Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хузангай”да сөт комплексы эшли башлады

Соңгы вакытта районыбыз терлекчеләре көн саен 128 тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озаталар. Бу республикада иң әйбәт күрсәткечләрнең берсе. Хуҗалыклар быел сөтне алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 10 тоннага күбрәк тапшыралар. Ә бит кайбер районнарда тулаем сөт җитештерү күләме дә шул 10 тоннадан әллә ни артык түгел. Узган атнаның шимбәсендә...

Соңгы вакытта районыбыз терлекчеләре көн саен 128 тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озаталар. Бу республикада иң әйбәт күрсәткечләрнең берсе. Хуҗалыклар быел сөтне алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 10 тоннага күбрәк тапшыралар. Ә бит кайбер районнарда тулаем сөт җитештерү күләме дә шул 10 тоннадан әллә ни артык түгел.

Узган атнаның шимбәсендә Татарстан Хөкүмәте үткәргән видеокиңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлекчелектә ун айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. 4 ноябрьдә республика сөт сату буенча 1 миллион тонна чиген узган. Министр әйтүенә караганда, октябрьдә сөт җитештерү кимегән. Көзнең бу аенда гадәттә савым азая. Безнең Әлки терлекчеләренең дә октябрьдә аз гына минус белән эшләре аталды.

Әмма сөт җитештерүне арттыру буенча районыбызның мөмкинлекләре зур. Шуларның берсе - "Хузангай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сөт комплексы эшли башлады.

Шушы арада без әлеге комплексның эше белән танышып кайттык. Җәмгыять җитәкчесе Евгений Чугунов хуҗалыкта сөт тармагына нигез сала башлаганчы Россиядәге күп кенә алга киткән, заманча мегафермалар эшен өйрәнә. Шуннан олы юл буенда, моңа кадәр сафка баскан мөгезле эре терлекләр симертү комплексы каршында сөтчелек корпусларын төзү эшләре башлана. Бүген инде биредә зур-зур өч корпус сафка баскан. Дөресрәге, эчләрендә төзелеш эшләре төгәлләнеп килә.

Ике зур бинада 400әр баш савым сыеры асралачак. Корпуста терлекләр бәйгә куймыйча, иректә тотыла. Узган айда хуҗалыкка 144 баш тана кайтарылган. Аларның 49ы бозаулаган, савыла. Калганнары бозауларга тора. Быел комплекска тагын 500 баш савым сыеры кайтарылачак. Үзләрендәге бозаулар хисабына терлекләр саны тагын тулыландырылып, әлеге фермада 800 баш савым сыеры асралачак. Тагын бер корпуста яшь маллар урын алачак. Биредә берьюлы 32 баш сыерны савуга исәпләнгән савым залы да урнашкан.

Яңа комплекска иң заманча җиһазлар урнаштырылган. Биредә җитештерелгән сөт шунда ук тиешенчә эшкәртелеп савытларга тутырыла һәм сәүдә нокталарына озатыла.

Комплекс идарәчесе Петр Иванушкин безне сөтне эшкәртү цехы белән дә таныштырды. Саву залыннан сөт торбалар буенча, инде фильтрлар аша үтеп, 10 тонналы мичкәгә килә. Биредә ул пастеризацияләнә, 3,2-3,6 процент майлылыкка җиткерелә һәм махсус җайланма ярдәмендә бер литрлы шешәләргә тутырыла.

Әгәр сез кибетләрдә Хузангай сөтен очратсагыз, бер дә шикләнмичә алыгыз. Биредәге чисталык, санитария таләпләренең үтәлеше алган киткән чит илләрең көнләшерлек.

Әлеге комплекста ике савымчы - Альбина Александрова һәм Елена Емельникова эшлиләр. Азык тарату механикалаштырылган. Без маллар торган корпуста булдык. Сыерлар бик яратып азык чөгендере кимерәләр иде. Быел "Хузангай" терлекләр өчен беренче тапкыр 90 гектарда азык чөгендере үстергән. Дөрес, аны җыеп алуга бераз соңрак керешкәннәр. Әлегә 30 гектарга якыны кырда. Күмәк көч, халык ярдәме белән алып бетерәсе иде ул кыйммәтле сусыл азыкны.

Корпусның аргы башыннан МТЗ тракторына махсус агрегат тагып Тәлгать Сәйфетдинов ваклатылган саламны маллар астына сиптереп килә. Көнгә ике тапкыр шулай терлекләр астына коры салам җәелә. Ә аска түшәлеп килгәне, җылынып, малларга йомшак яту урыны булачак.

Сөт комплексында зоотехник, ветеринар, ясалма орлыкландыру технологы, электрик кебек белгечләр өчен бөтен шартлар тудырылган, аерым бүлмәләр ясалып ята. Шунда ук өс-баш алыштыру, душ бүлмәләре булдырыла.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов әлеге сөт җитештерү комплексының дөрес юнәлеш алып төзелүен бәяләп болай ди:

-Күп кенә сөт җитештерүчеләр продукциянең сатып алу бәясе түбән булудан зарланалар. "Хузангай"да сөт җитештерелә һәм эшкәртелә, үзләре куйган бәягә кибетләргә дә озатыла. Болай эшләү һәръяктан отышлы.

Монда сыерларның муенына алар хакындагы мәгълүматлар тупланган биркалар тагылган. Һәр терлекнең көненә күмпе сөт бирүе, аңа күрелгән ветеринария чаралары һәм тиешлеләре - барысы да комплексның компьютер үзәгендә чагыла.

Яшь малларга сөт эчерү өчен махсус җайланма кайтарылган. Анысы да автоматлаштырылган. Ул һәр бозауга тиеш булган сөтне "белеп", аны көн дәвамында эчертә.

Тирес чыгару да механикалаштырылган. Ул югары су басымы белән махсус базларга төшерелә, аннан басуларга таратыла.

Комплекста ике дистәләп кеше үзенә эш урыны табачак. Димәк, бу төбәктә яшәүче халыкка иң заманча сөт җитештерү предприятиесендә эшләү мөмкинлеге була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев