Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиң сызганыр чак җитте

Бүген 1 апрель, язның үз хокукларыннан тулысынча файдаданып, кышкы салкыннарны, кар-бозны куып җибәрәчәк ай башлана. Һәм безгә - кешеләргә дә эш-мәшәкатьләрне өеп алып килә ул. Шуларның берсе - җиң сызганып, тирә-ягыбызны чистартырга керешәчәкбез. Республикада чисталык икеайлыгы башлана. Әллә кемгә үпкәлисе түгел, кар астыннан килеп чыккан чүп-чарның күплегендә, узган ел кул...

Бүген 1 апрель, язның үз хокукларыннан тулысынча файдаданып, кышкы салкыннарны, кар-бозны куып җибәрәчәк ай башлана. Һәм безгә - кешеләргә дә эш-мәшәкатьләрне өеп алып килә ул. Шуларның берсе - җиң сызганып, тирә-ягыбызны чистартырга керешәчәкбез. Республикада чисталык икеайлыгы башлана.

Әллә кемгә үпкәлисе түгел, кар астыннан килеп чыккан чүп-чарның күплегендә, узган ел кул тимәгән коры үлән, аунап яткан чыбык-чабык өемнәрендә бары үзебез генә гаепле. Узып барышлый ташланган, мәңге черемәячәк полиэилен пакет, тартма, банан кабыгы, тәмәке төпчеге… Болар бит күктән түгел, үз кулларыбыздан төшкән, үзебезнең тәртипсезлегебез, тәрбиясезлегебез нәтиҗәсе. Шулай булгач, бу чүп-чарны да үзебезгә җыештырырга кирәк. Тиз арада чистарту эшенә керешеп, авыл урамнарын, елга буйларын, йорт тирәләрен үзебез дә сөенерлек итеп тәртипкә китерәсе бар.

Быел Татарстанда санитар-экологик икеайлык "Җандагы чисталык - тирә-яктагы чисталык" дигән девиз астында үтәчәк. Тирән мәгънә салганнар бу шигарьне уйлап табучылар. Чынлап та, май чүлмәге тышыннан күренә, дигәндәй, өй-куралты тирәләрендәге хәлләр аларның хуҗасының уңганлыгы, булдыклылыгы, матурлыкны яратуы, тәртиплелеге яисә инде моның киресе турында сөйли бит.

Авыл җирлекләрендә тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләргә каршы чып-чын көрәш игълан ителә. Аларны эзләүгә экологлар үз көчләрен, җәмәгать инспекторларын (алары үзләре күргән-ачыклаган тәртипсезлекләр турында Экология министрлыгы сайтына хәбәр итеп торалар), техник мөмкинлекләрен (автомобиль, елгаларда катерлар гына түгел, күктән вертолет, хәтта автомат очкычлар) җәлеп итәчәк.

2016 ел - сулыкларның яр буйларын саклау елы да бит әле. Шуңа күрә аларга да игътибар күбрәк булачак: сулык буйларында чүплекләр, закон бозып төзелгән корылмалар, суның чисталыгы даими тикшереп торылачак. Ә гаеплелеәрне штрафлар "көтә".

Экологларга һәрберебез ярдәм итә ала: министрлыкта "кайнар" линия эшли башлаган. Әгәр шундый җитешсезлекләргә тап буласыз икән, бу турыда 267-68-67 телефонына хәбәр итә аласыз.

Һәм тагын бер яңалык - быел чисталык икеайлыгы нәтиҗәләре буенча республика районнары рейтингы төзеләчәк. Шулай булгач, безгә - әлкилеләргә дә оятка калмаска иде. Без исә, үз чиратыбызда, икеайлыкның барышын даими яктыртып барачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев