Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хузангай” республикада беренчеләрдән булып урып-җыюны төгәлләде

"Хузангай" җәмгыяте, 9 мең гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләрен башкарып, 16 августка бөртеклеләр урагын төгәлләде. Президент катнашында видеорежимда барган шимбә киңәшмәсендә хузангайлыларның бу хезмәт җиңүе билгеләп үтелде. Алар быел да республикада беренчеләрдән булып үстерелгән игеннәрне җыеп алуга ирештеләр. Бөртеклеләрдән тулаем җыем 17 мең тоннадан артык тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклы...

"Хузангай" җәмгыяте, 9 мең гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләрен башкарып, 16 августка бөртеклеләр урагын төгәлләде.

Президент катнашында видеорежимда барган шимбә киңәшмәсендә хузангайлыларның бу хезмәт җиңүе билгеләп үтелде. Алар быел да республикада беренчеләрдән булып үстерелгән игеннәрне җыеп алуга ирештеләр. Бөртеклеләрдән тулаем җыем 17 мең тоннадан артык тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклы культураларның уртача уңышы гектардан 19 центнер чыккан. Монда карабодайдан быел яхшы уңыш алынган - һәр гектардан 25 шәр центнер.

Уракта 7 "МагДон" чапкычы катнашты, суктыруда 30 комбайн эшләде. Владимир Мукусев "Нью Холланд" комбайнында 1080 тонна, Максим Соловьев "Акрос"та 1150 тонна бөртек суктыруга ирешә.

Дөрес, "Хузангай"ның әле икенче урагы - кукуруз һәм көнбагышны җыеп аласы бар. Кукуруз биредә 8 мең гектарда игелде, ә көнбагыш мәйданы 2800 гектар били. Хуҗалыкта көнбагыш һәм кукуруз уңышына өмет зур. Әйтик, беренче нәтиҗәләр буенча кукуруздан кимендә һәр гектардан 50 шәр центнер уңыш көтелә, көнбагыш кәрҗиннәре гектардан 25әр центнер уңыш вәгъдә итә.

Яңа гына Көньяк-Көнчыгыш Әлки филиалы да бөртеклеләрне суктыруны төгәлләде. Әлеге филиалга Әхмәт һәм Борискино отрядлары керә. Бөртеклеләр урагы "Карга" отрядында да тәмамланды. Ә менә Үзәк Әлкинең "Хлебодаровка", "Салман" отрядларында сабан культуралары бар әле.

Элек-электән, сентябрьгә калган уракның һәр көне берәр центнер уңышны югалтуга китерә, дияләр иде. Районыбызда бүген 90 проценттан артык уңыш җыелган инде. Һәм игенчеләр август ахырына бөртеклеләр урагын төгәлләү өчен тырышалар.

Бер үк вакытта районда көзге чәчү дә бик актив алып барыла. Игенчеләребез көненә 1700 әр гектарда чәчү эшләре башкаралар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, районда уҗым культуралары 9 мең 400 гектарда чәчелгән. Бу планга карата 38 процент тәшкил итә. Кайбер отрядлар бу атнада ук көзге чәчү буенча планнарын үтәргә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев