыра, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә мөмкинлек бирә, юл-транспорт вакыйгаларын кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хузангаевский