Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәйруллин фонды Әлки районында “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

22 апрельдә район мәдәният йортында гала-концерт булды. Анда иң якты йолдызчыклар чыгыш ясады. "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестивалендә Әлки районының 22 мәгариф учреждениесеннән 800 яшь артист катнашты. Бәйгенең зона туры финалчылары -Түбән Әлки авылыннан Ринат Галиуллин һәм Базарлы Матактан Камилла Гайнуллина тамашачыларның иң көчле алкышларына лаек булды. Жюри билгеләп үткәнчә, Ринатның...

22 апрельдә район мәдәният йортында гала-концерт булды. Анда иң якты йолдызчыклар чыгыш ясады. "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестивалендә Әлки районының 22 мәгариф учреждениесеннән 800 яшь артист катнашты.

Бәйгенең зона туры финалчылары -Түбән Әлки авылыннан Ринат Галиуллин һәм Базарлы Матактан Камилла Гайнуллина тамашачыларның иң көчле алкышларына лаек булды. Жюри билгеләп үткәнчә, Ринатның якты эстрада йолдызы булу мөмкинлекләре бик күп. Ә ник әле булмасын?! Фестиваль яшь талантларны ача, аларга олы тормышка юллама бирә. Елның елында мәктәп тәмамлаучы яшьләр мәдәният юнәлешендәге югары һәм махсус урта уку йортларына керә.

Фестиваләнең район турын узган барлык катнашучылар конкурс дипломнарына, Айрат Хәйруллин Хәйрия фондыннан истәлекле бүләкләргә һәм акчалата премияләргә лаек булдылар. Әйтергә кирәк, Хәйруллин Хәйрия фонды инде күп еллар дәвамында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең спонсоры булып тора.

Моннан тыш, Фонд актив социаль эш алып бара, ул мохтаҗларга - күп балалы гаиләләргә, балалар приютларына, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларына, мәктәпләргә, иҗтимагый һәм дини оешмаларга ярдәм итеп тора. Хәйруллин Хәйрия фондының төп средстволары Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин күчергән шәхси акчалардан формалаша. Фондка нигез салынганнан бирле, 2004 елдан 2015 елга кадәр, ул 50 миллион сумнан артык суммага Хәйрия ярдәме күрсәтте.

Лия Мәрдегалләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев